|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2012 Юмор
Троллейбус мыегыМәрхүм Дамир Сираҗиев Казан театр училищесында укыганда ук фантазиягә бай булуы белән үз курсташларыннан аерылып тора. Бервакыт шулай Сираҗи курсташлары белән Бауман һәм Париж Коммунасы урамы чатындагы «Чәй» кибете ишек төбендә басып тора икән. Кибет каршысындагы тукталышка 1 нче номерлы троллейбус килеп туктый. Дамир Сираҗи тиз генә өстендәге пальтосын салып курсташы, хәзергесе көндә Г.Камал тетрының артисты Нариман Гарифуллинга тоттыра да троллейбус артында асылынып торган арканнарны тартып троллейбусның мыегын өзә. Яныннан узып барган бер кешегә: – Агай-эне, бер генә минут шушы арканны тотып торсаңчы, – ди. Бер кат күлмәктән, салкыннан тешләре тешкә тиеп дер-дер калтыранып басып торучы булачак актёрны троллейбус йөртүче белән бутаган узгынчы бик рәхәтләнеп риза була. Шундук арканга ябыша. Арканнан котылган Сираҗи, троллейбусның алдыннан әйләнеп, курсташлары янына барып баса. Троллейбусның алгы ишегеннән, кулына эш бияләйләре кия-кия ашыкмый гына центнерлы йөртүче төшә дә, аркан тартып торучы янына килә һәм бар көченә тегенең яңагын суга. Ирнең кулыннан аркан ычкына. Аркан тартып өшегән һәм күгәргән куллары белән яңагын уа-уа: – Менә сиңа мә. Көт рәхмәт, – дип китеп бара мескенкәй. Күрәгәннең күрәсе килә Шул ук Сираҗи, шул ук курс, шул ук Бауман урамы. Дамир Сираҗиев барлык курсташларына да: – Хәзер барыгыз да күккә, мин караган ноктага карагыз, – ди. Барысы да игътибар белән ул караган ноктага төбәләләр. Бераздан алар басып торган урында зур төркем барлыкка килә. Алар барысы да күктән нәрсәдер эзлиләр, тик ни эзләгәннәрен аңламыйлар. Бераздан Сираҗи җыелган халыктан аерылып, сабакташлары белән читкә, юлның икенче ягына чыгып баса һәм: – Безгә ышандылар, егетләр. Димәк бездән чын артистлар чыга, – ди.
Данил САЛИХОВ «кесә»сеннән |
Иң күп укылган
|