|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2012 Дин
Косметологлар хәләл косметика аламы?Әйләнә-тирә мохит пычрана барган саен табигый продуктлар белән кызыксыну арта. Биопродуктлар белән беррәттән бүген хәләл косметикага да өстенлек бирә башладылар. Бу аңлашыла да. Нинди генә бизәнү әйберенең составына күз салма — андагы органик булмаган химик кушылмалар күплегенә таң каласың. Шуңа базарга хәзер терлек компонентлары (дуңгыз мае, хайван сөяге), желатин, спирт, нефть химиясе продуктлары (формалин, фенол һ.б.) кермәгән тоник, крем, шампуньнәр чыкты. Ләкин алар, нигездә, чит илдә җитештерелә, шуңа күрә бәяләре аналогларга караганда кыйммәтрәк.
Мөслимәләребезнең дин ягыннан тыелмаган косметикага ихтыяҗын, башлыча, Иордания, Малайзия, Бөекбритания, Төркия, Сүрия канәгатьләндерә. Безнең кибетләрдә булмаганга күрә, Россия сылулары аны интернет аша заказ ясап ала. Малайзиядә, әйтик, моның белән 30 ел шөгыльләнәләр. Шуңа ул хәләл бизәнү чаралары эшләп чыгару өлкәсендә лидер.
Казанда хәләл косметика бар
Һәр илнең мондый товар эшләп чыгаруга сертификат бирүче органы була. Хәләл косметика җитештерүче оешмаларга төбәкнең, илнең, шулай ук чит илләрнең (бигрәк тә, Малайзиянең) сертификатын алу мөмкинлеге бар.
Татарстанда исә хәләл бизәнү чараларын җитештерүне Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты контрольдә тота. Ләкин республикада әлегә бу тармакта көндәшлек көчле түгел.
Казанда хәләл бизәнү чаралары эшләп чыгара торган оешма вәкиле Intertat.ru хәбәрчесенә бу вәзгыять турында болай дип сөйләде: «Бүген косметика базары үзебезнең, чит илдән кергән продукция белән шыплап тулган. Күп оешмалар җитештерүне арзанайтырга теләп, кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй компонентлар куллана. Чит илдән кергәнен сатып алучылар бренды өчен сайлый. Чөнки аңа реклама көчле. Теләсә нинди продукция чыгымының 70 проценты - рекламага, 20се - савытын, тышлыгын ясауга, 10ы гына косметиканың төп составын җитештерүгә китә. Димәк, аның сыйфатын кайгырта башласаң, чыгымнар тагын да үсәчәк. Кайбер туташлар һәм ханымнар фикеренчә, әгәр фирма танылган икән, аның товары яхшы. Ләкин үзегез үк беләсез - дөньякүләм билгеле косметика ясаучылар гына түгел, туклану өлкәсендәге компанияләр дә продукция сыйфаты белән мактана алмый. Бренд, реклама хисабына гына табыш ала».
Косметика хәләл-хәләл түгелгә бүленми?!
Танылган ислам белгече Мөхәммәд Җәппи фикеренчә, спирт, желатин, тыелган майларны азык итеп кенә кулланырга ярамый, ә косметикада аларның зыяны юк. Чөнки алар организмга керми. Алай уйламаучылар да бар. Шулай итеп, бу мәсьәләдә шәригать экспертларының фикере аерыла.
Косметологлар хәләл продукция кулланамы?
Косметолог Алия Шәрипова сүзләренә караганда, гадәти косметика чаралары, әйтик, кремнар составына су, коллаген, бал компонентлары, керамидлар, глицерин, гиалурон кислотасы, төрле майлар керә. Алар тән тиресе күзәнәкләрендә су тота, битнең сыгылмалылыгын тәэмин итә, җыерчыклар барлыкка килүдән саклый. Аларның кайберләренең тән тиресе өчен файдасы булмаса да, зыяны да юк.
Ләкин тире дымландыра торган кремнар составына кертелгән пропиленгликоль кайбер кешеләрдә аллергия биреп, тире ялкынсынуына китерә ала. Моннан тыш, кулланучыларга косметика чараларына спирт, плацента (хайваннардан алына), желатин, кремнарны бозылудан саклый торган парабен кушылмасы булуы ошамый. Шуңа күрә мөслимә булмаганнарның да бу компонентлар салынмаган косметика сайлавына аптырыйсы түгел, ди Алия ханым.
Бүген хәләл косметика базарына Европа илләре дә тартыла башлады. Әйтик, Голландиянең бер фирмасы Sahfee Care линиясендә хәләл бизәнү чаралары эшләүгә кереште. Аның товары Нидерландның Гаага шәһәрендә урнашкан Хәләл сертификациясе үзәге тарафыннан расланган. Ә менә L'Oreal һәм Unilever кебек косметика гигантлары әлегә андый төр товар җитештерергә ашыкмый.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|