поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.05.2012 Мәгариф

Хәйләләмәгез, эзегезгә төшәчәкләр

28 май, ягъни бердәм дәүләт имтиханнары башланган көнне үк Балтач районында күңелсез хәл килеп чыккан: мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очраган. Авариянең ахыры ничек тәмамланды икән?

Бу хәлгә ачыклык кертү өчен район мәгариф бүлеге башлыгы Гөлнара Габдрахмановага шалтыраткан идек, ул телефон аша мәгълүмат би­рүдән баш тартып, аппаратын өзеп үк куйды.

 – Авария Балтач–Малмыж юлында 14 сәгать 30 минутта була. 9 бала, бер укытучы утырган “УАЗ” автомобиленә унынчы модельле “Жигули” килеп бәрелә. Шаһитлар сөйләгәнчә, җиңел машина бик кызу тизлектә килә. Өстәвенә, тоташ линиягә чыгып, алдыннан ак­рын гына тизлектә баручы “ГАЗель”не узып китәргә ниятли. Һәм бу вакытта каршы яктагы ягулык салу стан­циясенә чыгу өчен сигнал биреп, туктап диярлек беткән “УАЗ”га килеп бәрелә. Нәти­җәдә микроавтобус әйләнә. Әлегә бу һәлакәт уңаеннан тикшерү бара, – дип сөйләде Балтач район эчке эшләр бүлеге башлыгының беренче урынбасары Илдар Усманов. Бу хакта Бал­тачтагы хә­бәрчебез Гөлсинә Хәбибуллина җит­кер­де.

Балтач гимназиясеннән БДИ биреп кайтканда, Салавыч һәм Смәел укучылары әнә шулай көтмәгәндә фаҗигагә очрый. “Ул көнне район буенча 119 бала өч фәннән сынау тапшырды. Берничә бала өчен генә имтихан пункты ачып булмый бит инде. автобус белән беренче ел гына йөрт­мибез, моңа кадәр дә шулай алып бардык, мондый хәлнең булганы юк иде. Монда автобус шоферының гаебе юк. Балаларның сигезе дә (Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев шулай дип әйтә, ә Илдар Усманов аң­латмасында, автобуста 9 бала булган, диелә. Моннан тыш, салонда балаларны озатучы укытучы да була – С.С.) район хастаханәсенә озатыла. 6 бала төнгә калдырыла. Иртән консилиум булды, 4е комиссия үткән инде. Калган икесе тикшерү узгач өйлә­ренә кайтачак, – ди Вакыйф Мансурович.

Бу көннәрдә тиешле саклану чаралары күрү бигрәк тә кирәк. Ни өчен дигәндә, укучыларга имтиханны район үзәкләренә барып бирергә туры килә. Чөнки пунктларда балалар саны 15 тән дә ким булмаска тиеш, дигән таләп бар. Ул көнне Татарстан буенча 64 имтихан пункты ачылып, информатика һәм мәгъ­лүма­ти-коммуникацион техно­ло­­гия­ләрдән – 1 мең 361 кеше, тарихтан – 2 мең 868, биологиядән 3 мең 643 кеше имтихан тапшырды. Төп этапта укучылар күбрәк җәмгыять белеме, физика, тарих, биология, химияне сайлаган. Һәр укучы уртача 3-4 фәннән сынау бирәчәк. 31 майда – рус теле, 4 июньдә – чит телләр, химия, 7 июньдә – математика, 13 июньдә – җәмгыять белеме, физика, 16 июньдә география, рус әдәбиятыннан им­тиханнар билгеләнгән. 18-21 июнь – резерв көннәре.

Быелгы имтиханның яңалы­гы шунда: аны тапшыручылар беренче тапкыр БДИ би­рү тәртипләре, кагыйдәләре бе­лән таныштым дип, документка кул куя. Быел беренче мәртәбә мәҗбүри фәннәрдән чик баллар алдан билгеләнде. Рус теленнән ул – 36, математикадан 24 баллны тәшкил итә. Шулай ук контроль-үлчәм материалларына саклагыч куелган. Социаль челтәрләрдә имтихан биремнәре­нең чишелеше урнаштырылган очракта ярты сәгать эчендә аның кайсы пункттан килгәне билгеле булачак. “Бүген Арчада биология­дән шундый очрак билгеле булды. Бер баланың эше юкка чыгарылды. Кабат бирдерүне дәүләт имтиханнары комиссиясе хәл итәчәк. Рөхсәт итмәгән очракта гадел булачак, ми­немчә”, – диде ТР мәгариф һәм фән ми­нистрлыгының белем сыйфаты һәм укучыларның аттестациясе мониторингы бүле­ге җитәкчесе Лилия Әмирова беренче сынаулар үткән көнне. Кагыйдә бозган очракта вазифаи затлар – 20-40, ә имтихан тотучылар 3–5 мең сум күләмендә штрафка тартылачак. Аудиториядә уку­чы­лар саны да 15 тән артмаска тиеш. Бу инде җәмә­гать күзәтчелә­ренә һәр укучыны күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер вузларда абитуриентлардан БДИ турындагы белешмә та­ләп ителми. Кабул итү комиссиясендә паспорт күчерелмәсе, гариза һәм тупланган баллар турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

20 апрельдән 4 майга ка­дәр уздырылган имтиханнарның нәтиҗәләре ничекме? Бу этапта илдә 1 мең 600 дән артык укучы үз белемнәрен тикшереп карарга өлгерде инде. Күпчелек биология, җәмгыять белеме, тарих, инглиз теле кебек фәннәрдән имтихан сайлаган. Рус теленнән югары баллны барлык имтихан то­тучыларның 3,6 проценты туплаган булса, 5 кеше 100 балл җыйган. Математикадан исә югары нәтиҗәләргә ирешү­челәр бераз кимрәк. Рус те­леннән – 56, математикадан 85 укучы чик баллны үтә алмаган. Татарстанда әлеге этапта 27 кеше катнашкан, шуның 11 е – “Рубин” футбол командасында чыгыш ясаучы үсмерләр. Безнекеләрнең барысы да рус телен уңышлы тапшырган, бары математикадан гына 3 кеше чик баллны үтә алмаган. Алар – авыру балалар. Андыйларга 21 июньдә математикага сәләтләрен тагын бер кат тикшереп карау мөмкинлеге бирелде. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 97 | 30.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»