поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.05.2012 Җәмгыять

Мәҗбүриләп караттыру

Хөкүмәт балалар белән әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга алынмакчы

Моннан соң өлкән яшьтәге ата-ананы тәрбия кылу мәҗбүрият булачак. Ягъни әхлакый яктан да, матди яктан да бар җаваплылык балалар өстенә төшәчәк.

 

Гаилә кодексына шул җәһәттән төзәтмәләр кертергә уйлап торалар. Рязань өлкәсе губернаторы Олег Ковалев әнә шундый инициатива белән чыкты һәм Премьер Дмитрий Медведевта яклау тапты, әмма ул үз чиратында бик сак эш итәргә тәкъдим итте. Мәсә­лән, бу идея шул килеш тормышка аша-нитә калса, балалар ата-аналар­ның бурычларын да капларга тиеш булып чыга. Ә безнең Гаилә кодексында, киресенчә, бурычлар мәсьәләсенә килгәндә, балалар ата-ана өчен, ата-ана балалары өчен җавап бирми, дип язылган.

 

Дөресен әйтергә кирәк, салкын акыл белән эш ит­кәндә бу гамәл дөрес кебек тоелса да, әлеге сүзләрдән тән чемердәп китә. Балаларын күз алмасыдай багып үстергән ата-аналарны тәрбия­­ләү өчен дә закон ки­рәкме икәнни ул? Тик нишлисең? Иксез-чиксез дөнья шул бу! Төрле хәлләрне искә төшерсәң, чыннан да, килешмичә дә булмый. Үткән көннәрне бармак белән санап, картлар йортында ятучы әби-бабайлар арасында да ул-кызларын көтеп ятучылар бихисап бит. Күбесенең балалары нәкъ менә югары урыннарда эшли, дөнья куа, әти-әниләрен карарга вакытлары да, теләкләре дә юк. Ә икенче яктан караганда, эшсезлек, эчүчелек, наркомания хакимлек иткән илебездә әти-әниләренең, әби-бабайла­рының пенсиясенә генә карап ятучылар күпме?

 

Ә ни өчен бу мәсьәләне нәкъ менә бүген күтәрергә булганнар соң әле? Әлеге дә баягы һаман шул бер балык башы – пенсия өләшергә акча җитми. Статистика мәгъ­лүматларына карасаң, алга киткән илләр белән чагыштырганда Россиядә гомер озынлыгы шактый кимрәк булса да, без зур тизлек бе­лән “картаябыз”. Узган га­сырның 90 нчы еллар уртасыннан алып, 60 яшьтән дә өлкәнрәкләр биш ел саен бер миллионга артып бара икән. Ә 2011 елда бөтенләй рекорд куелган: пенсия яшендәге халыкның саны 40 миллионнан да артып киткән, ягъни бу илебездә яшәүче өч кешенең берсе пенсионер дигән сүз. Димәк, ике эшләүче кешенең пенсия фондына күчерелгән акчасы бер пенсионерны тәэмин итәргә тиеш булып чыга. Бүген, тормыш итү өчен пенсия акчасы җитәме-юкмы, дигән сорауга җавап эзләү мәгънәсезлек кенә булыр иде. Дөрес, җитәкчеләребез вакыт-вакыт “сөендереп” куя үзе. Мә­сәлән, рәсми мәгъ­лү­матларга ышансаң, 1 ап­рельдә үткә­релгән соңгы индексациядән соң хезмәт пенсиясенең уртача күләме – 9,8 мең, ә социаль пенсиянеке 5,8 мең сум тәшкил итә икән. Азын бик аз инде. Әмма акмаса да тама бит әле. Ә бит фондның бөлгенлеккә чыгуы турында сүзләр күптән йөри. Шунлыктан киләчәктә мондый артуларның туктап куюы да бар.

 

Менә шуңа күрә дә хө­күмәт бөтен җавап­лылыкны балалар өстенә аударып, алдан чабатасын кияргә уйлап тора, күрәсең. Ә бәлки Кытайдан үрнәк алмакчыдыр. Бу илдә, нигездә, карт-карчыкларны пенсия белән тәэмин итмиләр. Өлкән ке­ше­ләрнең хокукларын яклау турындагы КХР законында нәкъ шулай язылган да: өлкән яшьтәге кешеләрне матди яктан гаиләләре тәэмин итәргә тиеш, диелгән. Дөрес, теге яки бу сылтама белән пенсия алучылар да бар. Әмма бу бәхет бары тик шәһәрдә яшәүчеләрнең кайберләренә генә тия. Авыл җирендә бу хакта хәтта уй­лаучы да юк икән. Безнең белгечләр арасында да Кытай принцибына якынлашыр­га теләүчеләр бар, ягъни билгеле бер минимумны хөкүмәт түли дә, калганы – балалардан.

 

Әмма шул ук вакытта адвокат Владимир Голубев әйтүенчә, Гаилә кодексында, балалар битараф булган оч­ракта, аларны ата-аналарын тәрбияләргә мәҗбүриләү эше күптән каралган икән инде. Анда шулай дип язылган да: эшкә яраклы балигъ булган балалар ярдәмгә мохтаҗ ата-анасын тәрбия­ләргә тиеш. Әгәр дә ата-ана разый түгел икән, алимент түләүне таләп итеп, балаларын судка бирә ала. Әмма бездә мондый очраклар юк диярлек. Тик ата-ана гадәттә мондый хәлне кеше күзеннән яшерергә тырыша. Шул уңайдан бер хикәят искә төште. Берәү әтисен, инде вакыт җиткәндер дип, үлем тавына алып киткән. Юл үргә менә. Көн бик кызу. Әтисе улын бик жәлләгән дә: “И, улым, авыртмыймы кулың?”– дип сорый икән. Шулай да ата-ана хакын саклап, ярдәм итүнең бер юлы бар: социаль хезмәткәрләр бик авыр хәлдә яшәгән кешеләрне күреп, бу мәгълүматны хәтта прокурорга кадәр җиткерә ала. Шулай булгач, бер яктан караганда яңа төзәтмәләр кертүнең әллә ни мәгънәсе дә юк кебек. Тик иң мөһимен, акча мәсьәләсен хәл итәсе бар шул әле. Монысын шуңа әзерлек дип аңласак кына инде. Шунысы анык: әгәр дә бу яңалык чиле-пешле килеш нәкъ менә бүген кертелсә, пенсионерларның күбесе упкын кырыенда калып, гаиләләрдә низаглар шактый артачак.


Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 92 | 23.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»