|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2012 Сәясәт
Зилә Вәлиева урынына Әсгать Сәфәров?Зилә Вәлиева ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасыннан азат ителде. Әсгать Сәфәров исә әлегә бу вазыйфаны башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Указлары дөнья күрде. ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, башка эшкә күчүе сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителде. Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әсгать Әхмәт улы Сәфәровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләп кую турындагы Указны имзалады, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агенлыгы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфасына кандидатураны килештергәнче, Әсгать Әхмәт улы Сәфәровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләп куярга, диелә әлеге документта. Ә.Ә.Сәфәрв 1961 елның 20 октябренда Татарстан АССРның Арча районы Яңа Шимбер авылында туган. Казан дәүләт университетын һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте академиясен тәмамлаган, белгечлеге буенча – юрист. Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда, университет тәмамлаганнан соң, эчке эшләр органнарында Казан шәһәренең Совет районы эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе, өлкән тикшерүчесе булып башлый. 1987 елдан 1991 елга кадәр ТАССР Министрлар Советы Эшләр идарәсенең административ органнары бүлеге өлкән референты, ТАССР Министрлар Советының Советлар башкарма органнары эше бүлегендә административ органнар буенча инструктор булып эшли. 1991-1998 елларда – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, 1995 елдан бер үк вакытта – Татарстан Республикасы Президентының Куркынычсызлык хезмәте башлыгы. 1998 елдан алып Татарстан Республикасы эчке эшләр министры, ә 2006 елдан 2012 елга кадәр Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры була.
--- |
Иң күп укылган
|