|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2012 Мәдәният
Әлмәт театрында Туфан мәктәбе эшли башладыӘлмәт драма театрында “Туфан мәктәбе” проектының беренче премьерасы булды. “Акбай һәм Сарык малае” әкиятен карарга шушы проектта катнашачак укучылар килгән иде. Сентябрьдә мәктәпләрдә укулар башлану белән әлеге укучылар театр артистларына сәхнә осталыклары дәресләренә йөри башлаячаклар. Алар кече театрлар оештырып, спектакльләр куялар. Театр сәхнәсендә декабрьдә балалар театры фестивале булыр дип көтелә. “Акбай һәм Сарык малае” әкияте Әлмәт театрында өченче тапкыр куела. Драматургның 75 яшьлек юбилеенда әлеге әкият өзегендә Бәрәнне яшь артистка Элмира Яһудина башкарды. Туфан ага аның уенын бик яратып караган иде һәм әкиятне сәхнәләштерү идеясе әнә шул вакытта туды. Театр репертуарын төзегәндә балалар спектакьләренә зур игътибар бирелә, чөнки бу спектакльләр театрга акча эшләүчеләр. Шунысы куанычлы, “Акбай һәм Сарык малае” әкиятенең куелышы өчен акча кызганылмаган. Костюмнар, декорация, музыка, бию-хәрәкәт спектакльдә бик мулдан һәм яхшы эшләнелгән, ул миңа кайвакыт спектакльнең фикерен күмеп тә китә кебек. Җыр-биюле, музыка, хәрәкәт, төсләргә бай әлеге заманча спектакльне замана баласын театрга тарту максаты булып та тора. Үз теленнән кимсенеп Бүре телен өйрәнергә теләгән Бәрән хакындагы “Акбай һәм Сарык малае” әкият булса да, тел, милләт, үз горурлыгың хакындагы бик җитди спектакль. Хәйлә юлына баскан Тәмлетамактан алданып Бәрәннең Бүреләр авызына барып эләгүе бик табигый. Сарык ханым һәрвакыт үзен һәм бәрәнен кимсетә, үзләрен надан, мескенгә саный. Бәрәне шунлыктан дорфа, мактанчык булып үсә, беренче ялганчының капканына барып эләгә. Ишек алдындагы Кәҗә бәтие, Бозау, Бәрәнне үз янына җыеп укытучы, көчлеләрдән яклаучы, ялганчылардан саклаучы акыллы остазлары Акбай абый яши. Хәтта Бүре дә аның белән хисаплаша, аңгыра Бәрәнне үзе кире йортына китереп бирә. Бүре белән Эт тә уртак фикергә килә алганнар, бер-берсен аңлап, санлашып яшиләр. Әкият балалар өчен язылса да, әнә шундый бик җитди дә. Спектакльне Уфа шәһәреннән режиссер Гүзәл Акбердина, рәссам Нурия Габидуллина, хореограф Ярослав Францев, композитор Клим Буянов эшләде. Әкият “Туфан мәктәбе”нең беренче эше булды, проект барышында театр сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган әкиятләре сәхнәләштереләчәк. “Туфан мәктәбе” проекты эшендә драматург Туфан ага үзе дә катнашыр дип уйлаган идек, хәзер башкарылачак эшләрне аның якты истәлегенә багышлыйбыз.
1 2 3
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|