поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.05.2012 Милләт

Татар баласы туган телен ник яратмый?

Татар баласы татарча сөйләшергә теләми... Бүген моның белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый, диярсез. Димәк, гаиләдә дөрес тәрбия бирмиләр, үзара туган телдә аралашмыйлар дип, гаепне күпләр әти-әнигә тагар. Ана теленең нигезе гаиләдән башлана дибез бит. Күптән түгел мин дә шулай фикер йөртә идем. Әмма соңгы вакытта бу мәсьәләгә карашым берникадәр үзгәрде.

Бер көнне кунакка дүрт яшьлек кызы белән мәктәп дустым килде. Сөйләшә-аралаша торгач, бер сәерлеккә игътибар иттем: әнисе татарча эндәшсә дә, кызчык һәрвакыт русча җавап кайтара. Бу турыда сүз чыккач, дустым баласының һич кенә дә туган телендә сөйләшергә теләмәвенә зарланды. Барлык үгетләүләргә нәни “мне не нравится татарский” дип кырт кисә икән.

 

Бу сөйләшүдән соң озак та үтмәде икенче бер иптәшем телефоннан шалтырата. Кечкенә улы турында сораша башлагач, ул да баласының татарча белә-аңлый торып, русча гына аралашуына борчуын белдерде.

 

- Син бит татар малае, татарча сөйләш, дип әйтеп карыйбыз. Әмма улыбыз безгә “Я не татарин!”дип җавап кайтара, - ди иптәш кызым.

 

Шагыйрь Илдус Гыйләҗевның “Кичереп булмый” дигән шигыре искә төште. Анда да татарча сөйләшергә оялган кыз “Не хочу я, мама, быть татаркой” дип елый бит. Әмма әлеге шигырдә сүз катнаш никахтан туган бала турында бара. Дусларым исә икесе дә татар егетләрендә кияүдә, өйдә дә татарча гына сөйләшәбез, диләр.

 

Шулай була торып та аларның балалары туган теленнән ваз кичә. Әле җитмәсә дус кызның берсе татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Аның өчен баласының туган телгә мондый мөнәсәбәте бигрәк тә аяныч. Ире белән алар хәтта психологка да мөрәҗәгать иткән. Белгеч нәнинең үз-үзен болай тотышын балалар бакчасында рус мохитенә килеп эләккәч, аралашуда туган киртә нәтиҗәсе дип аңлаткан.

 

Димәк, туган телне саклау бурычын гаиләгә генә йөкләү дә дөрес түгел. Әйләнә-тирә мохит тә зур роль уйный бит. Без, өлкәннәр дә, арабызга берәр рус кешесе килеп кушылса, шунда ук русчага күчәбез, җәмәгать урыннарында туган телебездә аралашырга кыенсынабыз. Шулай булгач, кечкенә балаларга ничек шелтә белдерәсең инде. Үсә төшкәч, татар уллары-кызлары туган телнең ямен-тәмен тоя башлар, дип ышанасы гына кала.


Динә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 31.05.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»