поиск новостей
  • 05.12 "Рөстәм маҗаралары", 12+, Кариев театры, 15:00
  • 06.12 "Гөлчәчәк", 12+, Кариев театры, 21:00
  • 08.12 "Алтынч[ае]ч", 16+, Кариев театры, 13:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
  • 10.12 "Ромео һәм Джульетта", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 11.12 "Йосыф", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 14.12 "Былбыл бакчасы", Лилия Зщйнуллинаның юбилей концерты, 6+, Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:30
  • 17.12 "Бәхетле көнем", 0+, Кариев театры, 13:00
  • 17.12 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 19.12 "Агыйдел" дэулэт жыр-бию ансамбленен юбилей концерты.Г.Тукай ис.филармония концертлар залы, !8:30
  • 20.12-27.12 "Галәм кунаклары һәм яңа ел", 0+, Кариев театры, 10:00, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Декабрь
  • Владимир Алекно - спортчы
  • Сибгат Хәким (1911-1986) - язучы
  • Фәиз Зөлкәрнәй (1951-1997) - язучы
  • Марианна Вәлишева - язучы
  • Елена Ненашева - актриса
  • Роберт Гайсин - рәссам
  • Гвардейская урамында урнашкан 2 булмэле фатирга озак вакытка татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез.Бэясе 20 мен+ ком тулэулэр.89050259315
  • Ит өчен һәм асрар өчен нәселле буаз сарыклар сатыла. Телефон: 895200302799
  • Казан шэхэре батыршина урамында урнашкан 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Яшэу очен барлык унайлыклар да бар.89274086591 Риелторларны борчымауларын сорыйм.
  • Зеленодольск районы, Карәтмән авылында (Казаннан якынча 40 км) 25 сутый тигез җир участогы сатыла. Йортка фундаменты да бар. Газ, су, электричество участокка кадәр китерелгән. Бәясе 850 мең сум. Тел. 89179068047
  • Бюджет оешмасына библиотекарь кирэк. тел.8(843)236-97-91
  • Продаю козу дойную нубийскую 15т Лаишевский район 89872137756 а также есть индоутки
  • Казан шэхэренең Киров районында фатир эзлим. Эшли торган татар кызына. Ватсап 89393966212
  • Печэн сатыла Дэу рулон,кечерэк рулон.Питрэч районы Юнусова авылы.89093080463 Альфинур
  • Срочно сниму квартиру проспект победы от хозяина 89869243128
  • Саба районы Югары Симет авылында газ. су кергән һәм сарае булган җир участогы сатыла. Белешмәләр өчен тел. 89393389703

 

Архив
 

 

17.05.2012 Милләт

Казанда элитар татар гимназиясе ачылачак

Татарстан хөкүмәте татар милләтчеләренең фикеренә колак салмакчы – Казанда элитар татар гимназия-интернат ачылырга тиеш. Бүген бу эшне тормышка ашыру юллары премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева үткәргән утырышта тикшерелде.

Казанда 160 урта белем уку йорты бар, шуларның 40ы татар мәктәпләре дип санала. Де-юре шулай, ләкин де-факто татар телендә белем бирүче бер генә уку йорты юк дисәң дә була. Үрнәк итеп телгә алынган Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче санлы татар гимназиясендә дә күпчелек фәннәрне урысча алып барырга мәҗбүрләр, чөнки БДИ бирәсе бар. Кызлар өчен ачылган татар мәктәбендә дә шул ук хәл. 

Татарстан элитасы да татар мәктәбенә баласын бирергә ашкынып тормый. Түрәләр, хөкүмәт даирәсе кешеләре балаларын йә Лобачевский исемендәге яки төрек-татар лицейларына бирә, йә Илсур Метшин кебек 19нчы санлы гимназиядә укыта. Мәрҗәни исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе Камал артистлары һәм татар журналистлары балалары аркасында гына яшәп килә.

"Татар элитасы Актанышта түгел, Казанда тәрбияләнергә тиеш"

Узган ел Актанышта Татарстан һәм Русия төбәкләрендә яшәүче сәләтле татар балалары өчен һуманитар татар гимназия-интернат ачылган иде. Яңа төзелгән бинада бүген 41 бала белем ала. Укучыларның күпчелеге – Актаныш яки күрше районнарда яшәүче балалар. Шулай да Самар, Оренбур, Таҗикстаннан кайтып укучылар бар.

Ләкин Актанышта нинди генә уңайлы шартлар булдырылмасын, татар элитасын үстерү эше Казанда башкарылырга тиеш. Бу фикерне Татарстан президенты белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров җиткерде.

“Актаныш үз урынында, алар тырыша, ләкин башкалада элитар татар мәктәбен булдырмыйча без дөньякүләм фикерли алган, татарга хезмәт итәргә торган шәхесләрне формалаштыра алмаячакбыз. Бу шәһәр шартларында башкарылырга тиеш. Мин бу турыда Рөстәм Миңнехановка әйттем. Ул моның белән килеште. Казанда башкалар белән көндәш булырлык татар уку йорты булмау аны да борчый, шуңа да бу эшкә җитди карарга кушты һәм хакимияткә яңа татар гимназиясенең концепциясен булдырырга дигән фәрман бирде.

Бүгенге очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре булды, алар белән бергә татар гимназиясендә ничә бала, ничәнче сыйныфтан башлап укырга алынырга тиеш, мәктәп кайда, нинди бинада урнашачак кебек мәсьәләләр каралды. Бу тулы көнле гимназия-интернат булачак.

500 баланы укыту дигән фикер дә йөри, 300 саны да әйтелә. Һәрхәлдә, биредә татарның каймагы укытылачак диелә. Татарстан балалары белән бергә, Русия төбәкләреннән килүчеләр дә белем алачак. Бу татар гимназиясендә белем бирү татарча барачак һәм һуманитар фәннәргә өстенлек биреләчәк. Ләкин бу төгәл фәннәр читтә калачак дигән сүз түгел. Республикада төрек-татар лицейлары бар, аларның эшчәнлеген инде барысына да кулланырга вакыт. Нәтиҗәләре бит ярылып ята, математика, физика дисеңме, тарих, әдәбият дисеңме, барысы да югары дәрәҗәдә бит! Төгәл һәм һуманитар фәннәрдә алар алдынгы. Русия күләмендәге олимпиадаларда алар җиңә. Аларның укыту системы оста корылган, ничек укытырга икәнен алардан кара, өйрән дә үзеңдә эшлә. Әлегә татар гимназия-интернат кайчан ачылачагын төгәл әйтеп булмый, ләкин бу эш башланды, Рөстәм Миңнеханов үз сүзендә тора торган кеше”, диде Ринат Закиров.

"Татар гимназиясенә керергә теләк тудырырга кирәк"

Бүген татар мәктәпләре урыс, инглиз телләрендә белем биргән уку йортлары белән көндәшлеккә чыдый алмый, балалар санын тутыра алмый азапланалар. Конгресс башлыгы “әгәр дә Казандагы татар мәктәпләре яңа заманча биналарда урнашкан һәм анда белем бирү югары дәрәҗәдә булса, татар гимназиясенә балаларын укыту өчен чират булачак”, дип саный.

“Казанда татар мәктәпләре нинди биналарда урнашканын сез үзегез дә беләсез. Җимерек хәлдәге, спорт залы, актлар залы булмаган мәктәпкә нинди ата-ананың баласын бирәсе килсен? 177нче санлы мәктәп ачылды, ә шунда, ичмасам, татар сыйныфы да булдырылмады. Аннары татар мәктәбендә балаларны югары профессионал һәм эшенә иҗат белән караган оста, сәләтле, заман белән бергә атлаган мөгаллимнәр укытырга тиеш. Менә шушы шартлар үтәлсә, татар гимназиясенә эләгер өчен зур конкурс узарга туры киләчәк. Универсиаданы каршылап, Казанда Универсиада авылы янында IT мәктәп ачылды. Татар гимназиясе ник заманнан калышырга тиеш?”, диде Ринат Закиров.

Башкортстанда башкорт элитасын укытып чыгара торган уку йортларын 90нчы елларда ук булдырдылар, әлегә дә алар үз дәрәҗәләрен төшерми, балалар зур сынаулар узып, Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназия-интернатка укырга керә. Мондый уку йортлары Башкортстанның берничә зур шәһәрендә эшли. Шулай ук бу эштә Казакъстан да үрнәк булып тора. Алма-атаның үзендә генә җиде казакъ мәктәбе бар, берсе Нурсолтан Назарбаевның кызы карамагында. Барлык дәресләр дә казакъча бара, урыс, яһүд балалары да укый. Европага ориентлашкан һуманитар, банк, икътисад казакъ мәктәпләре бар. Зур интернат биналарында бөтен Казакъстаннан тупланган сәләтле балалар яши. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Азатлык
№ --- | 15.05.2012
Азатлык печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar