поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2012 Мәдәният

Модада – этник стиль!

«Кызлар кия кызыл ыштан», – дип җырлый иде əби. Хəзер кызлар нинди генə ыштаннар, күлмəклəр, итəклəр кими икəн! Яшь дизайнерларның этник коллекциялəрен караганнан соң, мин шуларны уйлап утырдым. Этник стиль бүген бик популяр. Милли бизəклəргə, мотивларга нигезлəнгəн кием кызларның гардеробында күптəн үз урынын тапты. Этник коллекциялəрнең иң кəттəлəрен исə 19-20 апрельдə Идел буе осталарының «ЭтноДар» этник фестивале вакытында күрергə мөмкин булды.

Əлеге фестиваль кысаларында этник мода конкурсыннан тыш, кул эшлəре осталары катнашында күргəзмə-ярминкə һəм Казанның иң яхшы студент коллективлары чыгышыннан формалаштырылган концерт та үтте.

Чараны оештыручылар: Татар федераль милли-мəдəни автономиясе, Гражданлык җəмгыяте проблемалары институты (Мəскəү), ТР Мəдəният министрлыгы, ТР Яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министрлыгы, ТР Президенты карамагындагы Мəдəниятне үстерү фонды, «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы.

Фестивальнең максаты – Идел буенда яшəүче халыкларның тарихи һəм мəдəни мирасын барлау, саклау, яшьлəрнең милли мəдəният белəн кызыксынуын арттыру.

Идел буенда яшəүче яшь модельерларның «ЭтноДар» төбəкара конкурсында быел 13 төбəктəн 65 яшь дизайнер катнашырга телəк белдерде. Модельерлар Əстерхан, Самара, Киров, Түбəн Новгород өлкəлəреннəн, Татарстан, Чуваш, Удмурт, Мордва, Мари Иле, Башкортстан республикаларыннан катнашты. Кием коллекциялəре 6 номинация буенча кабул ителде: «Балалар костюмы», «Хыял костюмы», «Көндəлек костюм», «Бəйрəм костюмы» һəм «Заманча татар костюмы». «Спорт һəм ял өчен костюм» номинациясе 2013 елда Казанда үтəчəк Универсиада алдыннан махсус игълан ителгəн иде. Жюри финалда катнашу өчен 10 төбəктəн 33 этник коллекция сайлап алды.

Модельерларның коллекциялəре тамашачыларга Казанның К.Тинчурин исемендəге театрында тəкъдим ителде. Театр бинасында модельерлар конкурсы белəн рəттəн кул эшлəре күргəзмə-ярминкəсе дə оештырылды. Күргəзмə эшендə Татарстаннан һəм төбəклəрдəн килгəн осталар үзлəренең иҗат җимешлəрен тəкъдим итте. Алар арасында төрле аксессуарлар, бизəнү əйберлəре, сувенирлар, курчаклар сатып алырга мөмкин иде.

Фестиваль ТР мəдəният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, РФ Дəүлəт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мəдəни автономиясе рəисе Илдар Гыйльметдинов һəм башка мəртəбəле кунаклар катнашында зур йомгаклау концерты белəн тəмамланды.
 


Алсу ХӘБИБУЛЛИНА
Сәхнә
№ --- | 17.05.2012
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»