поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.05.2012 Юмор

Телефоннан сөйләшү

– Нихәл, кордаш?

– Картларча.

– Яшәрәсең киләме?

– Ничек итеп?

– Миңа бер китап бүләк иттеләр. Кытайчадан тәрҗемә ителгән диделәр. Кытай массажы турында. Шуны ясатсаң, ун елыңны алып ыргыта икән.

– Бик күп түгелме соң?

– Бу әле бер сеанстан соң гына. Берничә сеанс алсаң, егеткә әйләнәсең.

– Шулай укмыни?

– Шулай язылган.

– Кара син, ә. Безгә җитмеш җидешәр яшь. Алты сеанс алсак, унҗидешәр яшьтә булабызмы? Шәп бит.

– Син әйтәсеңме, минме? Әгәр кызыксынсаң, сиңа да табып бирәм ул китапны.

– Бушкамы?

– Юк, бәясе бар аның. Яшәрү арзанга төшми инде ул.

– Син яшәрдеңме соң әле?

– Тотынырга җыенам.

– Син шунда язылганнарга ышанасыңмы?

– Массажның файдасы бар инде аның. Тик алай ук яшәртүенә ышанмыйм.

– Алайса, нигә шалтыратасың?

– Кызык бит. Син күз алдына китер. Әгәр дә ул китапта язылганнар дөрес булса, без илле-алтмыш яшькә яшәрсәк...

– Нишләр идең соң?

– Белер идек әле... Хәтерлисеңме?

– Кирәкми, сөйләмә. Тыңлап туйган инде.

– Зерә син. Картаясың, бырат.

– Юк, картаймыйм. Мин яшәрүнең серен таптым.

– Ничек итеп?

– Әйтмим.

– Әйт инде.

– Ярый, миннән булсын яхшылык. Син Оренбург дигән шәһәр барлыгын беләсеңме?

– Беләм, билгеле.

– Анда татар театры барлыгын беләсеңме?

– Юк.

– Менә шуны белмәгәнгә картаясың да инде син. Менә шул театрда кызлар бар. Шуларның берәрсенә гашыйк бул. Унсигез яшькә әйләнәсең дә кайтасың. Бернинди кытай массажы да кирәкми.

– Син үзең гашыйк булдыңмы соң?

– Атна саен Оренбургка барып йөрим.

– Оренбург ераграк шул. Камал театры ярамасмы? Анда да кызлар бар.

– Ярый, билгеле. Татарстанда татар театрлары күп. Барысының да кызлары чибәр. Син көн саен театрга йөр. Сәхнәгә кызлар чыккач, үзеңә ошаганын сайлап ал да гашыйк бул. Тик гашыйк булганыңны үзенә әйтмә. Көлеп кәефеңне кыруы ихтимал. Төннәрен уйлап ят. Иртән егет булып уянырсың.

– Син шулай эшлисеңме?

– Син мине тикшермә. Әйткәнне эшлә.

– Карале, берәрсенең исемен әйт әле Камал кызларының.

– Юк инде, бырат. Йә ялгыш үзем гашыйк булганының исемен әйтеп ташлармын.

– Әллә анда да гашыйк булган кызың бармы?

– Булмаска. Миңа бит әле җитмеш җиде генә яшь. 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»