поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.05.2012 Җәмгыять

Ата каздан кем курка?

Курку хисе беркемне дә урап узмый. Менә син дә кемнән дә булса куркасыңдыр, кадерле укучы. Кемдер караңгыдан курка (әлеге курку балачак белән бәйледер), кемдер бәбкәләрен саклаудан ысылдап килүче ата каздан, кемдер биеклектән, кемдер судан... Иң кызыгы шунда – кайбер курку халәте безне гомер буе да озата бара. Мисалга, гомерләре буе самолетка утырмый, барасы җиренә меңәр чакрым булса да, поезд белән баручылар шактый. Андыйлар безнең арада да, йолдызлар арасында да шактый. Җырчыларыбыз кемнән яисә нәрсәдән курка да, бу куркулары кайчаннан бирле килә икән? Әйдәгез, үзләреннән сорыйк әле.

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев якыннарын югалтудан курка (әлеге фобия социофобиягә керә):

– Дөньяның бөтен яме – туганнарың, якыннарың белән аралашып яшәү. Калган бер нәрсәдән дә фобия дәрәҗәсендә үк курыкмасам да, әлеге фактор мине куркыта. Дөм караңгыдан да һәркем шүрлидер, дип уйлыйм. Самолеттан да, әллә нинди бөҗәкләрдән дә курку хисе юк.

Уфада яшәп иҗат итүче җырчы Дамира Сәетова зираттан курка икән (фәнни телдә койметрофобия):

– Караңгы түгел, эңгер-меңгердә дә зиратка керергә куркам. Янымда кеше булу-булмаудан да тормый. Тән куырыла башлый. Караңгыда да урамда йөрмәс идем. Монысы инде балачактан ук килә.

Скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова нидән курка соң? Баксаң, анда энтомофобия икән.

– Үрмәкүч, кыргаяктан... Фу-у-у... Күз алдыма китерсәм дә, куркыныч. Калган нәрсәләрдән курыкмыйм бугай. Әле менә балык пешереп ятышым. Тере балык алып кайткан идек, улым Булат аның хәрәкәтләнеп ятуын күрүгә куырылып килде. Тере балыктан курка бала!

Илназ Баһ үзендә клаустрофобия икәнен әйтеп салды:

– Ябык җирдән куркам. Әлеге клаустрофобиям үземне белә башлаганнан бирле. Ябык лифтлар, тәбәнәк түшәмнәр, кысанлык тою рәхәтлек бирми.

Марсель Вәгыйзов биеклектән курка булып чыкты. Ул фобиянең исеме – акрофобия:

– Бик-бик кирәктә генә өйнең түбәсенә менә алам. Ә болай җирдән аерылу миндә киеренкелек тудыра. Әмма шулай булуга карамастан, самолетка утырырга курыкмыйм үзе. Бары тик анда кереп утыргач, аска карамыйм.

Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов:

– Нәрсәдән куркаммы? Ата каздан курыкмыйм үзе... Кемнән куркырга тиеш кеше? Аллаһы Тәгаләдән генә куркам мин. Ул ничек язган – шулай була. Үлемнән дә куркам дип әйтә алмыйм – мәгънәсез үлем генә язмасын.

Ринат Рәхмәтуллин:

– Мин судан куркам. Кечкенә чагымда минем белән йөзгән иптәш малай суда батып үлде. Шуннан бирле судан куркып калдым. Йөзә белсәм дә, артык тирәнгә кермим, суда шаярмыйм. Югары тизлектә йөрергә дә, үлемнән дә курыкмыйм. Трассада 180-200 километр тизлек белән йөрим. Самолет алсам, хет һавада гаишниклар тормас, штраф салмас иде...

Ләйсән Сөнәгатовада аквафобия белән клаустрофобия:

– Мин диңгездә йөзәргә һәм лифтта бикләнеп калудан куркам. Бүтән бер нәрсәдән дә курыкмыйм. Янымда ирем бар ич минем.

Наил Табанаковта танатофобия икән:

– Мин үлемнән куркам, – диде җырчы. – Үләсе килми бит бер дә! Балаларны кеше итәсе бар. Аннан соң теге дөньяга китсәң дә ярыйдыр. Калган курку юк шикелле.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхидә - аквафобия:

– Минем фобия – Ходай Тәгаләдән куркам. Аннан, кечкенә чакта батканым булганга, судан курку да калган. Диңгездә йөзәргә яратам үзе. Ә менә яныма Габделхәй абыегыз килеп, шаярта башласа, куркуга төшәм. Шуңа мин йөзгәндә иң яхшысы миңа якынлашмаска. Ә болай тормышта нәрсәдәндер шөлләп яшәмим. Мин җиңел яшәргә яратам. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»