поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.05.2012 Җәмгыять

Гәрәй Рәхим белән мунча керәбез

Узган елны «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында шагыйрь Гәрәй Рәхимнең бик тәмләп кенә мунча себеркесе әзерләү турында сөйләгәнен ишеткән идем. Шул вакытта ук газета укучыларыбызга аның киңәшләрен бирәсе килеп калса да, Гәрәй абыйның үзеннән сораштырырга ничектер җай чыкмады. Киләсе елга аның белән һичшиксез сөйләшәчәкмен дип күңелгә беркетеп тә куйган идем. Узган атнада, Гәрәй абый, мунча себеркесе әзерләр вакытлар җитә, шул турыда безгә киңәшләрегезне бирегез әле, дип шалтыратуга ук, ул редакциябезгә килеп тә җитте.

Сүзен дә ул нәкъ менә шул себеркедән башлады:

– Хәзер май себеркесе белән чабынып калырга кирәк. Каен яфраклары сусыл булганда, аны җыеп, берәр яшь кычыткан яфрагы да кушып, шул себерке белән мунчада парланып утыру үзе бер рәхәт. Бөтен тәннәр язылып, җиңеләеп китә. Май себеркесе ул җыеп алуга ук чабынырга гына ярый, аны кышка саклап булмый, чөнки яфраклары кибеп бетә алмый, чери генә.

– Гәрәй абый, мунча себеркесен иң дөресе кайчан җыярга кирәк? Халык арасында мунча себеркесен дә, дару үләннәрен дә Питрау бәйрәменә кадәр җыеп бетерергә кирәк дигән ышану бар.

– Себерке җыю вакытын төрле чыганакларда төрлечә әйтәләр. Керәшеннәрдә «Питрау бетте, җәй үтте» дигән гыйбарә яшәп килә анысы. Әмма минемчә ул бик үк дөрес түгел. Ни өчен дигәндә, табигатьнең үзенә карап эш йөртергә кирәк. Төрле районнар төрле географик урында урнашкан. Бездә ландшафт төрлечә. Кайдадыр бер үлән чәчәк атып утырырга мөмкин, икенче бер җирдә ул әле чәчәккә бөреләнгән генә була. Шуңа да, миңа калса, каен себеркесен җыюның иң яхшы вакыты юкә чәчәк аткан вакыт. Юкә чәчәген коя башлагач, инде туктарга кирәк.

– Каен себеркесен Сез төрле дару үләннәре дә кушып ясыйсыз бугай?

– Каен себеркесенең иң классик төре – каен ботакларыннан тыш аның уртасына бер яшь имән ботагын да куеп калдырасың. Имән яфракларында тәнне тирләтми торган дуплау матдәләре бар. Шул ук себеркегә бер әрем ботагын да куеп калдырырга була. Мунча эссесендә ул хуш ис чыгара. Болардан кала себеркегә чәчәк аткан юкә ботагы белән кычыткан да кушып калдырасың. Хуш исле зәңгәр мәтрүшкә ботагын куеп калдыру да артык булмас. Чия ботагын да кулланырга мөмкин. Дару үләннәреннән канлы үлән дә куеп калдырам әле мин. Себеркене иренмичә шулай итеп ясасаң, тәнгә дә шифасы була, мунчага хуш исе дә тарала.

– Себерке әзерләр өчен яшьрәк агач сайларгамы?

– Агачны саклау максатыннан аны зур итеп ясамаска кирәк. Кайберәүләр ике кул белән көчкә тотып чабынырлык итеп әзерли. Алай кирәкми. Ул уртача – бер кул белән рәхәтләнеп чабынырлык булсын. Себерке өчен ботакларны 4-5 яшьлек каенның аскы өлешеннән генә алырга кирәк. Иң өске ботаклары себеркегә ярамый да, алар өлгермәгән була һәм чери башлый. Иң аскы ботакларын да алмагыз. Ботакларны кайберәүләр кискән җирен озын итеп чыгарып калдыра, аны төбеннән үк кисәргә кирәк, юкса озын булып чыгып калган ботак чери. Аның аркасында бөтен агач черергә дә мөмкин. Ә төбеннән үк киссәң, ул үз согында төзәлә.

Себеркене, гадәттә, артык күп әзерлиләр. Аны атнага бер мунча ягылу исәбеннән генә әзерләргә кирәк. Май аенда май себеркесе белән чабынсаң, кышка исә июньнән алып апрельне дә кертеп, барысы унбер айга дүртәр себеркедән алсаң да, кырык бишләп себерке кирәк. Артыгын барыбер чыгарып кына атасың, җитмәсә табигатькә күпме зыян ясыйсың.

– Гәрәй абый, каен себеркесеннән тыш тагын нинди мунча себеркесе әзерлисез?

Яшь чия үсентесеннән ясалган себерке шома була, ул тәнне иркәли. Кышка миләш себеркесен әзерләргә була. Аны чәчәк атканчы ук җыярга кирәк. Имән себеркесен яшь ботаклардан гына җыярга тырышам. Артыш себеркесе тиз кызып китә торган кешеләр өчен файдалы. Ул чәнечкесе белән түземлелеккә өйрәтә дияргә була. Аны чәчәк аткан вакытында җыю яхшы. Җәй буена кычыткан себеркесе белән чабынсаң, әйбәт инде ул. Кайнар суда пешермичә генә чабынсаң, бик каты чага, әмма файдасы да зур. Мунча себеркеләренең һәркайсы файдалы, вакытында иренмичә җыеп киптерергә генә кирәк.

Мунча яратучы Гәрәй абый кышка чабыныр өчен себерке генә түгел, мунчадан коенып чыгарга махсус төнәтмә әзерләр өчен төрле үлән яфраклары да киптерә икән.

Мунча себеркесе әзерләгәндә каенның вак-төяк ботак-яфракларын чыгарып ыргытмыйм. Аларны алып киптерәм. Шулай ук имән, юкә яфракларын, әремне бармак буе итеп турап киптерергә куям. Кычыткан, канлы үлән, бакчадагы карлыганның кирәкмәгән ботакларын, бөресе белән кура җиләген, чия, гөлҗимеш, әрекмән, үги ана, бака яфрагын, бөтнек, ромашка, меңъяфракны, билчән үләнен барысын бергә турап чардакта тукымага салып киптерәм дә арыш капчыгына тутырып элеп куям. Һәр мунча саен кушуч белән алып, тазга салам да өстенә кайнар су агызам. Сөзеп, мунчадан шуның белән коенып чыгам. Чыккач, сөртенмим, ул тәндә үзе кибәргә тиеш.

Мунча салырга теләүчеләр өчен дә Гәрәй абыйның үз киңәшләре бар.

– Мунча өчен иң яхшысы – юкә агачы. Аңардан соң усак агачы. Парлану бүлмәсен бары тик юкә агачы белән генә тышларга кирәк. Нараттан ярамый, чөнки эсседә аның балавызы эреп үпкәгә зыян сала. Юкә агачы череми дә, аннан соң аңардан бал исләре килеп тора. Зурлыгын, гадәттә, өч метрга дүрт метр итеп ясыйлар. Иң күбе дүрт кеше кереп юынырлык булса җитә. Мунча ләүкәсен г хәрефе формасында икене ясарга кирәк. Берсен биегрәк – эссе яратучы кеше өчен, икенчесен бераз астарак ясыйсың. Һәр кешегә дә эссе ярамый бит.

Чишенә торган бүлмәнең бер стенасын тозлы кирпечтән түшәсәң әйбәт. Тау тозының һавасы яхшы. Сулаганда тын юллары, үпкәләрне чистарта.

Күпләр мунчаны хәзер «яга барасың, кереп барасың» итеп ясарга кызыга. Мин үзем бер яккач, нык кына күмер төшеп, томалап берәр сәгатьтән керергә яратам. Алай иткәндә утын да күп кирәкми. Мунча өчен кипкән каен утыны яхшы. Шул ук наратны яксаң, аның балавызы эреп морҗа кырыйларына утыра. Морҗаны каплап ис чыгара башлый. Утын өчен имән дә бик үк яхшы түгел. Аз гына күмере калса да, ис чыгара, чөнки аңарда угар газы күп. Ара-тирә усак утынын ягып җибәрәм. Гадәттә, морҗа кырыена корым утырып, ул төтен чыгара башлый. Усак утынын бер кочак кына яксаң да, ул ялт итеп корымны чистарта. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»