поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.10.2008 Аш-су

ӘБРИ ХӘБРИЕВ: “ИҢ ЯРАТKАНЫМ – БӘРӘҢГЕ”

“Татар радиосы” ди-джее Әбри Хәбриев бәрәңге кушып пешерелгән бөтен ризыкка да мөкиббән. Үзенең тәмлетамак булуын да яшермәде. Юмор кушып сөйләшергә ярата, шул ук вакытта төрле образларга да керергә мөмкин. “Кәеф яхшы икән, эштә әллә кемнәр булып сөйләшәм,” – дип елмая Әбри. Биектау районының Мүлмә авылы егетен һәр якшәмбе “Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Юмор-шоу” тапшыруында, сәхнәдә исерек монологында да күреп була.

– Әбри, кемгә охшап җор телле син?

 

– Шаянлык әтием Галимулладан бирелгәндер. Әнием Венера җитди кеше. Һөнәрләре буенча икесе дә укытучы. Күптән лаеклы ялда алар.

 

– Сез гаиләдә ничә бала?

 

– Берүзем. Әти-әнием мине кырык яшькә якынлашканда дөньяга тудырган.

 

– Кайларда белем алдың?

 

– Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия көллиятенең музыка бүлегендә укыдым. Хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының татар эстрадасы артистлары әзерләү бүлегенең IV курс студенты.

 

2005 елда укытучым Салават абый Фәтхетдинов 17 нче сезон концертына чыгыш ясарга чакырды. “Бүре” җыры алдыннан шул җәнлек турында монолог сөйләгән идем. Әлфинә Әзһәмова концертында исерек булып сәхнәгә чыктым. Шуннан “Барс-Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек башланды. 2006 елда әлеге компания юмористларга кастинг оештырды. Шәмси Закиров җитәкчелегендәге “Кыек шәүлә” эстрада миниатюралар театры исеменнән Рифат Зарипов белән чыгыш ясадык. Кастинг тәмамлангач, радионың директоры Амир Исламов ди-джей булып эшләп карарга чакырды.

 

Радиога канатланып бардым. Тәүге тапкыр ди-джей Булат Бәйрәмов белән эфирга чыктым. Бер атнадан эфирны үземә тапшырдылар. Өч сәгатьне көч-хәл белән уздырдым, каушап, ялгышып беттем. Соңыннан ияләштем.

 

– Ни өчен псевдоним алырга булдың?

 

– Чын исемем Данияр миңа ошамый. Үзе озын, үзе авыр. Әбри Хәбриевны оригинальрәк дип таптым. Бабамның исем-фамилиясеннән псевдоним барлыкка килде. Якыннарым, дуслар миңа Данияр дип дәшә.

 

– “Юмор-шоу”дагы образыңны каян уйлап таптың?

 

– “СТС” каналындагы Александр Пушной этәргеч булды. Аның чәче гел өскә күтәрелеп тора. Экранга алай чыгуым күпләргә ошамый, сакалыңны кыр, дип тә әйтәләр.

 

– Чәч дигәннән, нишләп үстерәсең?

 

– Кызык бит. Кызларга ошый (көлә).

 

– Хатының каршы түгелме?

 

– Юк.

 

– Әбри, тормыш авырлыклары алдында югалып калмаска да юмор ярдәм итәдер?

 

– Үз-үзеңә ышанып, барысы да яхшы булачак, дип оптимистларча яшәгәндә теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә мөмкин. Мин Кытай фәлсәфәсенә нигезләнеп бүгенге көн белән гомер итәм. Үткән көн – ул узган, югалган. Киләчәк әле килмәгән. Бүгенге көн ул бар. Кеше үз язмышын үзгәртә ала дигәнгә ышанам. Әгәр язмышта язылганча булуын теләмәсәң, аны ихтыяр көче ярдәмендә үзгәртергә була.

 

– Каян шулай ышанып әйтәсең?

 

– Үзем белән булган хәлне мисал итеп китерә алам. Мәктәптә укыганда бераз йомыграк идем. Бер күңелсез мизгелдән соң үзгәрдем. Кеше сүзенә карарга кирәкмәгәнлеген аңладым. Барыбер үзем теләгәнчә яшәячәкмен дигән фикергә килдем.

 

– Узган елның 7 июлендә гөрләтеп туй иттегез, гаилә тормышы ничек?

 

– Аллага шөкер, зарлану гөнаһ булыр. Хатыным Гөлчәчәк әниемнең туган ягы Балтач районы Куныр авылыннан. Миннән ике яшькә кече. Банкта кассир-контролер булып эшли. Аның әбисе әниемнең беренче укытучысы.

 

– Танышу ничек булды?

 

– 2005 елда Кунырга 8 март бәйрәменә кайттым. Буранлы, салкын көн иде. Кич клубка дискотекага чыктым. “Айфара” төркеменең “Ак каен” җырына Гөлчәчәкне биергә чакырдым. Шуннан озатып куйдым. Үптермәде. Ачуым чыкты да артыннан калмаска булдым. Ике ел очрашкач, өйләнешергә тәкъдим ясадым.

 

– Ул нинди холыклы?

 

– Күңеле әйбәт, бик акыллы кыз.

 

– Яраткан ирен нинди ашлар белән сыйлый?

 

– Әллә нинди катлаулы ризыкларга басым ясамыйм, гел бәрәңге пешерүен үтенәм.  Еш кына икәү рецептлар китабы карап утырабыз. Иртән ашый торган гадәтем юк. Чәй яки кофе эчеп, эшкә чыгып китәм. Сәгать ун-унберләрдә  тамак ача башлый. Ризыкны тәмләп ашау ошый. Тазарудан курыкмый тәүлекнең теләсә кайсы вакытында табын артына утыра алам. 

 

Кәбестәле аш, борщ, камыр ризыкларына исем китә. Редис, тозлы кыяр, кузгалак яратам. Авылда вакытта малайлар белән какы, кыр суганын тозга манып  ашаганыбыз хәтердә. Һәр ризыкка тәмләткеч кушылган булырга тиеш.

 

– Әбри Хәбриев ашарга пешерә беләме?

 

– Асылына төшенсәм, теләсә нинди ризыкны пешерә алам. Дөньяның атаклы шеф-поварлары ир-атлар. Алар азыкны җентекләбрәк әзерли дип саныйм.

 

– Ураза тотасыңмы?

 

– Юк. Киләчәктә, Алла боерса, тотармын дип уйлыйм. Дингә мөнәсәбәтем уңай, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам. Ипи валчыгын койма, Алла бабай башыңа суга, дип әби кечкенәдән өйрәтте. Сыныгыңны, бәхетеңне калдырма, дип тә әйтә иде. Хәзер дә шул кагыйдәне тотам. Ризыктан җирәнергә ярамый, яхшы азык беркайчан да сәламәтлеккә зыян салмый. Хәтта ризыкның исен иснәп кенә дә кеше үз тамагын туйдыра ала, ди галимнәр. 

 

– Тамак ачканда кафега тукталасыңмы?

 

– Миңа табигатьтә ашау ошый. Бик теләп шашлык әзерлим. Аның берничә рецептын беләм. Күп кеше майонез белән ясый. Беркөнне абый өйрәтте, иң тәмле шашлык – сарык итеннән. Моның өчен иткә тоз-борыч һәм катык салып болгатырга кирәк икән. Сарык кабыргасыннан да бик тәмле шашлык килеп чыга.

 

Әбри фантазиягә бай, бик хыялый кеше. Туйлар үткәрү белән мавыга, фотомонтаж белән шөгыльләнергә ярата. Соңгы вакытта кәгазьдән самолет ясый башлаган.

 


Эльмира СӘЛАХОВА
Тәмлетамак
№ 10 | октябрь 2008
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»