поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.05.2012 Мәгариф

Ата-аналар министрлыкны судка бирде

Узган атнада Казанның Вахитов районы судында Татарстанда моңарчы тикшерелмәгән шикаять каралды - 90 нчы гимназиянең 2 нче сыйныфында укучы дүрт баланың әти-әнисе дәреслекләр сатып алуга тотылган акчаларын кире кайтарырга тели.

Китап яхшы керем китерә

 

Ел саен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү өчен бюджеттан йөзләгән миллион сум акча ала. Хисап палатасы тикшерүләреннән күренгәнчә, заказның бер өлеше кулланучыга бик нык соңарып барып җитә. Моның сәбәпләре төрле - түрәләр үз вакытында килешү төземәгән, дәреслекләрне вакытында кайтартмаган... Өстәвенә, күп кенә укытучылар бушка бирелүче дәреслекләрдән канәгать түгел, шуңа күрә алар ата-аналарны яңача төзелгән уку әсбаплары һәм эш дәфтәрләре сатып алырга мәҗбүр итә.

 

- Узган елның язында оештырылган ата-аналар җыелышында быелгы уку елында балаларга мәктәп китапханәсендә каралмаган яңа уку әсбаплары кирәк булачагы турында кисәткәннәр иде. Ул әсбаплар бер уку елында файдалануга гына яраклы, чөнки балалар аларга язалар, кайбер битләрдәге рәсемнәрен кисеп алалар, - дип аңлата Екатерина Матвеева, аның 90 нчы гимназиядә аның ике улы белем ала. - Болардан тыш, безгә бушка бирелүче дәреслекләргә өстәмә рәвештә эш дәфтәрләре дә сатып алырга куштылар, чөнки алар бушка каралган комплектка керми янәсе. Кайбер ата-аналар әлеге әсбапларны җәй көннәрендә үк сатып алган. Әмма без дәреслекләр өчен акча түләргә теләмичә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Анда безнең гамәлләр дөрес, ә мәктәп дәреслекләре бушка бирелергә тиеш, дип әйттеләр. Эш шунда тукталып калды. Сентябрь җиткәч исә гимназия директоры баш күтәргән ата-аналарга яңа уку әсбаплары сатып алу турындагы карар ата-аналар комитетында кабул ителде, дип белдерде. Ә дәреслекләрне сатып алырга теләмәгән ата-аналарның балаларына исә, укучылар дәрестә яңа китаплардан рәсемнәр кисеп утырган арада, икенче төрле биремнәр үтәргә яисә ата-аналарга башка дәреслекләрнең күчермәләрен алырга туры киләчәк. Балаларының кимсенүеннән куркып, ата-аналар кирәкле китапларны сатып алды, әлбәттә. Ләкин дәреслекләргә киткән чыгымнарны дәүләттән кире кайтарырга кирәк дигән фикергә килеп, алар ТР Мәгариф һәм фән, Финанс министрлыкларын судка бирде.

 

Яңа дәреслекләргә тотылган чыгымнар зур булмаса да - гомумән алганда, 2 мең сум турында сүз бара, ата-аналар ярты юлда тукталып калмаска ниятли.

 

Дәреслектән гаеп эзләмәгез!

 

Шикаять Вахитов районы судында быел кышын карала башлады. Дүрт утырыштан соң 24 февральдә суд “шикаять бирүчеләр сатып алган уку әсбапларының Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2011-2012 елларга тәкъдим иткән федераль дәреслекләр исемлегенә кермәвен” сылтау итеп, шикаятьне канәгатьләндермәде. Әмма ата-аналар моның белән генә тынычланмыйча, кассация шикаяте белән мөрәҗәгать итте. Ул 10 майда тикшерелде.

 

Утырышта Татарстан Финанс министрлыгы вәкиле шикаять бирүчеләрнең таләпләре нигезсез булуын һәм республикада уку әсбапларына каралган акчаларның тиешле максатларда тотылуын әйтте. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле дә министрлыкның дәреслекләр белән тәэмин итүгә бәйле йөкләмәне тулысынча үтәвен белдерде.

 

- Дәреслекләрнең барысы да тиешле экспертиза үтә һәм профессорлар тарафыннан хуплана. Гимназия укытучылары һәм ата-аналар комитеты әлеге исемлектәге теге яки бу дәреслекне ни рәвешле яраксызга чыгара ала соң? - дип сорады министрлык вәкиле.

- Чыгара ала! - дип яклады үзенең укытучыларын 90 нчы гимназия директоры Гөлсинә Закирҗанова. - Без тестлар үткәрдек һәм анда яңа дәреслекләр буенча укыган балалар яхшырак нәтиҗәләр күрсәтте...

 

Мондый аңлатмага каршы министрлык вәкиле кимчелекне дәреслекләрдән түгел, ә укытучылардан эзләргә кушты. Шикаять бирүче ата-аналар да бу сүзләрне яклап чыкты. Судья туктатмаса, бәхәс бик озак дәвам иткән булыр иде әле...

 

Нәтиҗәдә, ата-аналар тагын оттырды: суд шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты һәм  судья карарын үз көчендә калдырды. Әмма гимназия әниләре моның белән генә тукталып калырга җыенмый. Суд карарын кулга алгач, алар янә шикаять бирәчәк.


Елена МЕЛЬНИК
Интертат.ру
№ | 21.05.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»