|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2012 Яңа китаплар
Бакый УрманчеБасма “Бакый Урманче. Язмыш аятьләре. Рәссамның тууына 115 ел тулуга багышлана” күргәзмәсе өчен әзерләнде. Каталогта татар милли сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе Бакый Идрис улы Урманченың (1897–1990) Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан), Дәүләт Шәрык халыклары музее (Мәскәү), Татарстан Республикасы Милли музее (Казан), “Казан” милли мәдәни үзәге (Казан), Ш. Мәрҗани исем. фәнни һәм мәдәни программаларга теләктәшлек итү һәм үстерү фонды (Мәскәү), Галиев галереясы (Мәскәү) һәм хосусый тупланмалар җыелмасыннан нәкыш, рәсем, сынчылык, декоратив-гамәли сәнгать, юнәлешендәге кабатланмас иҗаты яктыртыла һәм Татарстан Республикасының күренекле сәнгать белгечләре тарафыннан шәрехләнә. Сәнгать белгечләренә, рәссамнарга, мәдәният әһелләренә, шулай ук сәнгать сөюче киң даирә укучыга тәкъдим ителә.
--- |
Иң күп укылган
|