поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.05.2012 Дин

Сабырлык ул – Аллаһы тәгалә биргән зур нигъмәт

Адәм баласы дөньяга рәхәт тормыш өчен генә килми. Язмыш аны төрлечә сынап тора: кемдер чирли, кемдер баласын югалта, кемдер эшсезлектән тилмерә, кемдер бер сынык икмәккә дә мохтаҗ... Әмма Аллаһы Тәгаләнең әлеге сынавын бөтен кеше дә бертөсле кабул итми. Араларында, сынауларга бирешеп, эчүгә сабышучылар да, үзенә кул салучылар да очрый. Ә икенчеләр, Аллаһының тәкъдиренә буйсынып, аны түземле һәм сабыр гына үткәрергә тырыша.

Тормышта синең белән нинди генә хәл була калса да, сабыр канатларын сындырмыйча, алга таба яшәргә үзеңдә көч табар өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу хакта без «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт БАКИРОВтан сорадык.

 

– Бу дөньяда безнең белән нинди генә хәл булса да, сөенечме ул, кайгымы, аларның һәркайсы безне сынар өчен бирелгән. Шуның белән без бу фани дөньяда имтихан тотабыз. Мондый вакытта иң беренче чиратта Аллаһыны искә төшереп, аның ризалыгын уйлап, шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр итә белергә тиешбез. Сабырлык үрнәге булып, беренче чиратта, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең язмышы тора. Аллаһы Тәгалә аңа нинди генә сынаулар җибәрсә дә, ул аларны күтәрә белә, соңыннан исә Аллаһының рәхмәтенә ирешә.

Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Бу тормышта кайгы-хәсрәтсез генә яшәп булмый. Берәр хәл булып аның өчен кайгырып, бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Шуңа да без тәкъдиребезгә Аллаһы Тәгалә язганны күрми китмәячәгебезне аңларга һәм аларны сабырлык белән үткәрергә тиешбез.

Сабырлыкны икенче төрле атның йөгәне итеп күз алдына китерергә була. Атның йөгәне булмыйча, без аны камчылап җибәрсәк, ул әллә кая чабып китә, тыңламый, вата-җимерә. Ә йөгәне булса, аны кирәк вакытта туктатабыз, кирәк икән алга әйдибез, барудан тыеп тора алабыз. Сабырлыкны да Аллаһы Тәгалә үз-үзебезне тыеп торыр өчен биргән.

– Аллаһы Тәгаләгә, ни өчен миңа теге яки бу авыруны бирдең, дип әйтү гөнаһмы?

– Бу гөнаһ сүз. Аллаһ барысын да белеп бирә. Ул, кеше күтәрә алмастай авырлыкны бирмәм, дигән. Күргән кайгы-хәсрәтләребезнең әҗер-савабын бу дөньяда да, ахирәттә дә күрәчәкбез. Шундый риваять бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә эпилепсия белән авырый торган бер хатын килгән. Ул, и Аллаһы Тәгалә илчесе! Намаз укыйм, ураза тотам, корбан чалам, ни өчен Аллаһы миңа шул авыруны бирде соң, дип зарлана. Миңа шифа бирсенгә минем өчен дога кыл әле, син дога кылсаң, Аллаһ аны кабул итә, дип ялвара. Пәйгамбәр (с.г.в.) моңа әйтә: «Мин синең өчен дога кылам, Аллаһ аны кабул итә. Аның рәхмәте белән тереләчәксең, ләкин шунысы бар: Аллаһының шушы сынавына түзсәң, Ул сине җәннәткә кертә, – ди. – Син авыруыңа риза булып, җәннәткә керәчәксең, ә менә авырудан шифа алып җәннәткә керүең икеле». Хатын бу сүзләрдән соң Аллаһ биргән шушы нигъмәтне, ягъни авыруымны кабул итеп, ахырдан җәннәткә керермен, дигән нәтиҗәгә килә. Аның авыру өянәге кузгалганда итәге ачылып китеп, гаурәт җирләре күренә торган була. Шуңа да Пәйгамбәр аның өчен, Раббым, гаурәт җирләре ачылмасын иде, дип дога кыла. Шулай итеп ул дога да кыла, җәннәткә керү юлын да күрсәтә.

– Бәла-казага юлыкканда, авыру килгәндә нишләргә?

– Аллаһыга дога кылырга кирәк. Аны үз телеңдә җиткерсәң, дөресрәк тә, чөнки нәрсә сораганыңны аңлап сорыйсың. Иң элек тәһарәт алып, кыйблага карап, кулларыбызны күтәргән хәлдә Аллаһыга рәхмәт әйтергә, аның биргән нигъмәтләренә шөкер итәргә кирәк. Авыру килгәнче, син сәламәт булгансың, бәла-казага юлыкканчы, тормышың түгәрәк булган. Менә шулар өчен Раббыбызга рәхмәтләребезне җиткерергә тиешбез. Аннары Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтәбез. Белеп һәм белмичә кылган хаталарымны гафу ит. Иншалла, аларны кабатламаска тырышырмын, дип, Аллаһыдан гөнаһларыбыз өчен гафу үтенәбез. Шуларны әйткәннән соң, үзебез нәрсәгә мохтаҗ, шуны сорыйбыз.

– Аллаһы Тәгалә тәкъдиренә яки әмеренә сабыр булып яшәүдән кала тагын нәрсәләргә сабыр итәргә тиешбез?

– Сабырлыкның икенче төре – гөнаһлардан тыелу өчен сабырлык. Аракы эчү, зина кылу, гайбәт сөйләү кебек гөнаһ төрләрен беләбез. Аларын санап үтәргә дә кирәкми. Алардан кала тагын бер гөнаһ – ширек китерү, ягъни Аллаһыдан башка кемгә дә булса гыйбадәт кылу. Яшьләр арасында хәзер гламур тормыш дигән сүз модада. Алар матур тормышка омтыла. Аларга машинаның кыйммәтлесе кирәк, киемнең модалысын аласы килә. Аллаһы Тәгалә турында онытып, гламур тормышка омтылалар. Гыйлем алу өчен дә сабырлык кирәк. Дөнья куып газета белән танышырга, китап укырга сабырлык җитми. Матди байлыкка гына кызыгабыз. Әмма без аны үзебез белән алып китә алмыйбыз. Ә гыйлем үзебездә кала. Ул акча кебек кимеми. Үз өстеңдә эшләсәң, артып кына тора. Һәр нәрсәгә сабыр һәм түзем булып яшәргә өйрәнсәк, Аллаһыбыз безне ярдәменнән ташламас. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»