поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2012 Җәмгыять

Мәгъсүм Гәрәев: бүген татар язучылары арасында халыкара аренага чыгарлык кеше юк

18 майда узасы Татарстан Язучыларының корылтае алдыннан Мәгъсүм Гәрәев һәм Фоат Садриевның фикерләрен тәкъдим итәбез. Мәсьәләгә ике төрле караш:

 

 

 

 

 

 

 

МӘГЪСҮМ ГӘРӘЕВ:

Әдәбиятыбыз турында


Бүгенге көндә татар язучылары арасында халыкара аренага чыгарлык бер кеше дә юк. Элеккеге заманнарда, Гариф Ахунов рәис булып эшләгән чорда, Мәскәүдә ай саен 5-6шар китап чыгарыла иде. Татар язучыларының рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре. Хәзер Мәскәүдә кайсы татар язучысының әсәре чыкканы бар? Моның сәбәбе нәрсәдә? Сәбәбе гади. Татар язучылары дөнья аренасына чыгардай сыйфатлы, актуаль әсәрләр иҗат итә алмый. Шәхсән минем андый әсәрне күргәнем юк. Безнең язучылар көн кадагына суккан темаларны күтәрә алмый, алар чынбарлыктан ерак булган әкият язып яталар. Ни өчен бездә “Гарри Поттер” кебек әсәрләр юк? Аны бит дөньядагы барлык телләргә дә диярлек тәрҗемә итеп бетерделәр. Бу битарафлык, булдыксызылык үзебезнең балаларны, милләтне хөрмәт итмәү.

Язучылар берлеге турында

Язучылар берлегенең исемен хәзер “Галимнәр союзы” дип үзгәртергә кирәк. Андагы язучыларның күбесе үзләренең диссертацияләре белән берлеккә кергән кешеләр. Анда хәзер сәләтсез, булдыксыз, әмма югарыга үрмәли белүче кешеләр кереп тулды. Талантсыз шагыйрь һәм язучы кисәкләре, гадәттә, шулай үрмәли яктыга.

Корылтай турында

Язучылар корылтаенда Устав үзгәртеп, яңа срокка калырга омтылу – ул булдыксыз кешеләр эше. Булдыксыз, кулыннан эш килми торган кеше срок озынайтып карый. 7 ел эшләгән икәнсең, күрсәт эшеңне. Нишләдең син ул вакыт аралыгы эчендә? Мин татар язучылар оешмасыннан бик озак гомергә җитәрлек эш калдырган 2 генә кешене беләм. Җитәкчеләрне әйтүем. Беренчесе – Гомәр Бәширов. Ул Аккош күлендә язучыларның ял базасын төзетте. Икенчесе – Гариф Ахунов. Ул язучыларны подвалдан өскә чыгарды. Ягъни, фатирлы итте.

Мин бүгенге көндә ишеткән кандидатлар арасыннан бердәнбер лаеклысы Вахит Имамов дип саныйм. Аны халык таный, халык белә. Ул халыкны үзе дә белә. Аралаша белә. Ул яхшы оештыручы һәм коммерсантлар белән уртак тел табып эш итә беләчәк кеше. Бу – бүгенге көннең иң мөһим сыйфаты. Ә акчаны җиңел генә бирмиләр, акчаны сорап һәм тир түгеп ала белергә кирәк.

Язучылар бинасын төзекләндерүне эш дип санасак, аны шунда ук эшләп куярга кирәк иде. Аңа бит акчаны шул ук елны бүлеп бирделәр. Эшләгән кеше, эшен күрсәтәсе килгән кеше, сайланып куелуга ук, җиң сызганып тотына ул. Чабышка чыккан атлар финишка килеп җиткәндә генә йөгерә башламый бит.

ФОАТ САДРИЕВ:

Корылтай турында


Уставны үзгәртү кирәк тә түгелдер инде ул. Әгәр язучылар Илфак Мирза улын калдырырга тели икән, Устав үзгәртү дә мәҗбүри түгел. Мин иртәгә корылтайда чыгыш ясарга да җыенам, Әлмәт язучылар оешмасы исеменнән чыгыш ясауны миңа тәкъдим иттеләр. Анда да әйтәчәкмен бу фикерне.

Рузвельтны да бит, халык теләгәч, дүрт срокка сайлаганнар. Ә безнең Устав ул әллә нәрсә халыкара документ түгел. Кирәк табалар икән, бу сайлауны Устав үзгәртеп тә эшләргә мөмкин. Илфак Мирза улы бит ул бик авыр вакытта килде, финанслау беткән вакытта. Бәлки кемнәргәдер эшләми кебек тә тоелгандыр, андый фикерләр дә ишеткән булды. Тик миңа калса, ул эшләргә сәләтле кеше. Бу урынга башка лаеклы кандидатуралар күрмим. Бәлки миңа моннан, Мөслимнән торып күренмидер.


---
Матбугат.ру
№ --- | 17.05.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»