поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.05.2012 Мәгариф

Инженерларны татарча укытырга!

Түбән Камада татар яшьләренең сәяси клубы оештырылуы турында белүчеләр сирәктер. Мөн-бәр артыннан сөйләрлек эшләре бардырмы – әйтә алмыйм, әмма татар телен саклап калу турында сүз барган заманда аның барлыгы, эшләве зур куаныч. Шәһәрнең югары һәм урта уку йортлары студентлары катнашында узган апрель ае утырышына Чаллы шәһәренең инженер-икътисад академиясе (КГИЭА) галимнәре чакырылган иде. Утырышның темасы – техник белем бирүче югары уку йортларында татар телендә укыту.

Әлбәттә, бүгенге студентлар алдында әлеге мәсьәләне күтәрү бик үк урынлы да түгелдер, чөнки бу – үз һөнәрен сайлаган катлам. Әмма ишеткәннәре турында туганнарына, дусларына сөйли ала бит, ә алар арасында, иманым камил, әлеге мәгълүмат белән кызыксынучы табылмый калмас.

Шулай итеп, сүз техник вузларда татар телендә белем бирүче төркемнәр ачу турында бара. Әлеге өлкәдә беренче адымны Чаллы шәһәренең элек КамПИ дип аталган, хәзер КГИЭА дип йөртелүче уку йортында ясыйлар. Милләтебезнең батыр йөрәкле улларының берсе – автоматлаштыру һәм прогрессив технология факультетының гамәли информатика һәм идарә кафедрасы мөдире, ТР Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Рөстәм Вәлиев. Икенче кунагыбыз – шушы институтта укып, аспирантура тәмамлаган, гыйльми дәрәҗәсе булган Илнар Шәйхетдинов.

Рөстәм әфәнденең сөйләгәннәрен авызыбызны ачып тыңладык һәм телсез калдык. Милли хәрәкәт активлашкан туксанынчы еллар башында ул үзенең фикердәшләре белән бергә ике техник белгечлеге буенча татар төркемнәре ачуга ирешә. Моннан егерме ел элек мондый адымга баруның максаты татар телен саклаудан гайре, татар мәктәпләрен һәм гимназияләрен тәмамлаган, шулай ук авыл балаларына югары уку йортына керү мөмкинлеге бирү була. Татар төркемнәренә килүчеләр аз булгандыр дисезме? Ялгышасыз. Беренче елны ук бер урынга өч гариза алына. Укытучылар аптырашта: калганнар белән нишләргә? Тагын берничә бюджет төркеме ачу турындагы үтенеч белән ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итүнең файдасы тими. Берничә бала түләп укырга ризалык бирә. Ни хикмәт: татар төркемнәренең беренче чыгарылышында ук кызыл дипломга бетерүчеләр саны, урыс төркемнәренә караганда, күбрәк була. Икенчедән, татар төркемнәре бердәмлекләре һәм тырышлыклары белән аерылып тора. Ә бит бу төркемдә барлык фәннәр дә татарча укытылмый һәм бүген дә андый максат куелмый. Утырышта катнашучылар арасыннан берәү сорап куйды: “Техник фәннәрне татарча укытуның максаты нидә? Татар теле дәресе генә җитмимени?”

И-и, бала, бала! Урыс мохитендә яшәгән кешегә татарчасын онытмау өчен күбрәк татар телендә аралашырга кирәклеген белмисең шул син! Әйе, татар теле һәм әдәбияты дәресләре булу мөһим, әмма бүтән өлкәдә дә даими рәвештә татарча аралашмасаң телне үзләштерү кыен. Әгәр дә медицина академиясендә дә берничә татар төркеме оештырып, һичьюгы, ике-өч фәнне татар телендә укытсалар (монда сүз һөнәргә кагылышлы фән турында бара), урыс телендә авыр сөйләшүчеләргә (аеруча авыл халкына) табиблар белән аралашу күпкә җиңелрәк булыр иде. Бу хакта күптән сүз бара да бит, тик нәтиҗәсе генә күренми.

Чаллыларның барыр юллары шома булмаган билгеле, тик туктап калмаганнар. Татар телендә укытырга ризалык белдерүче укытучылар табылса да, уку программалары белән проблема барлыкка килгән. Еллар дәвамында бу мәсьәлә дә хәл ителгән. Хәзер татар телендә язылган уку-укыту программалары шактый икән инде. Кичәге студентларның аспирантура тәмамлап институтта укытулары да зур плүс, билгеле.

Берзаман аларны республиканың Дәүләт Советына чакыралар. Янәсе, әйдә, бүтән югары уку йортлары ректорларын да үз эшегез белән таныштырыгыз. Рөстәм Вәлиев саллы гына чыгыш ясый, башкалар, безнең кебек, авыз ачып тыңлый, тик берсе дә үзләрендә КамПИ тәҗрибәсен кулланырга теләк белдерми! Хәер, алдалыйм икән: андый омтылыш булып алды бит. Казан химия-технология институтында татарча укытырга тырышып карадылар, тик, белүемчә, ерак китә алмадылар. Инженер-төзүчеләр әзерләүче вуз да (КИСИ) алынды бу эшкә һәм хәзер дә анда бер төркем бар дип беләм. Чаллының педагогия институтында кабынган учакның да ялкыны, никтер, сүнә барганга охшый. Ә менә КГИЭА алга атлавын дәвам итә: якын арада төзелеш һәм информатика кафедраларында татар төркемнәре ачарга планлаштыралар. Кабат искәртеп үтәм: болар бюджет төркемнәре булачак.

Тагын сорау: “Академиянең җитәкчелеге моңа ничек карый? Ректорыгыз нинди милләттән?”

– Бернинди каршылык булмады, – дип җавап бирде Рөстәм әфәнде. – Безнең хакта Мәскәүдә дә беләләр. Күреп торасыз: гөрләп эшлибез. Бары тик теләк һәм алынган эшне ахырына җиткерергә генә кирәк. Ә инде ректорга килгәндә, татар төркемнәрен ачкан елны татар кешесе иде, бүгенге җитәкчебез урыс милләтеннән. Җитәкчелек тарафыннан татар төркеменең кирәкме-юкмы икәнлеге турында сүз булып алды. Без сөйләшүгә әзерләндек һәм үзебезнең хокукларыбызны да якладык, бу төркемнәрдә укучылар арасында уку алдынгыларының күбрәк булуын да күрсәттек. Шуннан соң бу хакта сүз кузгатмадылар.

Шушы егерме ел эчендә татар төркемнәрен өч йөзләп кеше тәмамлаган, аларның унысы фән юлыннан китеп, фән кандидатлары булып җитешкән.

Сөйләшү шактый озак барды. Очрашуда катнашучы укучылар арасында укуларын шушы академиядә, нәкъ менә татар төркемнәрендә дәвам итәргә теләк белдерүчеләр дә табылды. “Заманында без дә сезнең кебек яшь идек. Картайдык дияргә иртә, шулай да дилбегәне милләте өчен янып торган чын татар егет-кызларына тапшырасы килә. Аны тоту өчен сезнең егәрегез бар, бары тик максат һәм теләк кенә булсын. Аңлыйм: без сөйләгәннәрне сәерсенеп тыңлыйсыз, чөнки бүгенге көн белән генә яшисез. Ләкин ана телен саклап калу теләге сездә дә кабыначак. Кайчандыр безнең институтта татарча сөйләшүчеләр бармак белән генә санарлык иде, бүген татар телендә рәхәтләнеп аралашалар”, – ди Рөстәм әфәнде.

Утырыштан соң шундый фикер туды: техник вузларда татар төркемнәре ачу мәсьәләсен республика күләмендә күтәреп чыгарга вакыт җитмәде микән? Тамчыдан күл җыела бит, әгәр дә һәр мәктәп ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Дәүләт Советына, хәтта республикабыз Президентына үтенеч хаты белән мөрәҗәгать итсә, ишетми калмаслар, берәр карар чыгарырлар иде. Әйе, бу фараз гына. Шулай да аның нигезен өмет һәм ышаныч тәшкил итә. Ә инде татар мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларга Чаллы шәһәрендә урнашкан инженер-икътисад академиясе, ягъни КГИЭА тәҗрибәсе белән кызыксынырга киңәш итәр идем.


Нурисә ГАБДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 59 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»