поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.05.2012 Мәдәният

Күктән пилмән явамы?

Үткән ел ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрына 120 миллион сум грант бирүе шактый сүз чыгарган иде. Быел мондый бүләк Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрына «күктән төште». 120 генә дә түгел, 124 миллион сум! «Бу – театрның еллык бюджетының өчтән бере. Грант спектакльләр куярга тотылачак, ягъни спектакльне чыгаручыларга күбрәк түләнәчәк», – диде театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов «Бизнес-онлайн» электрон газетасына. Опера театрының кордебалет артисты 25 мең сум, оркестрантлар 40 мең сум хезмәт хакы алса да, Зур театр артистларыннан 2,5 тапкыр азрак ди әле.

Болары Президентның бер тапкыр бирелә торган зур гранты булса, әле аның ел саен бирелә торганы да бар.

Белешмә: Республиканың театр, музыка, хореография сәнгате һәм кинематография буенча әйдәп баручы коллективларының аеруча әһәмиятле иҗади проектларына дәүләт ярдәмен арттыру йөзеннән, Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 нче маддәсе, Татарстан Республикасының «Мәдәният турындагы» Законының 28 (2) маддәсе нигезендә, ТР Президентының Указы белән (№ УП-168, 2007 ел, 2 апрель) Татарстан Республикасы Президентының мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә җиде гранты гамәлгә куелды. Грантлар ел саен бирелә. Грант алучылар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан раслана.

Грантлар 2007 елдан бирле гамәлгә кертелгән, әмма ул турыда, гадәттә, алучы да, бирүче дә мактанып йөрми, шуңа күрә бу хакта мәгълүмат аз. Сәдака биргән кебегрәк килеп чыга түгелме соң: кешегә күрсәтеп, шау-шу кубарып бирелми, ягъни мәсәлән. Театрлар һәм сәнгать коллективлары грантларны куллану буенча чиновникларга тулы отчет бирәләр бирүен… Кыскасы, мәгълүмат сер дә түгел, әмма сайтка эленә торган хәбәр дә түгел. Хәер, Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский теге зур грант хисабыннан оркестрга нинди кыйммәтле уен кораллары кайтартылуы турында телевидениедән сөйләштергәләде. Афәрин! Димәк, безнең салымнарыбыздан бүленгән грант файдалы эш өчен киткән дип уйлап, тынычланыйк. Дөрес, әлеге дә баягы «Бизнес-онлайн» электрон газетасында ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: «Сладковскийның планы бар, ул аны үти. Шулай да, мөгаен, без ул планны киңәйтү турында уйларбыз. Андый акча өчен башкачарак план булуы мөмкин», – диде. Ел азагында Рәүфәл әфәндедән дә 124 миллион сум грант өчен хисап өмет итәбез. 124 нең дүртесе генә булса да милләт өчен эшләсә, и куаныр идек.

Быел ТР Президентының 2012 елның 12 мартында имзаланган указы нигезендә, җиде коллективка җәмгысе 72 миллион 207 мең 200 сум акча каралган.

Менә алар – бүләккә лаеклылар:

1. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры;

2. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры;

3. В.И.Качалов исемендәге зур рус дәүләт академия драма театры;

4. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле;

5. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе;

6. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры;

7. «Татаркино» дәүләт учреждениесе.

(Коллективларның исемлеге Указда күрсәтелгән тәртиптә бирелде – Р.М.).

Билгеләнгән сумманы җиде коллективка дөрес итеп бүлү вазифасы ТР Министрлар Кабинетына йөкләнгән. Бүлү дигәннән, татар әкиятендә каз бүлгән агай искә төшә: сиңа – башы, хатыныңа – муены, улларыңа – аяклары дигәнме әле? Ә акча болайрак бүленгән: Операга 30 миллион; Дәүләт ансамбленә 4 миллион 240 мең сум; Филармониягә 8 миллион 300 мең сум…

– «Татарча» итеп әйткәндә, безгә ул акча «чәп» итәргә дә җитми, – ди Филармония директоры Кадим Нуруллин. – Без бит аны биш коллективка бүләбез. Әйтик, Шутиков оркестрында 16 кеше. Грант акчасына аларга икешәр комплект костюм тектерергә мөмкин. Яки башкалага Хворостовский кебек артистны чакыртып була. Ә инструментлар ала башласаң… мәсәлән, бер «Юпитер» баяны гына да 600-700 мең сум тора. Әле коммуналь түләүләр бурыч булып өстебезгә эленгән.

Дәүләт ансамбленә килгәндә, «Иш янына куш булсын», дигәндәй, алар бу акчаның шактый өлешен хезмәт хакы итеп түли.

Камал театрына тигән сумма 6 миллионнан бераз артыграк. Качаловлыларга, гадәттә, Камаллылар белән тигез итеп бүләләр. Дөрес, биналарын төзекләндерергә дип, Президент аларга көз көне 100 миллион сум бүлеп биргән иде. Билгеле инде, ремонтка ул гына җитмәячәк, шуңа да ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин театрны «Культура России» федераль программасына кертергә өметләнә.

«Грант акчасы квартал саен өлешләп күчә, ул хезмәт хакына, спектакльләр чыгаруга тотыла. Әмма акчаны республикадан гына көтеп яту килешми дип уйлыйм. Төрле юлларын табарга мөмкин. Без проектларыбыз өчен төрле грантларга заявкалар җибәреп торабыз – китереп биргәнне көтеп ятмыйбыз. Заявка киткәч тә һәрдаим шалтыратып: «Бирегез инде! Нишләп бирмисез?» – дип, барлыгыңны искә төшереп торырга кирәк», – ди Камал театры директоры вазифаларын башкаручы Илфир Якупов. Әлеге «искә төшереп торуларның» нәтиҗәсе күз алдында: «Культура России» федераль-максатчан программасы буенча Г.Камал театры ике грантка ия булган. Берсе – төрки халыкларның «Нәүрүз» театр форумы, икенчесе – В.Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия Дәүләт академия театры белән гастрольләр алмашу проекты. Форум 6 миллион 400 мең сумга бәяләнеп, 400 мең сум грант вәгъдә ителә. Гастрольләр сметасының яртысын – 900 мең сумын федераль бюджет күтәрәчәк. Гастрольләр-форумнар өчен зур акча булмаса да, «акмаса да, тама торсын» дигәндәй, күктән пилмән яуганны көтсәң, анысы да эләкмәскә мөмкин. Афәрин, Камаллылар!

Белешмә: Быел «Культура России» федераль-максатчан программасы (2012 – 2018 еллар) кысаларында, финанс ярдәме күрсәтеләсе объектлар исемлеге 1408 пункттан тора һәм ул 21 758 520 000 сум акчаны Россия төбәкләренә таратачак. Акчаның кварталларга бүлгәләнмичә «оеш» килеп төшүе дә яхшы.

Исемлекне кызыксынып карап чыктым: Татарстаннан тагын унлап проект төрле бәядәге грантларга ия булган. Ягъни, республикага бу программа кысаларында җәмгысы 55 миллион сум чамасы акча киләчәк. Исемлектә музыка уен коралларын яңартырга өметләнгән Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе дә (700 мең сум), мәдәни мирас буларак реставрацияләнәчәк Яңа Бистә мәчете дә (10 млн. сум), «Этномириада» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы (300 мең сум) да бар. Иң зур сумма – 40 миллион сум Зөя утравына юл алачак – тарихи мирасны торгызырга! Исемлектә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының фондларны саклау объектларына янгын сүндерү автомат системасын кую да бар. Әлеге хезмәт өчен 400 мең сум акча каралган.

Мәдәният-сәнгать өлкәсенә караган тагын бер төр грантларны күздән кичерик. Анысын РФ Президенты шәхси проектларга өләшә. Әлеге грантлар конкурс нәтиҗәләре буенча бирелә. 2012 елның 20 мартында РФ Президенты Дмитрий Медведевның «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия булган иҗади проектларга ярдәм йөзеннән грантлар бирү турында» карары чыкты. 2011 елда үткәрелгән конкурста җиңеп, грантка лаек булучылар арасында бер татарстанлы да бар. Ул – Байгилдиев Н.Ә., «Болгар мирасы» («Наследие Булгар») Казан продюсерлык үзәге директоры. Грант композитор Рөстәм Яхинның «На душе весна» исемле фортепиано һәм скрипка өчен пьесалар җыентыгын әзерләү һәм чыгару проектын тормышка ашыру өчен бирелә диелгән. Үзәкнең сайтыннан күренгәнчә, алар Рөстәм Яхин әсәрләренең ноталарын чыгару хокукына ия бердәнбер оешма. Әлеге китапның 13 җыр һәм романс кертелгән 76 битле 1 нче бүлеге чыгарылган дип хәбәр итә сайт. Үзәк аның бер данәсен 285 сумнан сата (100 не алсагыз – 255 сум ди). Билгеле булганча, бу грантны алган оешма проект җимешен бушлай таратырга тиеш. Димәк, быел бәхетлеләр әлеге җыентыкка ия булачаклар дип уйларга җирлек бар.

Берничә ел элек Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия Федерациясенең халыклар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән коллективлар өчен бирелә торган шушы грантны откан иде. Ансамбль «Президент гранты»на мультимедиа проекты әзерләп, «Хәзинә» дип аталган ике дисктан торган комплектны татарлар күпләп яшәгән өлкәләргә бушка таратты.

Чарасына кереп, максат куеп эзләсәң, Интернет киңлекләрендә тагын әллә нинди грантлар табарга мөмкин. Хәер, вазгыятьне күзалларга шунысы да җитә. Грантларның максаты чыннан да изге: алар ниндидер конкрет иҗади проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Тик кайчакта ул дәүләти коллективларга акчаны төрле кесәләрдән алып бирүгә кайтып кала түгелме соң? Исеме заманча – грант. Җисеме, гафу итегез, сәдака өләшү кебегрәк. Ә сәдаканы мескеннәргә бирәләр. Безнең илдә түрәләр ялынып-ялварып, түбәнсенеп сорап алганны ярата. Сорый белсәң, биргәлиләр тагын. Кайчакта…

Инде тәңкәнең икенче ягына күз салыйк. Уен кагыйдәләре шулайрак итеп тәгаенланган икән, грантлар эзләү – театр директорларының «намус эше», «изге вазифасы». Югыйсә, безнең кайбер коллективларның директорлары бюджеттан килгән тиеннәрне бүлеп утырудан уза алмый башладылар. Ә бит артыңны җылы кәнәфидән күтәреп, азрак тирә-ягыңа караштыргаласаң, баш миен бераз эшләтеп җибәреп, кызыграк проектлар тәкъдим итә алсаң… күктән пилмән үк яумаса да, нидер табарга була. Бездә андый җитәкче үрнәге бар иде… Күбрәк булсын иде дә бит…

Азактан: Республика җитәкчелеге милли коллективларга күбрәк игътибар итсә иде дим. Аларга акча ташламалы шартларда бирелергә тиеш димим. Аллам сакласын! Шартларны җиңеләйтеп, сыйфатны төшерергә ярамый. Әмма коллективларны булдыклы менеджер-директорлар белән тәэмин итү проблемасы бар, һәм бу инде кичектергесез мәсьәлә. 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»