поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.06.2012 Дин

Рамил хәзрәт ЮНЫС: "Безнең халыкта ырым-шырымга ышану көчле"

Газетабызның "Иман" сәхифәсендә һәрдаим урын алган Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләрен укучыларыбыз аеруча яратып укый. Алар хәзрәтнең үтемле вәгазьләренә ешрак урын бирелүен тели. Күп санлы укучыларыбызның гозерләрен истә тотып, "Ватаным Татарстан" бу атнада Рамил Юныс белән "туры элемтә" үткәрде. Бүгенге сәхифәне шунда яңгыраган сорау-җавапларга багышлыйбыз.

Казаннан Венера апа: Миңа – 72 яшь. Мин йөзлек белән туганмын. Кечкенәдән әнием: "Бер үк югалтма, сакла", – дип әйтә килде. Хәзер картайдым инде. Нишләтим икән, яндырсам ярыймы? Сездән киңәш сорарга дип шалтыратам.

 

Рамил хәзрәт Юныс (Р.Ю.): Яндырма, апа. Васыять языгыз. Сез вафат булгач, йөзлекне сезнең җәсәдегез белән бергә күмсеннәр.

 

– Болгарга баргач, җыелышып, намаз укыдык. Мин әйтәм: "Аяк киемнәрен салмагыз, тәһарәтегез бозыла бит", – дим.

 

Р.Ю.: Юк, бетми. Аяк киеменә мәсех кылсаң кына, тәһарәт бетә. Ә кеше тәһарәт алып, оек һәм аяк киемен кигән икән, аларны салган очракта да тәһарәт бозылмый. "Гыйбадәт исламия" китабыннан "Тәһарәт алу һәм мәсех кылу" дип аталган бүлекне кабат укып чыгыгыз әле.

 

Яшел Үзән районы Бузай авылыннан Нәҗия: Пәйгам­бәребез тарихын укыганда бер вакыйга гаҗәп булып тоелды. Пәйгамбәребезгә килгән бер кунак сәдака һәм күчтәнәч биргән. Ул исә күчтәнәчен генә алган. Аңа сәдака алырга ярамаганмыни соң?

 

Р.Ю.: Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) үзенә дә, гаиләсенә дә, хәтта аның нәселеннән булган бер кешегә дә сәдака алырга ярамый. Үзе ул фәкать күчтәнәч кенә алган.

 

– Бузай авылында бер әбиебез сәдака алмый. Без ничек кенә әйтеп карасак та, күндерә алмыйбыз.

 

Р.Ю.: Күп кешеләр: "Мин сәдака әһеле түгел", – диләр. Сәдака әһеленең дә бит билгеле бер статусы бар. Әгәр өч көн ашарлык ризыгың бар икән, синең сәдака алырга хакың юк, дигән гыйбарә яшәп килә. Кайберәүләр, байлыгым, ашарга ризыгым була торып, мин сәдакага мохтаҗ була алмыйм, дигән фикердә. Сезнең әбиегез дә – ихлас, бик тә тәртипле кеше.

 

– Хәзер авылларда мәет юарга кешеләр калмый башлады. Мине әнием кечкенәдән өйрәтеп калдырган иде. Мәетне юганда ният әйтергә кирәк, ә Коръән аятьләре укырга кирәк түгел, дигәне истә калган.

 

Р.Ю.: Ният әйтәсез дә мәетне госелләп юасыз. Аннан соң аятьләр укыйсыз. Мәет юу кагыйдәләре турында китаплар бар, аларны укып чыгыгыз. Шәригать кануннарын өйрәнеп, хата-җитешсезлекләрегезне төзәтегез дә, мәет юучы булыгыз. Бу – бик тә саваплы, әҗерле гамәл. Бигрәк тә авылыгызда мәет юучы кешеләр булмаса, сез бу эшегезне дәвам итегез. Тагын шунысын әйтәсем килә: үзегездән соң да шушы дини йолаларны үтәүче шәкертләр калдырып китегез.

 

– Улым, бу эшкә тотынырга курка бит яшьләр.

 

Р.Ю.: Өйрәтегез. Беренче тапкыр гына куркыта ул. Нинди саваплы гамәл булуы турында вәгазьләр сөйләгез. Үзегездән соң шәкертләр тәрбияләп калдыру үзегез өчен дә изге гамәл булып тора.

 

Түбән Камадан Сания Һадиуллина: Белүемчә, "Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләре" китабы дөнья күргән иде, шуны бер генә китап кибетеннән дә таба алмыйм.

 

Р.Ю.: Әйе, вәгазьләр китабы 15 мең тираж белән басылган иде. Сатылып бетте. Кабат күп тираж белән бастырачакбыз. Кайгырмагыз, Түбән Камага да килеп җитәчәк. Әлеге китап ике атна эчендә дөнья күрер дип өметләнәбез.

 

Биектау районыннан Сө­ләй­ман Ибраһимов: Дин өл­кәсендә шактый гына ыгы-зыгы килеп чыкты. Имамнар арасында сезнең йолдыз булуыгызны истә тотып, Рамил хәзрәтне мөфти кәнәфиенә куймакчы булалар, дип ишеттем.

 

Р.Ю.: Мондый мәгълүмат миндә юк. Безнең Кол Шәриф мәчетендә эшебез бик тыгыз. Шуңа күрә дәресләр үткәреп, вәгазьләр сөйләп, һәрдаим мәкаләләр бастырып барабыз икән, Аллаһ каршында олуг гамәл кылабыз дип уйлыйм. Ә мөфти кәнәфие хакында һич кенә дә уйлаганым булмады. Кызыксындырмый да.

 

Әгерҗедән Кадрия ханым: Авыллар һәм районнарга барып, бик күп вәгазьләр сөйлисез. Республиканың ерак районнарына да килер идегезме?

 

Р.Ю.: Чакырсагыз, әлбәттә, киләм. Район җитәкчелеге белән сөйләшегез.

 

Казаннан Ләйсән: Мөселман каберләренә фотолар һәм ясалма чәчәкләр кую гадәте бар. Хәзер бу модага кереп китте дисәң дә була. Мөселман зиратына хас күренеш түгел бит бу! Бу уңайдан халыкка ник аңлату алып бармыйлармы соң?

 

Р.Ю.: Аңлатабыз, әлбәттә. Яшерен-батырын түгел, безнең халыкның төрле ырымнарга ышануы бик көчле. Бу уңайдан бер генә мисал китерәм. Кол Шәриф мәчетенә май аенда никах укытырга килмәүчеләр бар. Май сүзен урысның "маяться" сүзе белән бәйлиләр. Бу хакта кем әйткән? Аллаһмы, Пәйгамбәребезме, әллә шундый хәдис бармы? Бу хакта күпме вәгазь сөйлибез, халык исә үз фикерен сөйли бирә. Хәзер 2012 елның 12 декабрендә өч уникеле көн дип никах укытырга язылучыларны күрсә­гез! Бу сан бернинди көч бирми, аның бернинди мәгънәсе юк, дип аңлатып карыйбыз, әмма яшьләр үз сүзендә кала. Безнең халыкта ырымга ышану көчле инде. Юлыннан кара мәче кисеп чыкса да, кулыннан кашыгы төшеп китсә дә, әллә нәрсәгә юрый башлый. "Тфү-тфү", – дип агачка да сугып ала. Әмма нигә агачка сугуын аңламый. Мондый ырым-шырымнар халыкта бик киң таралган. Каберлекләргә чәчәкләр, фотолар кую – татар-мөселман йоласы түгел. Боларның барысы да безнең милләткә, динебезгә ят нәрсәләр. Без халыкны хорафатлардан арындырырга тырышабыз, вәгазьләр укыйбыз.

 

Сабадан Сәвия: 2010 елда безнең район клубында бик матур чыгыш ясаган идегез. Сезнең вәгазьләрегезне бик яратып тыңлыйбыз. Аллаһының рәхмәте яусын сезгә. Безгә тагын килерсезме икән?

 

Р.Ю.: Иншаллаһ, чакырсагыз, килербез.

 

Җәлил поселогыннан Нәсимә: Мин "Вести 24" каналында митрополит Илларионны тыңлыйм. Мин гөнаһ кыламмы? Нишләп безнең телевидениедә дини тапшыруларыбыз юк? Әллә куркалармы, әллә инде дини имамнар бер-берсеннән көнләшәме?

 

Р.Ю.: Без бу мәсьәләне күптәннән күтәрәбез инде. Хәтта Дмитрий Медведевка да хат язган идек. Анда "Беренче канал"да "Слово имама" дигән тапшыру чыгарырга теләк белдердек. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, бу тапшыруга финанс мөмкинлекләр табылмады, диделәр. Мәскәүгә җибәрелгән хат кире Казанга кайтты, хәзер "Яңа гасыр" каналында иртән тапшыру бара, әлбәттә. Әмма татар халкы өчен бу тапшыру бик аз. Әлеге мәсьәләдә бүген дә эшләр бара. Ислам тапшыруларын күрсәтүче дини канал булдыруны Россия Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә күтәреп чыккан иде. Бу хакта бүген дә сөйләшүләр бара. Җомга сәгать кичке 7дә тапшыруларыбыз булса, балаларга дини тәрбия булыр иде.

 

Сабадан Гөлия: Авылыбызның зираты бик иске. Бер туганыбыз үлеп китте дә, аңа кабер казыганда кеше сөяк­ләре чыкты. Без аларны нишләтергә тиеш? Ул урынга күмәр­гә ярыймы икән инде? Кырык елдан соң күмәргә ярый дигән фикерне ишеткәнем бар.

 

Р.Ю.: Кырык елдан соң кү­мәргә ярый. Бу ислам шәригатендә бар. Әмма сез тапкан сөякләр кырык еллыкмы икән соң? Аны белеп буламы? Анысы да мөһим бит. Сөякләр чыккан урын янына күмәргә ярый диләр. Ләкин шул ук вакытта бу сөяк­ләрне дә күмәргә онытмагыз. Әйтик, Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәребезнең кабере янында "Бакыйк" зираты бар. 1400 ел инде мәетләрне шунда кабергә күмәләр. Анда һаман да урын бар. Шәригать кануннары буенча кырык елга бер мәетнең өстенә күмәргә мөмкин. Әмма чистарак урын табылса, хәерлерәк санала.

 

Чаллыдан Гобәйдуллин: Халык арасында сезнең вәгазьләрегез бик популяр. "Татарстан" радиосында һәр атна бара торган җомга вәгазьләрен дискларда күрү мөмкин булмасмы икән? Балаларга, оныкларга да тыңлатыр идек.

 

Р.Ю.: Алла теләсә, без бу язмаларны Интернетка урнаштырачакбыз. Тиздән сайт та булачак, яшьләргә бу вәгазьләрне тыңлап, яздырып алу мөмкинлеге туачак. Һәр атна саен радиодан яңгыраган вәгазьләрне яздырып барабыз. Дискларны әзерләп чыгардык инде. Пәйгамбәрләр тарихы турында ике җыентык дөнья күрде. Тиздән өченчесе чыгарга тиеш.

 

Казаннан Наилә: Минем каенана күп вакыт: "Риза- бәхиллегем юк", – дигән җөмлә куллана. Мәсәлән, эчкән иреңне беркайда да калдырып чыкма, аракылы җиргә туйга бармыйм, дисәм, ризалыгым юк, ди. Үземне ничек тотыйм?

 

Р.Ю.: Килен белән каенана мөнәсәбәтләре тормышта иң катлаулы мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Киленне яратмыйлар да, картайгач, үзләре шуның кулына кала. Мондый очраклар бик күп. Каенана үзенең исерек малаена вәгазь сөйләмичә, килененә генә барысын да аударып калдыра икән – бу дөрес юл түгел инде. Бигрәк тә "риза­- бәхил түгел" дип тә әйтергә ярамый. Әгәр кеше дини йолаларга каршы килеп, мондый гыйбарә әйтә икән, аның ризасызлыгында бернинди мәгънә ятмый. Бу очракта каенаның риза-бәхил булмавы бернинди дә канунга туры килми. Билгеле, хатын-кыз ир хакын хакларга, ир-ат та гаиләдәге вазыйфаларын үтәргә тиеш. Нәкъ менә дин, иман мәсьәләләре зәгыйфь булганга, тормышыбызда бик күп проблемалар килеп чыга. Төп сәбәп фәкать шунда.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 98-108 | 01.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»