поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.05.2012 Җәмгыять

«Исән-сау бул, Разил!»

Туфан Миңнуллинны соңгы юлга озатканда күзләр халык арасыннан иң беренче Разил Вәлиевне эзләде. Гомер бакый иңгә-иң куеп эшләгән Разил белән Туфан дуслыгына бәйле ничәмә-ничә кызыклы вакыйга билгеле. Шуларның берничәсен Туфан абый Разил Вәлиевнең күптән түгел булып узган иҗат кичәсендә дә сөйләде. «Дәүләт Советы сессияләрендә озын-озак кызыксыз чыгышлар булса, мин, өлкән кеше буларак, бераз йокымсырап та киткәлим икән, – дип көлдерде Туфан абый ул кичне. – Шунда янда утырган Разил касыкка төртә: «Туфан абый, тилмермә, рәхәтләнеп, чишенеп ят»...

Разил абый исә 26 апрельдә Төрекмәнстанга киткән иде. 2 майда гомере өзелгән якын дустын озатырга кайтып җитү насыйп булмады аңа.

 – Төрекмәнстанда Татарстан көннәре узды, аннан Көньяк Африкага халыкара конференциягә очтым, – дип сөйли халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. – 2 майда иртән Фәрит Мөхәммәтшин шалтыратты, тавышы моңсу: «Туфанны югалттык», – ди. Мин бит инде Туфан абыйның капылт кына районнарга чыгып китә торган гадәтен беләм. Шуны күздә тотып: «Борчылмагыз, кайтыр ул, кайтыр», – дим. Фәрит Хәйруллович исә: «Бөтенләйгә югалттык шул, Разил, кайтмый торган җиргә китте», – ди. Мин моңа һичничек ышана алмадым – башка күсәк белән китереп суктылармыни. Аэропортка чыгып чаптым, ул көнне, ни кызганыч, Йоханнесбургтан Мәскәүгә рейслар юк. Конференциям конференция булмады. Көне буе танышларга, дусларга шалтыратып чыктым, телефонның акчасы беткәч кенә туктадым. Без бит утыз елдан артык һәр көнне диярлек бергә булдык. Һәр көнем Туфан абый белән башлана иде – иртән мин шалтыратам, кичен ул, дигәндәй. Ниндидер эш башлаганда минем Туфан абый киңәшеннән башка тотынганым да булмады кебек...

– Йөрәк дигәннәре Туфан абыйда башкаларга караганда мең ялкынга артыграк янды бугай.

–Тыштан һәрчак шау-гөр килеп, чабып-дулап йөргән кеше булса да, аның йөрәк хастасы, йөрәк хәлсезлеге бар иде. Баскычтан менгәндә дә кайчак туктап-туктап ала иде. Пышылдап сөйләшә белмәде, фикерен кешедән яшермәде. Мин аның үзенә дә, синең, Туфан абый, өеңнән чыкканыңны моннан ук белеп-ишетеп торам, дип шаярта идем. Бакыйлыкка күчәр алдыннан Нагорныйдагы бакчасында булган. Ун тавык алдым әле, дип, соңгы арада шуңа куанып йөри иде. Тавыкларга ул көнне кетәклек ясаган, такталар ташыган, бакчада эшләгән. Көндез йөрәге хәлсезләнеп ятып-ятып та алган.

– Утыз елдан артык тарихы булган дуслык ничек башланган иде, Разил абый?

– Танышуыбыз бик күптән булса да, дуслык җепләре мин Чаллыда Язучылар берлеген җитәкли башлаган елларга барып тоташа. 1981 елда Чаллыда аның иҗат кичәсен уздырдык. Менә шул кичәдән соң без аның белән якынаеп киттек тә. Туфан абый кешенең гел җаена гына тора торган холыклы түгел. Дусмы, дошманмы – ул һәрвакыт турысын ярып әйтә. Әмма шулай да утыз елдан артык вакыт эчендә безнең бер тапкыр да ямьсезләнешкәнебез булмады. Дәүләт Советында эшләгән вакытта да һәрдаим аңлашып эшләдек. Бу фикерне бу урында сиңа әйтү килешмәс, Разил, аны мин әйтим әле, дип, кайчак сүзне ул башлый, мин дәвам итәм, яисә мин башлаган җөмләне ул күтәреп ала иде. Һәр сессия алдыннан үзенчә бер сценарий төзибез. 26 апрельдә Төрекмәнстанга очар алдыннан да Туфан абыйдан үз чыгышында безнең комитет исеменнән Милли китапханәгә бина төзү кирәклеген җиткерүен сораган идем. Самолет кузгалганчы, ул, шалтыратып, Разил, синең фикереңне депутатларга җиткердем, җитәкчеләр дә ишетте бугай, диде. 2002 елда бергәләп бер бик мөһим закон проекты эшләгән идек. Ул хәзер Конституциядә 14 нче маддә булып бара – «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә». Әлеге маддә Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәдә дә урын алды. Гомумән, безнең комитет эшләгән һәр канунда аның саллы өлеше бар...

– Табигате белән ирек яратучы Туфан абыйны кабинет эшенә – калыпка кертү авыр булмадымы?

– Мин бит аны калыпка кертергә тырышмадым да. Ул, комитет рәисе урынбасары буларак, 10 ел эшләде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мине комитет рәисе булырга тәкъдим иткәч, урынбасар сайларга кирәк иде. Мин ике дә уйламый, Туфан Миңнуллинны атадым. Фәрит Хәйруллович, Туфан абый белән эшли алырсыңмы соң, ул бит казна эшен өнәмәүче, ирек яратучы кеше, диде. Ә миңа нәкъ шундый «бәйсез Туфан» кирәк тә иде. Заманында ул Татарстан Язучылар идарәсе рәисе иде, мин аның урынбасары булып эшләдем. Менә хәзер «үчемне» алам дип шаярттым. Әлбәттә, ул миннән күпкә олпатрак кеше, бер караганда, Туфан минем урынбасарым булмаска да тиеш. Әмма ул казна эшендә беркайчан да беренче булырга омтылмады, аның өчен беренче урында бары тик иҗат кына иде. Аңа шулай да еш бәйләнделәр әле. Имеш, син бит язучы, нәрсәгә кирәк сиңа депутатлык? Туфан абыйга депутатлык түгел, Дәүләт Советының биек мөнбәре кирәк иде. Ә Татарстан Дәүләт Советы мөнбәреннән тавыш еракка ишетелә. Ташлап чыгып китүдән дә җиңелрәк нәрсә юк. Туфан абый кул селтәп чыгып та китә алыр иде. Ә монда кем эшләр соң? Шигырь язып, кулны кесәгә тыгып, кемнәрнедер сүгеп, сызгырып йөреп тә була. Әмма милли мәсьәләләрне дәүләт югарылыгында хәл итәргә дә кирәк бит әле. Без ул яктан Туфан абый белән һәрчак фикердәшләр булдык. Разил, миннән казначы ясама, диде ул монда эшкә килә-килешкә. Туфан абый бик тә сизгер күңелле кеше иде. Ул нәкъ иң кирәкле, иң кулай мизгелне эләктереп алып, мәсьәләне кирәкле якка борып җибәрә белде. Президент та аның сүзенә колак салды, халык та аны хөрмәт итте. Туфан абыйның асыл сыйфаты – ул теләсә кем белән шул кеше дәрәҗәсендә торып сөйләшә белде. Президентмы ул, авыл көтүчесеме – Туфан Миңнуллин һәркайда аңа үз кеше, тиңдәш булды.

– Туфан абыйның дингә карашы нинди иде?

– Милли мәсьәләгә кагылышлы сорау икән, Туфан абый теләсә кемгә барып керергә, мөрәҗәгать итәргә риза иде. Артык тирәнгә керергә теләмәгән өлкәсе – дин булды. Кереп китәрмен дә адашырмын кебек, ди иде ул. Әмма диннән ераклашмады, аның дингә карашы Тукайчарак иде. Кайбер ясалма диндарларга һәм дин әһелләренә мөнәсәбәте четерекле булса да, берчакта да Аллага тел тидермәде.

– Мондагы депутатлык эше иҗатына суга идеме?

– Ул кемгәдер, нәрсәгәдер бәйле кеше булмады. Төп фикере – һәммә эш тә, иҗат та бары тик милләткә хезмәт итәргә тиеш. Без бит Дәүләт Советында озак еллар кара-каршы бүлмәләрдә утырып эшләдек. Туфан абый янына кайчан гына барып кермә – ул һәрвакыт язып утыра. Чак кына буш вакыты чыктымы, кечтеки генә булса да әйбер язарга керешә иде. Әлеге нәни генә тормыш этюдлары иҗатыма чимал, шулардан зуррак әсәрләргә мая туплыйм, ди торган иде. Ә Дәүләт Советында Туфан абый иң сөйкемле сөяк булды – әллә каян һәркем белән кычкырып исәнләшә, бүлмәләргә кереп чәйләр эчә, аралаша, кешеләрне тыңлый белә. Кемдер бүлмәңә килеп керсә, аны сизмәскә дә мөмкинсең, ә Туфан абый керүгә, бүлмә тула! Аннан ул үзен сагындыра белә иде. Чөнки берчакта да буш кул, буш күңел белән керми бит ул – йә яңалык алып керә, йә спектакль премьерасына кагылышлы фикерен сөйли, йә яңа әсәр язган була. Һәм син шуларны беренче булып ишетәсең! Мәхмүд әл-Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» сүзлеген таптырып тинтерәтеп бетерде, аны, ниһаять, Астанадан эзләп таптым. Бу аның укыган соңгы китабы булгандыр да. Ул гап-гади нәрсәгә дә шакката белә иде. Әлеге сүзлекне укый башлагач та, «үтүк» сүзе дә безнең төрки сүз икән, дип шаккатып, шатланып кергән иде.

– Туфан абый нәрсәдән гөпелт кабына иде?

– Әгәр татарга каршы бер генә сүз әйтсәләр дә, Туфан абый давыллап торып баса иде. Аннан иң яратмаганы битараф затлар булды. Безнең Дәүләт Советында кайбер татар егетләребезнең милләт язмышы хәл ителгәндә дә йокымсырап утырулары йөрәгенә ярамады. Нишләп күзле бүкән булган икән бу бәндәләр, дип ачына иде Туфан абый.

– Күңеле кайткан, канатлары каерылган чаклары булдымы Туфан абыйның?

– Марсель Сәлимҗановның бакыйлыкка китүен бик авыр кичерде. Кинәт басынкыланып калды, шау-гөр килеп йөрми, театрның киләчәк язмышына шикләнеп карый башлады. Яшь буын җитәкчеләр театрны Марсель эзеннән алып китә алырмы икән, дип борчылды. Әмма соңга таба Фәрит Бикчәнтәевкә хөрмәте көннән-көн арта барды. Читтәге театрлар язмышы өчен борчылды, алар белән элемтәсе тыгыз иде.

– Сез бит әле аны шалт кына районнарга чыгып югала иде, дидегез.

– Туфан абый бик йөремсәк кеше булды. 2 майда ул Уфага чыгып китәргә тиеш иде. Аннан 16 майда икәүләп Җаекка – Уральскига барырга дип сөйләштек. Тукай эзләрен яңартмакчы идек. Тормышка ашмаган хыялы булып Төркиягә – Истанбулга бару калды. Исән чакта шуны барып күрсәм иде, дип хыялланды. Самолетта очмаганга, ул сәяхәт кичектерелеп киленде. Быел инде Новороссийскига кадәр поездда, аннан теплоход белән Төркиягә барырга ниятләгән идек.

– Самолеттан куркуы ни белән бәйле?

– Ул утырган самолетны яшен суккан, чак кына исән калганнар. «Нишләтим икән мин сине, Туфан абый, йоклаган вакытыңда күтәреп, самолетка кертеп утыртыйммы икән соң әллә?» – ди идем, аптырагач. Уянып китүгә, йөрәгем ярылачак, ди иде ул. Самолетка якынаюга, бөтен тәне калтырый башлый иде.

– Хыяллар капчыгында тагын ниләр урын алган иде?

– Башкортстандагы чын башкорт авылларын урап чыгарга ниятләгән идек. Аннан, Татарстан чиген урап сәяхәт итәбез, дип хыялландык. Татарның тарихи авыллары буйлап йөрү турындагы хыялыбыз да чынга ашмый калды...

– Нинди иде ул Туфан абый?

– Менә ташбаканы ал – аның тышы таш кебек, эчендә исә йомшак, нәзберек тән һәм җан. Туфан абыйның «усаллыгы», һәрчак кычкырып сөйләшүе дә тышкы бер кабырчык – үз-үзен саклау чарасы гына булгандыр. Чынында бик нечкә күңелле кеше иде ул. Дөрес, кирәк вакытта ярсый белде. Аның тормыш фәлсәфәсе – кешенең тамыры җирдә, тирәндә булырга тиеш. Фәрит Хәйрулла улы бервакыт шулай Туфан абыйны эзләп шалтырата. Авылга китте ул, бәрәңге утыртырга, дим. «Кит инде, татар классигы бәрәңге утыртамы?» – дип гаҗәпләнде Дәүләт Советы Рәисе. Әйе, Туфан абый бервакытта да җирдән аерылмады. Ә аның иң олы максаты – татар милләтенең гомерен озайту, аңа куәт өстәү булды. Ул әйтә иде: «Кеше гомере мәңгелек булмаган кебек, халык гомере дә чикле булырга мөмкин. Әмма аны озайта алырлык шәхесләр булганда, ул мәңге яши ала».

– Мәңгелек турында сүз йөрткәндә, аның «чемодан» хәстәрли башлавы турында әйтми калып булмый. Кайчан кайгырта башлады ул «чемодан»ны?

– «Чемодан» турында ул беренче тапкыр 60 яшен билгеләп узганда әйткән иде бугай. Аның фәлсәфәсе: кеше гомере ул – үлемгә әзерләнү. Үлемгә әзерләнү – соңгы көнеңне көтеп яту түгел, ә мәгънәле итеп, игелекле гамәлләр кылып яшәү. Без үлем турында да бары тик шаяртып кына сөйләшә идек. 1980 елда шагыйрь Тәүфыйкъ Камалиевны соңгы юлга озаттык. Көз ае, яңгыр, авылдан килгән энекәшем дә безнең белән каберләр арасындагы тар гына аралыктан этелә-төртелә атлый. Мин шулчак, үлгәч, мине авылга, иркен зиратка алып кайтырсыз, дип әйтеп куйдым. Энекәш: «Абый, борчылма, синең өчен барысын да эшлибез», – дип көлдергән иде. Туфан абый да, авыл балаларына авылга «кайту» дөресрәктер, дип санады. Мәһдиевне үз авылында – Гөберчәктә җирләгәндә дә шул фикерне әйтеп алды. Тик кистереп, мине авылда җирләгез, дигәнен ишетмәдем.

– Әмма гомере буе үз авылын кайгыртып яшәде.

– Ул туган авылындагы нигезендә башлангыч мәктәп ачтырган иде. Моңа кадәр 3-4 бала укып килгән мәктәп быел ябылды. Аңа бик борчылып йөрде ул. Туган авылына юл салдырды, мәчетле итте, күл дә ясатып куйган иде. Янып-канатланып яшәде, авыл яшәячәк дип өметләнде. Соңгы вакытта авылының хәле кабат начарая башлады.

– Күптән түгел Туфан абый яңа фатирга күченгән булган икән.

– Туфан абый гомер буе өй салды. Җитмәгәннән түгел – ул тик утыра белми иде. Берсен сала да кемгәдер калдыра, аннан икенчесенә тотына. Нагорныйдагы бакчасын бик яратты ул. Әмма көн саен анда барып йөреп булмый. Казандагы Толстой урамындагы фатирын башта ук артык якын итмәде. Чокырда урнашкан, эштән дә, театрлардан да ерак, йөрергә җайсыз, диде. Дәүләт Советы янындагы йорттан фатир алгач, куанып бетә алмады. Әле генә күченеп яши башлаганнар иде. «Бүген беренче төнне рәхәтләнеп йокладым», – дип шатланып сөйләгән иде. Һәрвакыттагыча шау-гөр килеп яши иде Туфан абый...

– Исән чакта шау-гөр килгән Туфан абыйның каберенә килгәч, Сезне нинди уйлар биләп алды?

– Ятимлек. Бушлык. Ялгызлык. Аэропорттан туры Туфан абый янына бардым. Чәчәккә күмелгән кабер. Җәсәден үз күзем белән күрмәгәч, мин аның киткәненә ышана да алмыйм. Моңа төшенергә бик озак вакыт кирәк булыр әле. Кабер янында басып торам – Тукайга бара торган юлдан бер ир-ат килә. Миңа Туфан абый килә кебек, ерактан ук кулын болгап, Марсель Сәлимҗан яныннан урадым дип эндәшер төсле... Иҗатта, Тукайдан кала, аерата ике кешене бик хөрмәт итте ул – Марсель Сәлимҗанов белән Хәсән Туфанны. Аның кабере дә Хәсән Туфанныкы белән янәшә.

– Могиканнар китә. Алар урынына кемнәр килә, Разил абый?

– Мин бөтенләй үк өмет өзмим әле, әмма күңелдә шик-шөбһә бар. Әдәбиятка бүген сүзнең тәмен белгән, асылын аңлаган яшьләр килә. Ләкин зур эшләр майтару өчен талант кына җитми, шәхес булу кирәк. Туфан абый кебек шәхесләр әлегә күренми.

– Бәлки, Сез дә үз артыгыздан дәвамчылар әзерләргә тиешсездер?

– Аларны ничек итеп әзерләргә? Ул хакта еш уйланабыз. Безне тәнкыйтьләүчеләр шактый, әмма җиң сызганып эшкә тотынучылар, милли мәсьәләләрне күтәреп чыгучылар әллә ни күп түгел. Еллар буе дәшми утырганнарга, нишләп авызыңа су кабып утырасың, диюче юк, ә эшләгәннәргә таяк тыгучылар җитәрлек. Бәлки, шушы хәлләрне күргәнгә, яшьләрнең сәясәткә киләсе килмидер? Ходай Тәгалә биргән талантта бит синең катышың юк, менә шул талантыңны җигеп, утка кереп кара! Шигырь белән генә хәл итеп булмый торган мәсьәләләр дә бик күп бу дөньяда.

– Туфан абыйны озаткач, уртак эшне дәвам итәсе бар...

– Әлегә мин нәрсә эшләргә дә белмичә, аптырап калдым. Ләкин һич тә бирешергә ярамый. Дөньяда безне аңлаучылар да бар. Кайбер депутатлар белән без фикердәш, Президентыбыз да, Дәүләт Советы Рәисе дә милли мәсьәләләрдә еш кына ярдәм күрсәтә. Әмма Туфан абыйны югалту якын дусны югалту гына түгел. Мин аны Милләт агасы булды дияр идем. Ул тарихтагы милли каһарманнарыбыз янәшәсендә торырлык олуг шәхес. Дәүләт Советында исә мин, бу урында Туфан абый ни әйтер икән дип, һәрчак эчтән генә аның белән киңәшеп эш итәргә тиеш. Аннан, озакка сузмыйча, хөкүмәт дәрәҗәсендә Туфан агайның шәхесен мәңгеләштерергә кирәк. Өч театр – Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы театрларының берсенә аның исемен бирү дөрес булыр. Казанның үзәгендәге берәр матур урамга Туфан Миңнуллин исеме бирелергә тиеш. Аның турындагы истәлекләрне тиз арада туплап, китап итеп чыгару да безнең бурыч.

– Туфан абыйның Сезгә еш әйтә торган сүзе булдымы?

Яз син, Разил, күбрәк яз, дия торган иде. Әйдә, авылга кайтып китәбез дә табигать кочагында онытылып язабыз, ди бер шулай. Соң, Туфан абый, утырдың да яздың түгел, иң элек башка фикер килергә тиеш бит, дим мин. «Әнәс Камал әйтә иде, – ди Туфан абый, шаяртып, – уннан тугызы чепуха булса да, уннан бере әйбәт була аның, киттек!» Табигать һәм сәяхәт ярата иде ул. Саубуллашкан чакта мин аңа, елмаеп: «Нинди фәрманың бар, Туфан абый?» – дия торган идем. Ул миңа һәрвакыт бер сүзне кабатлады: «Исән-сау бул, Разил!»... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»