|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2012 Мәгариф
Кайсы фәннән БДИ тапшырыр идегез?ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский Россия Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләренә тарих һәм географиядән БДИ тапшырырга тәкъдим иткән. Мисалга ул Германия канцлеры Ангела Меркельнең туган шәһәре Гамбургны картада күрсәтә алмавын китергән. “Германия канцлеры үз иленең географиясен белми. Мин немец түгел, ләкин мин ябык күз белән дә картада Гамбург, Мюнхен, Франкфуртны күрсәтә алам”, – дип тузынган Жириновский. Ә сез кайсы фәннән БДИ тапшыра алыр идегез?
Рафил НОГМАНОВ, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары:
– Кыенлык белән булса да, тарихтан имтихан тапшыра алыр идем, дип уйлыйм. Якынча сораулар исемлеген төзеп, әзерләнергә бер атна чамасы вакыт бирсәләр, тагын да яхшы булыр иде. Укучылар бит имтиханга махсус китаплар ярдәмендә әзерләнә. Телләрне дә беләм, билгеле. Документлар язганда хаталар җибәргәнем юк. Ләкин бит БДИ вакытында күбрәк теориягә басым ясала – шул ягы куркыныч. Алай да рус теле буенча сынауны “4ле”гә тапшыра алыр идем сыман.
Юрий ПРОХОРОВ, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан комитеты рәисе:
– Укытучы буларак, мин ел саен химия фәненнән имтихан тапшырам. Укучыларга БДИ сораулары мисалы буларак тәкъдим ителә торган биремнәрне чишкәндә, 80 проценттан да ким нәтиҗә җыйганым юк. Бу өлкәдәге вәзгыятьне белеп торыр, укучылар белән бер дәрәҗәдә аралашыр өчен кирәк бу миңа. БДИга килгәндә исә, мин чыгарылыш сыйныф укучыларына сайлау мөмкинлеге бирер идем. Әйтик, югары уку йортына керергә теләгән балалар БДИ тапшырсын, мәктәп тәмамлаганнан соң эшкә урнашырга теләүчеләр гадәти сынау белән “котылсын”. Укуын берничә елдан соң дәвам итәргә теләсәләр, БДИны шул вакытта тапшырсыннар.
Гөлназ НАСЫЙБУЛЛИНА, “Казан” милли-мәдәни үзәге фәнни белгече:
– Мин тарих буенча имтиханны бүген үк бернинди әзерлексез тапшыра алам. Китаплар караштырып утырсам, белемнәрне яңартсам, географиясен дә “җиңеп була” инде аның. Гомумән әйткәндә исә, минем буын гадәти имтиханнар тапшырып үсте. Барыбыз да баш күтәрмичә әзерләнеп, җавапларны төбенә төшеп өйрәнә идек. Хәзер генә ул БДИ заманы китте. Фурсенко уйлап тапкан сынауларны тапшыручылар белән аралашкач, аларның фәннәрне бик үк яхшы белмәвенә инандым. Миңа калса, имтиханны ничек тапшыру түгел, аңа ничек әзерләнү мөһим.
Сания МУСИНА, Казанның Балалар сәләтен үстерү үзәге белгече:
– Мәктәптә укыганда, алгебра-геометрия фәннәрен су кебек эчә идем. Укытучым да миңа: “Сиңа математика буенча китәргә кирәк”, – дип әйтә иде. Мин исә гуманитар фәннәрне – музыканы сайладым. Алай да мәктәп дәреслекләрен укып алсам, бәлки математика буенча БДИны тапшыра алырмын.
|
Иң күп укылган
|