поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.06.2012 Дин

Күркәм холык

(Мөселманлык телдә генә, күңелләргә үтеп кермәгән) «Чынлыкта син күркәм холыктасың». (68.4.)

Аллаһы сөбханәһү вә тәгалә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салл-Аллаһү галәйһи вә сәлләмнең холкын Коръәни-Кәримдә аерып әйтә. Чөнки аның холкы аңа кадәр беркемдә дә булмаган рәвештә. Ул кешеләргә үзләре арасыннан җибәрелгән пәйгамбәр була. Ул галәмнәргә кыямәт көненә кадәр үз көчендә кала торган Ислам динен алып килә. Ислам дине кыямәт көненә кадәр барырга тиеш булу сәбәпле, ул алып килгән әхлак, гыйбадәт, үзара мөнәсәбәт, яшәү рәвеше, ягъни ул алып килгән бөтен нәрсә дә ул ничек алып килгән, кыямәт көненә кадәр шулай барырга тиеш. Әнәс радый Аллаһу ганһе: «Ул бөтен кешеләрнең дә яхшырак холыклысы иде» — ди.

 

Аллаһы сөбханәһү вә тәгалә әйтә:

 

33.21. Чынлыкта, Аллаһ Рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык һәм яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһыдан савапны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә Аллаһыны күп зикер итүче мөэминнәр өчен.

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салл-Аллаһу гәләйһи вә сәлләм ахыр заман пәйгамбәре буларак аңарга үзеннән элек килгән пәйгамбәрләрдән дә күбрәк вазыйфалар йөкләтелә. Аның шәригате кыямәт көненә кадәр барырга тиеш була. Шуның өчен дә кешеләр мөмкин кадәр пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә охшарга тырышырга тиешләр. Беренче мөселманнар, ягъни сәхәбәләр шулай эшләгәннәр дә, ягъни пәйгамбәребез салл-Аллаһу гәләйһи вә сәлләмгә бөтен яклап та охшарга тырышканнар, мөмкин кадәр аны күзәтеп, аның эшләгән эшләрен, кылган гамәлләрен үзләренә үрнәк итеп алганнар. Шундыйлар гына аның янына җыелганнар һәм ул үз мисалындагы иптәшләре-сәхабәләре белән бөтен кешене, бөтен дөньяны үзенә иярткән. Һәр пәйгамбәр халыкларга иман кәлимәсен алып килә. Әмма иман кәлимәсе кешеләргә көчләп кертелми, бәлки күркәм холык, яхшы үрнәк белән кертелә. Аллаһы тәгалә әйтә:

 

3.159. Ий, Мөхәммәд, Аллаһының рәхмәте белән өммәтеңә шәфкатьле булдың. Әгәр каты күңелле булсаң, тирәңнән качар иделәр. Сәхабәләрнең хата эшләрен гафу ит һәм алар өчен Аллаһыдан ярлыкауны сора һәм зур эшләр булганда алар белән киңәшләш.

 

Ислам дине әле тарала гына башлаган чорда да мөселманнар шушы хакыйкатьне аңлап, пәйгамбәрләренә иярәләр һәм аларны кире бер нәрсә белән дә шул юлларыннан читләштереп, пәйгамбәрләреннән аерып булмый. Алар пәйгамбәрләре белән бергә булуны үлемнән дә өстенрәк күрәләр.

 

Мәккә көферләренең кысуына түзә алмыйча бер төркем мөселман Эфиопиягә күчеп китә. Эфиопия патшасы Негус алардан диннәре хакында сорагач, алар арасыннан Җәгъфәр бине Әбү Талиб радый Аллаһу ганһе Ислам дине турында түбәндәгеләрне әйтә:

 

«...Ул безгә бары тик дөресен генә сөйләргә, әманәтне кире кайтарырга, кардәшлек бәйләнешләрен өзмәскә һәм күршеләр белән яхшы мөгамәләдә булырга, тыелган нәрсәне кылуны һәм кан коюны туктатырга әмер итте. Ямьсез сүзләр сөйләүдән, ялганлаудан, ятимнең малын ашаудан, пакь хатын-кызга яла ягудан безне тыйды. Намаз укырга, зәкәт түләргә, ураза тотарга әмер итте. Без аңа ышандык һәм иман китердек, үзе белән алып килгән Аллаһының диненә иярдек». Негус аңардан: «Рәсүлнең Аллаһыдан алып килгән берәр нәрсәсе синдә бармы?» — дип сорады. Җәгъфәр радый Аллаһу ганһе: «Әйе, бар», — дип җавап бирде. Негус: «Миңа укы әле», диде. Ул «Мәрьям» сүрәсенең башын укыды. Негус бу аятьләрне ишеткәч, бик елады, хәтта сакаллары юешләнде. Аның белән бергә руханилар да еладылар.

 

Күргәнебезчә, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм алып килгән диннең нигезенә күркәм әхлак салынган. Әле үзен мөселман дип тә атарга өлгермәгән Негус, Коръән аятьләрен беренче ишетү белән үк елап җибәрә, аңа ияреп монахлар елый. Ә үзебездә ничек? Һәр өйлә намазы алдыннан Илгизәр хәзрәт Коръән тәфсирен укый. Югыйсә, һәрберебез үзебезне мөселман саныйбыз, елап ук булмаса да, тыныч кына булса да тыңлап утырасы урында арабызда мәчет залы буйлап төркем-төркем булып үзара дөнья сүзләрен сөйләшеп утыручыларыбыз да бар. Бу инде Негусның, монахларның һәм безнең әхлак аермасын күрсәтә.

 

Бүген, үзләрен онытып, башкаларга вәгазь сөйләүче, башкаларны нәсихәт кылучылар бар. Ә кешеләр бит безнең сүзләребезгә карамый, бәлки гамәлләребезгә карый. Әл-Хәсән әл-Басрый әйтә: «Кешеләргә сүзләрең белән түгел, бәлки гамәлләрең белән нәсихәт кыл», ди. Без һәрберебез үзебезнең әхлагыбызны яхшыртмый торып, безнең үзара мөнәсәбәтебез яхшырмаячак. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм кешеләрне үзенең сүзләре белән вәгазьләп ялыктырмаган, бәлки аның холкы, гамәле һәр вәгазьдән дә өстен булган, сүзе гамәленнән аерылмаган. Шуңа күрә дә безгә пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең сирасын — тормышын яхшылап өйрәнергә һәм үзебезнең тормышыбызны мөмкин кадәр шуңа якынайтырга тырышырга кирәк. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы барыбызны да гаҗәпләндерерлек һәм барыбызга да үрнәк алырлык. Ул беркемне дә ачуланмаган, беркемгә дә авыр сүз әйтмәгән, аның холкында, сыйфатларында кечкенә генә дә начарлык табып булмас иде. Әнәс радый Аллаһу ганһе әйтә:

 

«Мин Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә 10 ел хезмәт иттем һәм шул вакыт эчендә, валлаһи, ул миңа бер тапкыр да: «Уф!» — дип әйтмәде, ни генә эшләсәм дә ул миңа: «Ни өчен син болай эшләдең?» — дип әйтмәде, әгәр дә мин берәр нәрсәне эшләмәсәм: «Ни өчен шуны эшләмәдең?» — дип әйтмәде. (Әл-Бәйһакый, 138)

 

Бүген җитәкче урында эшләгән кайсыбызның 10 ел буе үзендә хезмәттә булган кешесенең кимчелеген күрмәскә сабырлыгы җитә? Шулай ук кайсыларыбызның җитәкчеләребезгә һәр вакыт буйсынып, каршы килмичә генә эшләгәнебез бар? Кешене буйсынырга фәкать эшсез калу куркынычы гына мәҗбүр итә. Безнен бер-¬беребез белән талашуыбызда да ил башлыклары түгел, бәлки үзебезнең әхлаксызлыгыбыз гаепле. Шулай булгач, бер-беребезне гаепләргә ашыкмыйк, иң элек үзебезнең әхлагыбызны яхшырту өстендә эшлик.

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

 

«Чынлыкта фәхеш сүзләр һәм фәхеш гамәлләрнең Ислам дине белән бернинди дә уртаклыгы юк һәм, чынлыкта, Исламда кешеләрнең яхшыраклары — күркәм холыклылары». (муснад Әхмәд ибне Ханбал. 20980).

 

Бүген кәшәләр дөнья ялганына шулкадәр батканнар, хәтта күзләре, күңелләре томаланган, дөньяда барган үзгәрешләрне дә дөрөс күрмиләр. Матди байлык арткан, техник яктан алга барган, хәтта җирне генә түгел, галәмне өйрәнгән бер вакытта, кешелек әхлакый яктан чери, таркала, Раббысын онытып, динсез бер затка әверелеп, юкка чыгып, бетеп бара. Бүгенге тамак туклыгы, матди тәэмин ителү моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә югары булуга карамастан, кеше байлык артыннан куа. Раббысына мөрәҗәгать итсә дә байлык сорап, дөньясын кайгыртып кына мөрәҗәгать итә. Ә бит пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм, нинди генә авыр вакытлары булуга карамастан, дөнья малы сорамаган, иң әхлаклы кеше булуга карамастан, сәхабәләр еш кына аның:

 

«Я, Раббым, син мине яхшы сурәттә итеп халык кылдың, инде минем холкымны да күркәм итсәң иде» (муснад Әхмәд, 25124) — дип Аллаһы тәгаләгә сорап ялварганын күргәннәр.

 

Әнәс радый Аллаһу ганһедән риваять кылына:

 

«Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм мәрхәмәтле кеше иде, кем генә аның янына килсә дә, әгәр үти алырлык булса ул аңа вәгъдә бирә иде һәм үти иде. Бервакыт намаз башлану хәбәр ителгәч, аның янына бер бәдәви гарәп килде һәм итәгеннән тартып: «Миңа кирәклеләрдән бик аз калды һәм мин аларны онытырмын дип куркам» — диде. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм аның белән китте, ул теләгән бөтен нәрсәне эшләде һәм намазын укыды». Без бит үз арабызда да, телибезме-теләмибезме, күркәмрәк холыклыларыбызны ныграк ихтирам итәбез. Күркәм холык безнең тормышыбызны бизәп кенә калмый, ул безнең иманыбызның ни дәрәҗәдә югары икәнлеген күрсәтә. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

 

«Мөэминнәрнең иманы камилрәкләре күркәм холыклылары». (Сүнән әл-Бәйхакый, 21302).

 

Без күпме генә дөньяга алдансак та, беребез дә дөньяда мәңге калачак түгел. Бер көн фани дөньяны үзенең бөтен байлыклары, зиннәтләре белән калдырып бакый дөньяга, мәңгелеккә күчүебезне онытмыйк. Кайсыбызның кем икәнлеген билгели торган кыямәт көне турында ешрак уйлыйк. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

 

«Кыямәт көнендә мөэминнең үлчәвендә күркәм холыктан да авыррак нәрсә булмас һәм, чынлыкта, Аллаһы тәгалә әшәкелек эшләүчене сөйми». (Тирмизи, 2133).

 

Кайберәүләр гыйбадәт белән мәшгуль булып үзләренең әхлакларына игътибар итмиләр. Ә бит көннәр буенча ураза тотучы, төннәр буе намаз укучы һәм шул ук вакытта күршеләрен рәнҗетүче хатын турында пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аның урыны утта» — ди. Ә гүзәл холыкка ия булучылар турында ул түбәндәгеләрне әйтә:

 

«Гүзәл холыклы кешеләр шул гүзәл холыклары булулары сәбәпле нәфел уразалары тотучылар һәм кичләрен гыйбадәт кылучылар дәрәҗәсенә күтәрелә алырлар», (Сүнән Әхмәд, 25755)

 

Без барыбыз да нәфел уразалар тотучыларның өстенлекләрен һәм аларның бу гамәл-гыйбадәтләренең аларга ахирәттә никадәр дәрәҗәләр бирәчәген һәм файда китерәчәген беләбез. Әмма нәфел уразалар тоту һәм кичәләрдә нәфел намазлары уку кешеләрнең үзләре өчен генә булса, гүзәл холыкның файдасы үзе өчен дә, хәтта башкалар өчен дә, гомумән, халык өчен дә файдалы була. Ислам диненең кыска гына вакыт эчендә бөтен җир шарына таралуы да аның гүзәл холыкка нигезләнүе сәбәп булып тора. Ислам дине турында ишеткәч, хәтта патшалар да гаҗәпләнүләрен яшерә алмыйлар. Һиҗрәттән соң алтынчы елның ахырында, Ислам диненә өндәп пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм, төрле илләрнен патшаларын мөрәҗәгатьләр җибәрә. Византия патшасы Ираклий Ислам турында ныграк танышырга теләп сәүдә эшләре белән йөрүче Әбү Суфьянны үз янына чакыра һәм сораштыра. Әле Ислам дине кабул итеп өлгермәгән Әбү Суфьян Ираклийга пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм турында түбәндәгеләрне әйтә: «Ул: Бер Аллаһка гына итагать итегез, Аның белән беррәттән башкага итагать итмәгез, һәм ата-бабаларыгыз әйткәннән баш тартыгыз», — ди һәм тагын намаз укырга, дөресен сөйләргә, игелекле булырга һәм туганлык җепләрен сакларга куша». Күргәнебезчә, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм Ислам динен тарата башлаганда әхлакка никадәр әһәмият бирсә, инде Ислам дине урнашып, дәүләт булып формалашкач та шулай ук әһәмият бирә. Ираклий да Әбү Суфьянны тыңлагач, аңа җавап итеп әйтә: «Әгәр дә син дөрес сөйләсәң, ул һичшиксез мин ия булганнарга ия булачак. Мин аның киләсен белдем, ләкин сезләрдән булачагын күз алдына китермәгән идем. Әгәр дә мин аның янына барып җитәчәгемне белсәм, һичшиксез аның белән очрашырга тырышып, аякларын юар идем!»

 

Милләтләр әхлаклары яхшыру сәбәпле алга китәләр һәм әхлаклары бозылу сәбәпле артка калалар. Карагыз: Япониядә җир тетрәү булды, илгә никадәр зыян салынды. Ә бит бер генә талау, үтерү, урлашу очрагы теркәлмәде. Безгә үрнәк итеп күрсәтергә тырыша торган Америкада афәт-бәла килгән саен, артыннан ук икенче афәт-бәла — җинаятьчелек калкып чыга. Җәмгыятебезгә төрле секталар килеп керә һәм күп кенә милләттәшләребез шуларга иярә. Ни өчен? Чөнки алар халыкка югары әхлак битлеге астында керәләр. Чын йөзләре ачылганда инде соң була, кеше түбәнчелеккә төшкән, дөнья байлыгын югалткан, туганнарыннан аерылган, Раббысыннан читләшкән, күңеле өметсезлеккә баткан була. Шуңа күрә секталарга йөрүчеләрнең күбесе тормышын үз-үзенә кул салып тәмамлый. Ни өчен Ислам дине акрын күтәрелә: чөнки дин таратучыларыбызның әхлагы җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Мөселманлык телдә генә, күңелләргә үтеп кермәгән. Хәтта мәчетләр дә гыйбадәт кылу урыны булудан бигрәк үзара бәхәс урыны булып тора. Һәркем үзен генә чын мөселман дип саный, үзе белән бер фикердә булмаганнарны кәфергә чыгарырга да күп сорамый. Бүгенге көндә намаз укучылар чагыштырмача күп, әмма кайберәүләр намазларын өйдә генә укыйлар, хәтта җомга намазына да килмиләр. «Нигә мәчеткә йөрмисең», — дигәч, шул кайберәүләре: «Анда мөселманнарның талашканын тыңлыйсым килми», — диләр. Еш кына мөселманнарның үзара килешүләрен үтәмәгәннәрен күрергә туры килә, ә үзләре Ислам дәүләте төзү турында хыялланалар. Вәгъдәсезлеккә корылган Ислам дәүләте дип аталган дәүләт беркем гә кирәкмидер. Ислам дине бит вәгъдәсезлеккә, әхлаксызлыкка түгел, бәлки вәгъдәне үтәүгә, гүзәл әхлакка нигезләнгән.

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу гәләйһи вә сәлләмгә пәйгамбәрлек ирешкәндә дөньяда фарсылар һәм румлылар хакимлек итә иде. Бөтен җир йөзе аларга буйсынган иде, хәтта күләгәләреннән куркалар иде. Заманына күрә бай, һөнәрле, гаскәрләре камилләшкән, үзләре гыйлемле һәм мәгърифәтле, тәртипле булган бу ике милләт, Хиҗаз таулары арасыннан чыккан, хәтта өсләренә күлмәк тә тегеп кия белми, бәлки җәймәләр генә ябынып йөри торган гарәпләргә каршы тора алмадылар. Моның сәбәбе: румлыларда һәм фарсыларда әхлак бозылган, ә гарәпләрдә Ислам дине кабул ителү нәтиҗәсендә әхлак югары дәрәҗәгә ирешкән иде. Ягъни бозык әхлак гүзәл әхлакка каршы тора алмады.

 

Гайшә радый Аллаһу гәнһәдән: «Пәйгамбәребез салл-Аллаһу гәләйһи вә сәлләмнең әхлагы нинди иде?», — дип сорагач, ул: «Коръән иде», — дип җавап биргән.

 

Бүгенге халкыбызның бәхетсезлеге өметсезлеге — аның әхлагы бозылуда. Җәмгыятьтә әхлак үзгәрми торып, яхшы якка үзгәрү булмаячак. Ә гүзәл әхлак фәкать Исламда гына. Чөнки Аллаһы тәгалә бар нәрсәне дә Исламга яраклы итеп кенә яраткан. Бүгенге көндә ниндидер җәмгыятьләр төзеп кенә җәмгыятьне сәламәтләндерү — ул утопия, ягъни тормышка ашмас буш хыял. Илдә нинди генә җәмгыятьләр төзелмәде: эчкечелеккә каршы, балаларны яклау, ата-аналарны яклау, бәхетле гаилә һ.б. Әмма файдасы юк.

 

Усама бин Шурайна радый Аллаһу ганһедән риваять кылына: «Бервакыт без һич тә селкенмичә Пәйгамбәребез салл-Аллаһу гәләйһи вә сәлләм белән бергә утырдык, һәм безнең беребез дә бер сүз дә эндәшмәде, шул чак аның янына ниндидер кешеләр килде һәм: «Аллаһы тәгалә колларының кайсын ныграк ярата?» — дип сорадылар. Ул: «Аларның күркәмрәк холыклыларын», — дип җавап бирде».

 

Аллаһы тәгалә һәммәләребезне дә үзенең яраткан колларыннан насыйп итсә иде.


Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»