поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.05.2012 Дин

Каршы килмәсеннәр иде...

«Кызым дингә керде. Яулык бәйләргә җыена. Әле бит ул яшь, төренеп, кеше көлдереп йөрергә. Әнә яшьтәшләре ничек матур киенә, күңел ача...» Автобуста арткы урындыкта баручы әни кешенең икенчесенә зарланганын ишетеп, ирексездән көлемсерәп куйдым. Үземнең дә нәкъ шушы сүзләр аша намазга басуымны, яулык бәйләп, дини йолалар буенча яши башлавымны янә искә төшердем.

Авылда мәчет төзелеп, балаларны гарәпчә укыту башлангач, мин дә (5 нче сыйныфта укучы кыз бала) абыстайга дин сабагы алырга йөри башладым. Әти-әни эштә, минем анда баруымны белмәделәр дә. Ислам диненең чисталыгы, начарлыкка өйрәтмәве, Коръәннең кешене дөрес яшәргә өйрәтү китабы буларак иңдерелгән икәнен остаз абыстаебыз төптән аңлатып бирде. «Мөгаллим сәни»дән хәреф өйрәнеп, вәгазь тыңлап, минем сабый күңелемә кереп калган хикмәтле сүзләр үзенекен эшләде. Беркөнне мәчеттән кайттым да әнигә: «Яулык ал әле миңа, мин бүгеннән шәригатьчә киенергә телим», – дидем. Хөкүмәт эшеннән бушаган арада өй ыгы-зыгысында бер дога ятларга вакыт таба алмаган әниемнең күзләрендәге аптырауны әле дә хәтерлим.

 

6 нчы сыйныфта укыганда, бертуган апамның кызы туды. Ул әти-әнигә беренче онык, куаныч, Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге иде. Тик җитлекми туган кечкенәбезнең гомере кыл өстендә – бер кочак чир белән туган иде ул. Шунда әнием: «Кызым, өйрәт әле миңа Коръән сүрәләрен, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде», – дип, «Фатиха» сүрәсен ятларга тотынды. Шулай итеп мин абыстайдан алган гыйлемемне әнигә, апама өйрәтә башладым. Аллаһы Тәгаләгә таба бер адым атласаң, ул сиңа ике адымга якынаер, диләр бит. Әнием дә башына яулык япты, кыска җиңле күлмәкләрен озын җиңле, ябык түшлегә алыштырды, мәчеткә йөреп, Коръән укырга өйрәнде. Ризыкның хәләлен кулланып, әтидән дә шуны таләп итә башладык.

 

Аллаһы Тәгаләдән сораганыбыз кабул булды: Аллага шөкер, кечкенәбез инде быел беренче сыйныфка укырга барды, тормышыбызга муллык, бәрәкәт иңде. Башыбыздагы яулыкның, вакытында укылган намазның безгә һич комачау иткәне юк.

 

Кем белә, бәлки, автобуста сөйләшеп барган ханым да, кызының ярдәме белән, якын киләчәктә мөслимәләр исемлеген арттырыр. Үзенең әйткән сүзләрен елмаю аша искә алып, кызына кызганып түгел, горурланып карар.

 

Төптәнрәк уйлап карасаң, барысы да башкачарак булырга тиеш кебек. Коръәндә: «Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы», диелә. Бала түгел, ә ата-ана дини гыйлем бирергә тиеш үзенең җимешенә. Моңа, әлбәттә, гаҗәпләнәсе дә юк: бүгенге заманда бөтен нәрсә киресенчә эшләнә бит...


Мәрьям АБДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»