|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2012 Мәдәният
Теле барның иле бар!Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге икенче тапкыр шигырь уку осталарын Казанга җыйды. Быел бәйгене оештыручыларга Татар федераль милли-мәдәни автономиясе дә кушылды, һәм конкурста күрше төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә катнашты. Нәтиҗәдә, быелдан Габдулла Тукай исемен йөрткән бәйге Бөтенроссия дәрәҗәсендә узачак. Өч көн дәвамында жюри Татарстан һәм Россия төбәкләрендәге мәктәпләрдә, махсус урта белем бирү һәм югары уку йортларында белем алучы балалар һәм үсмерләрнең чыгышларын бәяләде. 250 дән артык катнашучы арасыннан иң лаеклыларын сайлап алу катлаулы булгандыр. Конкурсның быелгы шигаре «Теле барның иле бар» дип билгеләнгән иде. Кызганыч, кайбер катнашучылар моны исәпкә алмаган булып чыкты. Бәйгенең жюри әгъзалары сүзләренә караганда, кайбер оста шигырь сөйләүчеләр дә, темага туры килмәгән әсәр сайлау сәбәпле, бәйгенең финалына уза алмаган. Инде темага туры китерим, дип, татар шигъриятендә туган тел, туган ил темасын берничә шигырьгә кайтарып калдыру очраклары да булды, ди оештыручылар. Әйтик, Наҗар Нәҗминең «Татар теле» шигырен катнашучыларның ике дистәдән артыгы (!) ятлаган. Ә Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев шигырьләре бәйгедә бөтенләй яңгырамады. Замандаш шагыйрьләребез иҗатына lа мөрәҗәгать итү юк дәрәҗәсендә. Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиевнең юкмы тел турында шигырьләре? Шигърияткә дулкын булып килеп кергән бер төркем яшь шагыйрьләребез милләт турында язмыймы? Укучыларның остазлары мондый конкурсларга әзерләнгәндә шигырь сайлауга җитдирәк карасын иде, ди оештыручылар. Шәһәрдә туып та саф татарча сөйләшүче яшьләребез бар, әмма татар теле сагында һаман да авыл тора икән. Татарстан районнарыннан килгән балаларның сөйләме «татарчарак». Казан балалары теле ассимиляцияләшүен дәвам итә. Әмма шулкадәр бала татар телендә, туган телендә шигырь сөйли икән, димәк, милләтебезнең киләчәгенә өмет бар. Бер иҗтимагый хәрәкәт Татарстанда рус телен, икенчеләре татар телен укытуны яклап урамда митинг оештырып йөргән арада рус балалары Тукай шигырьләрен укыды, Удмуртиядә, Саратов өлкәсендә руслар арасында яшәүче балалар чип-чиста татар телендә чыгыш ясады. Бу инде урамда лаф орып йөрү түгел, милләтеңне, телеңне, милләтләр арасындагы дуслыкны саклау өчен кылынган эшгамәлләр. Актерлар йорты бинасын бер атна җанландырып торган шигърият бәйрәме зур гала-концерт белән тәмамланды. Чарада бәйгенең финалына узган 19 катнашучы белән бергә Г.Камал исемендәге театр артисты Илдус Әхмәтҗанов, Казан Яшь тамашачы театры актрисасы Елена Калаганова, «Казан» бию ансамбле, яшь җырчылар катнашты. Конкурста җиңүчеләр 5 номинация буенча билгеләнде. Кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында беренче урынга Лена Шагыйрьҗан шигырен сөйләп, бөтен тамашачыларны шаккаттырган Арча кызы Диләрә Булатова лаек булды. Урта яшьтәге мәктәп укучыларыннан беренче урынга «Кечкенә Тукайның Казанга сәфәре» турында бәян иткән Казан егете Инсаф Салаватуллин лаек дип табылды. Югары сыйныф мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр икәү: Тукайның «Китмибез» шигырен рус телендә искиткеч дәрәҗәдә башкарган Казандагы 177 нче мәктәп укучысы Артур Соловьев һәм Түбән Кама кызы Алия Мәхмүтова. Югары һәм махсус урта белем бирү уку йортларында белем алучылар аерым номинациядә көч сынашты. Биредә җиңүче бертавыштан сайланды. Ул – Казан театр училищесы студенты Идел Кыямов. Россия төбәкләреннән килгән катнашучылар өчен аерым номинация булдырылды. Нәтиҗәдә, «Россия Федерациясе төбәкләрендә татар телен саклау һәм үстерү өчен» номинациясендә Саратов кызы Ауишева Әдилә һәм Удмуртиядән ике вәкил – Камалетдинова Алинә белән Касыймова Динә бәйгенең лауреат дипломына лаек булды.
Илмир ХӘБИБУЛЛИН |
Иң күп укылган
|