|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2012 Мәдәният
Татарча фантастик фильмның соңгы кадрлары төшерелдеУзган атнада “Күк капусы ачылганда” дип аталган фильмның соңгы кадрларын төшерделәр. Габдулла Тукай темасына бәйле татарча фильмны мөселман киносы фестиваленә өлгертәчәкмен, дип вәгъдә итә фильмның баш режиссеры Фәрит Дәүләтшин. Кино төшерүчеләр сүзенә караганда, фильм Тукай турында гына түгел. Монда сюжет линиясе буенча Тукайны уйнаучы яшь актер хакында бәян ителә. Аны Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев башкара. Күпмедер дәрәҗәдә фантастикага корылган әсәрдә Тукайның соңгы көннәре, уйланулары һәм Зәйтүнә белән очрашулары тасвирлана. Шагыйрьнең илһамчы-музасы ролен Гөлнара Мулланурова башкара. Кино, башлыча, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры бинасында төшерелгән. Мәгълүм булганча, картинада XIX гасыр башы интерьеры кулланылган, аларны башкалабыз музейларыннан тапканнар. - Фәрит абый, фильмның сценарие нәрсәсе белән җәлеп итте? - Роберт абый Батуллада тел мәсьәләсе ошый, татар теленең сафлыгын саклап эш итә ул, һәр сүзнең тәмен белеп яза. Гади генә сюжет корса да, анда ниндидер фантастик элементлар була. Коры реализмга гына корылмый, фантазиягә дә бай, диясем килә. Кинематографка бу сыйфатлар якынрак: режиссерга иҗат итәргә җирлек бар. Киноның финанс чыгымнарын Татарстан Мәдәният министрлыгы үз өстенә алган, шулай ук Татарстан Президенты да ярдәм күрсәткән. Фәрит әфәнде Дәүләтшин Татарстанда инде бишенче фильмын төшерә, соңгысында Татарстан хөкүмәтенең дә ярдәме тиюенә чиксез шатлана ул. “Ниһаять җитәкчеләребез кино сәнгатенә дә йөз белән борыла башлады. Ничә елдан бирле дәүләт киностудиясен ачу турында сүз бара, тик уңай нәтиҗәләр генә күренми. Татарстан - зур, бай республикалардан санала, ә кино студиясе юк. Бераз оятрак та инде”, - ди ул. “Фәрит Дәүләтшин студиясе” татар картинасын бер ай эчендә төшергән. Дәүләтшин бер эшләгән, сыналган актерлар белән эшләргә ярата икән. Шуңа күрә дә актерлар ансамблендә Г.Кариев исемендәге театр артистларының катнашуы гаҗәп түгел. Моннан тыш, Фәрит Дәүләтшин Рабит Батулла сценарие буенча атаклы балет биючесе Рудольф Нуриев турында да документаль фильм эшләде. 2013 ел – биюченең юбилей елы. Документаль фильм быел июнь аенда зәңгәр экраннарга чыгачак. Шулай ук, режиссерның данлыклы бию остасы хакында нәфис фильм төшерү нияте дә юк түгел.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|