поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.10.2008 Җәмгыять

БЕЗДӘ КОРРУПЦИЯ БАРМЫ?

Коррупциянең ни-нәмәрсә икәнен Зур энциклопедия “Сатып алу” дигән латин сүзеннән алынган куркыныч социаль күренеш дип аңлата: “Хезмәт вазыйфасын шәхси баю максатында куллану”. “Кайбер илләрдә киң таралыш алган”, дип яза энциклопедия. Ул илләрнең берсе без булабыздыр инде. 2000 елда “нибары” 82 нче урында булсак, хәзер 143 нче дә, Африканың нәм-нәм кабиләләре яшәгән илләр белән бер сафта. Бу “куркыныч күренеш”кә каршы әледән-әле көрәш башланып тора.

Бу атнада коррупциягә каршы көрәш тагын бер көч белән алдырып китте. Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев “Российская газета” битләреннән калын кесәле ришвәтчеләргә каршы көрәш башлаячагын игълан итте. Быел Русиядә 10 200 ришвәт алу очрагы теркәлгән. Шуларның 193 ендә генә зур суммалар бирү-алу очраклары. Илдәге регионнарның яртысында зур күләмдә ришвәт алучылар бөтенләй юк, имеш. Министр бу саннарга ышанмавын белдергән, регионнардагы милиционерларны вак-төяк ришвәтчеләрне тотып, сан артыннан кууда гаепләгән. Рәшит Нургалиев бурыч итеп Русиянең һәр регионында елына һичьюгы бер “эре” ришвәтчене эләктерү икәнлеген ачыктан-ачык әйтеп биргән.

 

Татарстанда былтыр 355 ришвәтчелек очрагы теркәлгән, ди. Бер уйлаганда, күп кебек, көн саен диярлек бер ришвәтчене эләктереп торалар. Республикада бары 10 көн генә ришвәтсез узган булып чыга. Шулай да, бу атнада “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе уздырган түгәрәк өстәлдә ришвәтчелеккә каршы көрәшнең тиешле нәтиҗә бирмәвен билгеләп үттеләр. Болары төп корал итеп ришвәтчеләргә каршы халыкны күтәрмәкче.

 

Кабинетларда көрәшә торалар, ә ришвәтчелек тамырларын җәя бара. Югарыга таба. Халыкның коррупциягә каршы көрәштә төп таяныч булачагына никтер ышанасы килми. Моның ике төп сәбәбе бар.

 

Беренче сәбәп – халыкның ришвәтчелеккә каршы көрәшүчеләргә ышанычы юк. Башлыйлар да коррупциягә каршы көрәшне, ниндидер әкияти ришвәтчеләрне эзлиләр. Кайда соң ул ришвәт бирүче түрәләр, ау! Нигә сезне ул комиссияләрдә мифик ришвәтчеләрне эзләп утыручылар бер дә эзләп таба алмый?

 

Ә бит эшләргә уйласаң, фантазия җитәрлек. Җылы кабинетыңнан чык та, йөр саз ерып авыллар буйлап, сора капка төбендә гәпләшеп утыручы агайлардан. Әйтеп бирерләр – “менә монысы гылава кибете, тегесе замгылаваныкы, ә-әнә тегендә гылаваның ял йорты, анда атна саен тәтәй кызлар алып кайталар”. Тот та тикшер, нинди акчага алынган кибет, нигә ял йорты документларда “пионерлар йорты” булып санала һәм нигә пионерлар ял итәсе урынга анда комсомолкалар “эшләп йөри”? Башта күрсәт үзеңнең ришвәтчеләргә каршы көрәшкәнеңне, аннары бер бичара авыл агаеның үзе шикелле үк бичара шәфкать туташына биргән бер кап кәнфитен һәм арзанлы коньягын күпсенерсең.

 

Халыкны битарафлыкта гаепләгәнче, башта моңарчы ришвәтчеләргә каршы көрәшүчеләрнең язмышы белән кызыксынып карарга иде. Менә ике генә мисал.

 

Чүпрәле оппозициясе ничә еллар буе хакимият башлыгының миллионлаган акча урлавын әйтеп хатлар язды, пикет-митинглар уздырды. Хәтта Чүпрәле сазын ерып, барып йөрисе дә юк. Кремль каршына килгән агайлар белән генә сөйләш. Ничә еллар буе Казан юлын таптый торгач, хакимият башлыгы Җәүдәт Гафуровны эшеннән алдылар, һәм утыртып куйдылар. Рәшәткә артына түгел, мактый-мактый, тагын да җылырак урынга. Хәзер шушы процессны башкарган җитәкче халыкны ришвәтчелеккә каршы көрәшкә чакыра. “Бүре бар!” дип сөрән салып, кешеләрне алдаган малай кебек. Хәзер районга бүре түгел, аждаһа килсә дә, дәшмәячәкләр. Алар шуны аңламый. Яки аңламаганга салыша.

 

Берничә еллар элек Мөслим халкы җирле түрәләрнең башбаштаклыгыннан зарланып хатлар сырлады. Андагы мәгълүматлар өстендә тикшерү үткәрсәң, ярты җитәкчелекне утыртып куярга буладыр. Ә нәтиҗә нинди? Нәтиҗә юк, хакимият өстеннән жалу язып йөрүчеләрне районнан сөрделәр. Хәзер шома битле түрәләр ни йөзләре белән Мөслим халкын ришвәтчелеккә каршы көрәшкә өнди ала? Кем аларга ышана?

 

Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең бернинди нәтиҗәгә китермәячәген аңлаган халык бу күренешкә үзе үк ияләнеп бетте. Монысы – икенче сәбәп. “Не так страшен черт, как его молюют”, – ди урыслар. Бирә белсәң, алай ук куркыныч түгел икән бит!  Һәм ул күпчелек өчен уңайлы да. Ришвәт алып, шунда эшен җиренә җиткереп башкарган түрәләрне ярата да башлады халык. “Гадел түрә”, диләр андыйлар турында. “Эчеп эләккән идем, нибары 500 сумга җибәрде, әйбәт гаишник”, “Субсидиянең яртысы аңа, яртысы миңа, ул алып бирергә булышты бит, әйбәт башлык!”

 

“Әле кем ала икәнен белсәк, бирер идек” дип, кулларына акча тотып, балаларын вузга кертергә килгән ата-аналарга ни дисең? “Акчасыз гына да, үз белемнәрегез белән кереп була” дип әйтергә хәтта ришвәтчелеккә каршы көрәшүче түрәләрнең дә теле әйләнми. Ришвәтчелеккә каршы көрәшкәнче, акча биреп, проблемаларыңны хәл итү отышлырак. Тавыш чыгарып, үз башыңа өстәмә проблемалар алып, суд юлын таптаргамы? Ю-ук, кирәк түгел! Акчаңны ал да эшемне эшлә!

 

Бу күренеш шулкадәр киң таралды, хәтта ул гаеп эш булып саналмый. Чыннан да, гаепләргә кемнең хакы бар? Берәү акча бирә, икенчесе ала. Ул бит аларның шәхси эше. Үз акчасын бирә бит ул, кешенекен урламый! Күп очракта әле үз теләге белән. Сөенә-сөенә дә бирергә мөмкин. “Аллага шөкер, алучысы табылды”.

 

Түрәләр бер куллары белән көрәшә ришвәтчелек белән, икенче куллары ришвәт ала тора. Ә ришвәтчелек илне черетә. Исерек шофер бер ришвәтче гаишниктан котылып, икенче чатта кеше бәрдерә... Надан студент акча исәбенә адвокат, төзүче, табиб, укытучы була...

 

“Алтын кулны пычак кисмәс” дигәнне үзләштергән халык һәм бу мәкальне бик яратып үз эшләрендә кулланган түрәләр шәхси әңгәмәләрдә ришвәтчеләрне Кытайдагы кебек стенага терәп атуны хуплый. Менә монысы гаҗәп. Патрон җитмәс бит!

 


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 17 | 24.10.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»