|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2012 Мәгариф
Татар теле дип, кабат беренче сыйныфкаШәле авылына урнашкан чегән гаиләсе балаларын татарча укытырга карар кылган Питрәч районының Шәле авылында төпләнгән чегән Николай Болтушов гаиләсе, татар телен өйрәнсеннәр дип, балаларының мәктәп программасын яңабаштан үзләштерүләрен тели. Шуның өчен беренче һәм икенче сыйныфны тәмамлаучы улы Давид белән кызы Джульетта һәм 7 яше тулган Фәрит (өченче баласына татар исеме кушылган) өчәүләшеп беренче сыйныфка барачаклар.
Яңа уку елы башлангач кына Шәле авылына урнашкан Болтушовлар гаиләсе биредәге мәктәптә русча белем бирәләр дип уйлаган. Татар телен аңламагач, алар өчен әлеге уку елы нәти-җәсез үткән. "Мин бернәрсә дә аңламыйм. Казанда рәхәт иде. Монда бары рус телен генә яратып укыйм", – ди 8 яшьлек Давид. Джульетта белән дә шундый ук хәл. Әмма ул сәламләү ише кайбер сүзләрне белә инде. Мәктәптә алар "телсез" утыралар да, өйләренә кайткач, Николайның абыйсы балалары белән аралашалар. Ата кеше аларны җәен мәктәп яны лагерена да бирмәкче була. Бәлкем, аз-маз булса да, татарча сукалый башларлар. "Татарстанда яшәгәч, алар татар телен белергә тиеш", – ди Николай. Балалар, чыннан да, татар телен өйрәнергә тели. Сыйныфташлары белән дә уртак телдә сөйләшәселәре килә. Тик әлегә тел мәсьәләсе генә комачаулый. Гаилә башлыклары Шәледә йорт җиткезгән, үзләре Казанга барып эшли. Авыл халкы аларны бик җылы кабул иткән. Болтушовларның балаларын шушы мәктәптә укытасы килә. Аларга исә 7 чакрым ераклыктагы рус телендә белем бирә торган Колай мәктәбенә барырга тәкъдим итәләр. "Анда барасы килми. Монда күңел тынычрак. Автобус һәрвакытта да йөрмәскә мөмкин бит", – ди чегән ата. Шәле мәктәбендә калсалар, телгә өйрәнә алырлармы соң? Бүген анда 10 га якын төрле милләт баласы белем ала. Үзбәк малае Җәмшит тә, апасы Роза да авылга кайтканчы татарча бер авыз сүз дә белмәгән икән. "Татар теле миңа бик ошый. Тырышсаң, өйрәнергә була", – ди өченче сыйныф укучысы Җәмшит Атахунов. Апасы Роза бүген инде матур итеп татарча сөйләшә. "Бик хаталы яза иде, ничек кенә өйрәтермен, дип борчылган идем. Чөнки үзбәкләр "о" хәрефен бик күп куллана. Бүген инде Роза күп нәрсәгә төшенде", – ди татар теле һәм әдәбиятын укыткан директор Минзифа Хәсәнова. Чит милләт балаларында татар теленә ничек итеп кызыксыну уятырга мөмкин? "Сөйләшергә өйрәтмичә, кагыйдә ятлату – зур хата ул. Мин укучыларыма күргән-белгәннәрен сөйләргә, матурлыкны күрергә өйрәтәм. Төрле ел фасыллары турында инша язганда, кабатлаулардан качарга кушам. Әйтик, яз турында сөйләшкәндә, син язны кайдан күрдең, дип сорау бирәм. Ул гади итеп, үз белгәннәрен җиткерергә тиеш. Башта уйларга, аннан үз фикерен әйттерергә тырышам",– ди Минзифа Гыйльми кызы. Чегән ата балаларын Шәледә укытса-укытмаса да, аның балаларында татар теленә карата хөрмәт уятырга тырышуы зур әһәмияткә ия. Ә татарча белмәгән татар мондый адымга барырга риза булыр идеме икән?
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|