поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.05.2012 Милләт

Саботаж?

"Казан" халыкара аэропорты Татарстан Министрлар Кабинетының, элмә такталарында татар телендәге язуларны төзәтергә, дигән йөкләмәсен колагына да элмәгән. (Бу хакта без "Ватаным Татарстан" газетасының 20 апрель санында язган идек). Башкаланың төп һава капкасы кунакларны надан хаталар күр­сәтеп каршы алуын дәвам итә. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, аларны якын арада төзәтергә җыенмыйлар да.

"Төзәтмибез, акча юк"

Татар телендәге белдерү такталарында хаталар җибәргән "Казан" халыкара аэропорты тәрҗемә мәсьәләсе буенча заманында Г.Ибраһимов институтына мөрә­җәгать иткән булган. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында татар телен­дәге белдерүләрдә хаталар "оялаган". Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Министрлар Кабинеты да әлеге проблемага игътибарын юнәлткән иде. Республиканың телләр турындагы законын тормышка ашыру советының 18 апрельдә узган утырышында Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына әлеге хаталарны бер ай эчендә төзәтергә йөкләмә бирелде. Тик бүген инде 25 май, ә хаталы элмә такталар үз урыннарында кала бирә. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, алар әлеге йөкләмә белән таныш. "Документларда безнең министрлыкка "3 телдә мәгълү­мати хезмәт күрсәтүне булдырырга" әмер бирелгән. Хаталарны төзәтү хакында исә анда бер сүз дә юк. Үзегез күргәнегезчә, элмә такталарда мәгълүмат рус, татар һәм инглиз телендә бирелә. Димәк, минис­трлык бернинди кагыйдәне дә бозмаган", – дип аңлата минис­трлыкның матбугат белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Клевлеева. Без бармак төртеп күрсәткән хаталарны исә аэропортта ремонт эшләре тәмамлангач кына төзәтә­чәкләр. Элмә такталарның яңа, дөрес вариантына да заказ бирелгән инде. Тик аларны хәзер яңар­ту, ә төзекләндерүдән соң кабат алмаштыру күбрәк чыгымнар таләп итә. Күрәсең, бу мәсьәләдә акча мөһимрәк. Ярар, Универсиада җиткәнен көтик. Кунаклар өчен бездә нәрсә генә эшләнми бит. Ә үзебезгә болай да ярап тора.

Хаталарга ау сезоны

Түрәләрнең мондый битарафлыгын яшьләр төзәтергә алынмакчы. Шушы көннәрдә Татарстанда "Татарча – хатасыз!" акциясе башланып китте. Әлеге чара – "Үзебез" яшьләр хәрәкәтенең "татар телле" мәгълүматларда җибәрелгән хаталар белән көрәшүнең яңа ысулы. Катнашучылардан татар телендә хата җибәрелгән элмә такта, белдерү, реклама такталары, мәгъ­лүмати стендлар һәм башкаларны фотога төшерү сорала. Аннары барлык мондый материалларны uslugi.tatar.ru сайтының "Халык контроле" бүлегендә урнаштырырга кирәк. Татарстан Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева әйтүенчә, алар порталның әлеге хезмәтенә зур өметләр баглый. "Хөкүмәт сайтында һәр хата өчен җаваплы кеше билгеләнәчәк", – ди ул. Оештыручылар әйтүенчә, хаталы элмә такталарны трассада да, Чаллы, Түбән Кама, Алабугада да очратырга туры килә. Беренче нәтиҗәләрне июнь аенда ясый башлаячаклар. Ә менә чараның кайчан тәмамланачагы әлегә билгесез. Оештыручылар: "Бар Татарстанны "төзәтеп" бетермичә туктамаячакбыз", – дип шаярта.

Болай булгач, әлеге чара шактый дәвамлы булырга охшаган. Татарстанда рус теленнән татар теленә тәрҗемә өчен җавап бирә торган махсус идарә (оешма) булмаганда бигрәк тә. Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять булдыру һәм үстерү бүлеге башлыгы Азат Могыйнов әйтүенчә, теге яки бу министрлыкны тәрҗемә проблемаларын хәл итү өчен җаваплы итеп билгеләү хакындагы хокукый акт эшләнә башлаган анысы. Август айларында Тәрҗемә, лингвистика һәм экспертиза оешмасы да төзелергә мөмкин. Моңа кадәр исә тәрҗемә мәсьәләсенә кагылган бар сораулар белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә. Институтның моңа рәсми хокукы булмавы әллә ни зур роль уйнамый, күрәсең. 


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 93-94 | 25.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»