|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2012 Яңа китаплар
“Ямь һәм тәм, яки безнең бакча”“Яз” нәшриятында Татарстан бакчачыларының мәхәббәтен яулаган галим Фарсель Зыятдиновның “Ямь һәм тәм, яки безнең бакча” һәм “Ямь һәм тәм, яки яшелчә бакчасы” дип исемләнгән китаплары дөнья күрде. Икътисад белгече, агроном, бакчачы Фарсель ага “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Тәм һәм ямь” тапшырулары аша Татарстандагы гына түгел, ә бәлки читтә яшәүче татарларга да яхшы таныш, аның тапшыруларын тамашачылар көтеп ала, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә. Китапның беренче томында алма, груша, карлыган, слива, чия, кура һәм бакча җиләкләре, япон айвасы, ирга, кытай лимоннигы кебек үсемлекләргә зур игътибар бирелгән. Икенче томда бәрәңге, кәбестә, кыяр, помидор кебек яшелчәләрне ачык һәм ябык грунтта үстерү, корткычларга каршы көрәшү һ.б чаралар яктыртылган. Китаплар 384 шәр битле, төсле рәсемнәр, белешмә мәгълүмат белән баетылган. Татарстанның күпчелек китап кибетләрендә һәм район китапханәләрендә соратып алырга мөмкин.
Китапны "Дом книги", "Книжный ряд", "Аист-Пресс" китап кибетләре челтәреннән, районнарда үзәк китапханәләрдән алырга мөмкин. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен телефоннар:
--- |
Иң күп укылган
|