• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
22.10.2008 Җәмгыять

ПРЕЗИДЕНТКА ХАТ

Мин, гомумән, телевизорны бик сирәк кабызам. Хәтта соңгы елда ничә тапкыр телевизион тапшыру каравымны да санап бирә алам: Яңа ел төне, Ельцинны җирләү, “Галина” һәм “Светлана” сериаллары. Хәзер “Тяжелый песок” белән “Яланаяклы кыз”ны калдырмый карыйм. Беренчесен, Анатолий Рыбаков әсәрен, ничегрәк төшерделәр, дип беләсе килә, ә татарча беренче сериалны тәүге тапкыр күрсәтеп, бөтен Татарстан халкы Дилбәр язмышы өчен кайгырганда, мин читтә калдым. Безнең өйдә телевизор, чыннан да, кара тартма ролен генә үти.

Язманы башлаганда, төп идеям бу хакта түгел иде. Санап чыккан исемлектән тыш, тагын бер караган тапшыру, аннан соңгы вәзгыять хакында сөйләмәкче булам.

 

В.Путинның президент буларак соңгы турыдан туры элемтәсенә эләктем. Авызымны да ябарга онытып, Илбашының гади халык белән аралашуын карап утырганда, туры бәйләнешкә Казан чыкты. Халык гел тозсыз сораулар бирә кебек, әйтерсең бүтән проблемалары юк: киләсе Президент сайлауларына үз кандидатурагызны куясызмы? Президентлыктан киткәч, ни белән шөгыльләнмәкче буласыз? Иң үтергәне, миңа калса, бер студент кызның Путинның күп телләр белүенә исе китүе иде. Дөньяда башка бер генә проблема да калмаган! Монда эш хакы түбән, бәяләр арта, димәк, “снимать иткән” фатирның да хакы күтәреләчәк.

 

Владимир Владимирыч, бик мөлаем елмаеп, ихлас кыяфәт белән һәр сорауга җавап биреп кенә тора. Менә хәзер синең проблемаларың хакында белсә, һичшиксез, аларны чишә дә алдагы тормышың сикәлтәсез генә үтәчәк, чөнки синең турыда Президент үзе кайгырта ич!

 

Минем дә үземне кызыксындырган сорауны бирәсе килә бит! Президент ни дип җавап бирер икән? СМС язмакчы идем дә сүзләрем анда әйтелгән 70 тамгага сыймады. Тоттым да ТВдан туктаусыз “йөгереп” торган интернет сәхифәсенең адресын җыйдым. Җавап алуга караганда, мин беркатлыны Илбашының реакциясен күрү күбрәк кызыксындырды. Казанда “прописка” булмагач, бер кая барып булмый, бала авырса, поликлиникада да кабул итмиләр. Бөтен проблема паспорттагы шул каһәр төшкән мөһергә барып тоташа. Бер генә алга киткән илдә дә кешене пропискага кертү дигән әйбер юк, бу – аларның ирек-хокукларын кысу булыр иде. Русиядә кешене яшәгән урынына “бәйләп” куеп, закон кеше хокукларын бозмыймы? Соравым шушылайрак иде.

 

Туры бәйләнешне ахырына кадәр карадым, аннан соң көн дәвамында яңалыклар чыгарылышын калдырмадым, әмма минем сорауга җавап беркайда да ишетелмәде. Йөрәк җитеп, Президентка биргән соравым да, бу хәл үзе дә онытылып бара иде, мин онытсам да, мине онытмаганнар булып чыкты. Беркөнне кичен ишектә кыңгырау шылтырады. Барыбыз да өйдә, көткән кешебез дә юк, аптырап ишек ачсам – участок милиционеры тора. Сезнең подъездда яшьләр җыелып эчә икән, ник шылтыратмыйсыз, ник милициягә мөрәҗәгать итмисез, дип сүз башлады погонлы абый. Әлбәттә, сүз минем пропискам булмавы, димәк, каядыр, нидер исбат итү өчен, әллә ни хокукларым да юклыгы тирәсенә борылды. Милиционер абый бездән документларны сорап, карап чыкты, хәтта баланыкын да тикшерде. Ирле-хатынлы яшибезме, әллә аерым торабызмы – болары белән дә кызыксынды. Үзенең дәфтәренә дә язды, безнең документларны да теркәде. Миннән подъездда яшьләр җыелса, милиция чакыртабыз, дип яздырып, кул куйдырып, чыгып китте. Аның артыннан ишекне ябып, “күз”дән карап калдым, фатир саен йөрибез дисә дә, башкаларга кереп тормады.

 

Әмма ике-өч атна үттеме-юкмы, ишектә кабат кыңгырау. Бу юлы ишек төбендә ике хатын-кыз белән баскычта качыбрак яп-яшь милиционер тора. Фатирларда пропискада, регистрациядә торган кешеләрне тикшерәбез, диләр. Болар шулай ук “һәр йорт, һәр фатир саен йөри” булып чыкты. Минем паспорттагы нәкъ Казанда яшәвебез турындагы мөһер юклыгын күреп кыза гына башлаганнар иде, тупылдап улым йөгереп чыкты. Бер миңа, бер малайга карап тордылар да “икенче килүебезгә теркәлү булмаса, 50 мең штраф” дип хушлаштылар. Болар да сөйләнә-сөйләнә подъезддан чыгып китте, башка фатирларны, күрәсең, миңа кадәр тикшереп чыкканнар. Паспорт-виза хезмәте хезмәткәрләренең тынгысыз тормышын, үземнең бәхетсез язмышымны сүгеп, озак тынычландым.

 

Ике-өч атна үттеме, заказлы хат килүе турында квитанция калдырганнар. “Гыймранова” фамилиясенә булгач, аптырап беттем, соңгы дүрт елда документларда мин башка фамилиядә. Аптырап, куркып, почта бүлекчәсенә барсам: хат Русия Президентының Идел буендагы вәкаләтле вәкиленнән булып чыкты. Исем-шәрифләр белән мөрәҗәгать итеп, Президент Владимир Путин белән туры бәйләнешкә игътибарым, анда катнашуым өчен рәхмәт тә белдерелгәч, эчкә җылы керде.

 

“Для рассмотрения вашего обращения по существу необходима более полная информация. Прошу Вас обратиться в Региональную общественную приемную полномочного представителя Президента Российской Федерации Приволжском федеральном округе по Республике Татарстан по адресу…” дип язган миңа хатында М.Галимәрданов. Игътибарсыз калдырмаганыгыз өчен рәхмәт инде. Чаптым, ди, менә, юк хокукларыңны даулап йөрсәң, табарлар урынын да, хокукын да тоттырырлар...

 

Бу хаттан соң, эчкә бераз җылы керә генә башлаган иде, тагын квитанция. Бу юлы заказлы хатны Федераль Миграция хезмәте сырлаган. Законнардан өзекләр китереп, “Регистрация или отсутствие таковой не могут служить основанием ограничения или условием реализации прав и свобод граждан”, “Регистрация граждан по месту пребывания либо отсутствие таковой права и свободы граждан не нарушают. Вышеназванные законодательные акты не противоречат Конституции Российской Федерации” дип яза минем Президентка биргән сорауга җавапны бүлек җитәкчесе Д.Т.Хәбибуллин.

 

Димәк, пропискам булмау сәбәпле, балалар поликлиникасында табиб кабул итми икән, хокукны шул табиб боза, булып чыга! Ә аның үз планы, үз законы бар. Шуның белән саклана ул!

 

Бүген Казанда ничәмә-ничә мең пропискасыз кеше яши икән? Алар да әнә шул медицина полисы алудан, социаль ипотекадан мәхрүм ителгән. Совет заманыннан калган “кешенең һәр адымын тикшереп тору” никадәр дәвам итәр икән? Без чагыштырырга күнеккән Кушма Штатларда аның ни икәнен белмиләр, интернет аша яхшы эш таба да китә илнең бер почмагыннан икенчесенә. Пропискадан төшү, аннары яңа урында кайда теркәлим икән, ише сораулар юк.

 

Һәркем үз эше белән шөгыльләнә инде бездә. Ваграк түрәләр, ниндидер бер кызыксынучан, хокук даулаучы биргән сорау аркасында, җылы урыннарыннан кузгалып, авторны табып, комачаулык тудырганы өчен кисәтеп йөри, кисәтү ышандырырлык булсын өчен “гаеп” эзли... Ә эрерәкләре “отписка” җибәрә. Миннән киткәнче – иясенә җиткәнче, янәсе.

 

Күптән килгәннәре, тикшергәннәре юк, шөкер. “Кысканга былтыр, кычкыралармы быел?” диярсез. Инде килсәләр дә курыкмыйм, димәкчемен. Паспортка “мин Казанда яшим”, дип мөһер сугылды хәзер.

 


Айгөл ГЫЙМРАНОВА
Безнең гәҗит
№ 42 | 22.10.2008
Безнең гәҗит печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№19 (8068) / 28.10.2008 20:35:39

Иртэн акча ,кичтэн акча,
Туйдырды мондый заман.
Гел акча турында уйлап,
Яшэрбез микэн хаман.

№18 (8048) / 28.10.2008 12:43:43


В.ПУТИН: Секундочку, Наташа, можно я Вас прерву?

Вот по бегущей строке, считаю, важный очень вопрос, не знаю, прозвучит он или нет: «Будет ли банковский кризис?». Нет, не будет.

«Денежная реформа будет в России или нет?» Нет, не планируется.

http://www.president-line.ru/ путиннын былтыргы туры бэйлэнешеннэн озек

№17 (7971) / 26.10.2008 21:24:29

Тукылдавыкчы, коры мочишь....

№16 (7965) / 26.10.2008 19:24:54

Гыймранова, Мансур Кашаповка мөрәҗәгат ит! Обшагага урнаштырсын, пропискасы да булыр!

№15 (7960) / 26.10.2008 17:05:06

Пропискага Шамил Закиров алдымы?

№14 (7929) / 25.10.2008 03:33:09

Кичэнге авыл малайлары-шэхэр егетлэренэ эйлэн тугелме сон???? бу хак!!!!!!! моны заман шулай итэ!!!!! урбанизм процессы! ан, акыл, кабул иту сэлате узгэрэ!!!! телисезме-.rvs!!!! Югары белем! хэтта ул "татар традициялэре" кысаларында бирелсэ дэ!!!! (мэсэлэн ТГГПУ булсын!!!
)

№13 (7928) / 25.10.2008 02:20:03

язвы, жаным!!!!!!
шулай корып бетэсегез бит нде.....шушы фикер белэн....
бэлки ожмах булыр сезгэ монын очен....
тик бу доньяда-жэннэт тугел-эт точна!
живем для загробного мира???!!!!
э монда эйдэ-гаделсезлек, коллык хокем серсен!!!!!!!!! мы не рабы рабы не мы.....азапланаек эйдэ!

№12 (7812) / 23.10.2008 09:09:53

Мэскэу  корты, 
///Безнен бугенге татар яшлэре-кичэге татар авылы малае гына тугел, шокер!///
нык булган бу синең! Шәһәр малайлары ни майтарган соң? Шул авыл малайлары алып түгелме соң тормышны? ну бар инде ул шәһәр малайлары, мәсәлән: Айрат Хайруллин түгелме?

№11 (7811) / 23.10.2008 08:43:13

Бэрэнге устерудэ катнашучы атнын да мие бар инде анын, сыернын, энэ, мие дэ, эмие дэ бар

№10 (7810) / 23.10.2008 08:33:10

"..баш мие бит ул фэкать сыер савып, бэрэнге утыртыр очен генэ бирелмэгэн...", НО савылган сөт һәм үстерелгән бәрәңге баш мие өчен (һәм дә организмның башка әгъзалары өчен) бик тә кирәк!!!

Кайчан гына сыер саумый һәм бәрәңге үстерми торган МИләр уйлап табарлар икән МИсез генә сыер савучы һәм бәрәңге үстерүчеләрне???


№9 (7807) / 22.10.2008 23:52:16

Шокер, дип утыра инде хаман безнен халык....тик берни узгэрми бит!
алай жарамый!!!!
баш мие бит ул фэкать сыер савып, бэрэнге утыртыр очен генэ бирелмэгэн, жанашларым!

№8 (7805) / 22.10.2008 23:44:10

Мэскэу  корты, син оптимист белэн писсимист арасындагы аерманы белэсенме? мин белэм.
Хуже не будет, хуже не может быть... ди писсимист, э оптимист, еще может хуже, еще может, ди...

№7 (7803) / 22.10.2008 23:40:44

Сон, бу вэзгыятьнен чиге булырга тиештер бит лэ-баса!
Безнен бугенге татар яшлэре-кичэге татар авылы малае гына тугел, шокер!
Ышан, халкым, ул кон, хорлек хэм хэммэсен анлау коне-КИЛЕР!!!!!

№6 (7800) / 22.10.2008 23:31:32

Безнен ил коррупция сазлыгына чумып яшэп баш калкыта алмый ул. Эллэ бу халыктан, эллэ турэлэрдэн???

№5 (7796) / 22.10.2008 22:56:25

Менэ синга мэ! Хаман ирексез, хокуксыз,мескен илдэ яшибез бит булып чыга жэмэгать!!!!!!
Ил дибез, Ватан дибез (чонки татарнын жаны шуны сорый..), кайда сон ул безнен илебез? Жыен куштан, Рэсэйгэ хезмэт иткэн турэлэр, хэм аларнын "ваклары"(милитсия, мескенкэйлэрем).
Татарстаныбызнын нефте дэ бар, тагы эллэ нэстэсе.....тик ничек яши андагы халык, курегез! Хезмэт хаклары тубэн! Ирек юк!!! Режим дэулэте кебек!
Син дэ кушылгансын шул системага булып чыга, Гыймранова туташ!
Кем риза тугел-китэрэгэ туры килэ, башка шэхэргэ-яшэу акчасын эзлэргэ!!! Кайбэрэулэр хэтта башка илгэ дэ...БИК КЫЗГАНЫЧ!!!!!!!
Казанда 10 ел казып, метронын 5 станциясен кечкэ ачканнар, э Мэсэкудэ 2009елда гына 5станса ачылачак! Хэзер Мэскэудэ аларнын саны 150гэ якын, э озынлыгы-Казаннан Чаллыга чаклы!!!!
Э безне "матур" вэ "мул" тормыш белэн алдап Татарстанда тоталар...
ИЛ БАШЛЫГЫНА: "КАЙДА БЕЗНЕН НЕФТЬ ВЭ САЛЫМ АКЧАЛАРЫ"???? диясе килэ...Иманым камил-ул белэ кайда икэнлеген....тик барысы да узара буленгэн-булешкэн!!!!!!
Яшэсен...татар халкы!

№4 (7793) / 22.10.2008 22:29:58

админ, владимир владимирычнын бик унышлы фотосын тапкан. ачкан саен уземэ тортеп курсэткэн кебек...

№3 (7779) / 22.10.2008 12:58:43

Мингэ: авылда яшьлэргэ эш юк, гаилэне нинди акчага яшэтергэ кирэк? яшелчэ устерепме? хайван урчетепме? Алай гына эйтуе жинел дэ бит... Бэрэнгесен утырту очен жирне сордерергэ кирэк,анын очен акча тулисе бар, акчасыз авылда берни кылмыйлар хэзер. Бэрэнгене корт ашамасын очен даруын сатып алырга кирэк. Бэрэнгене чыгарыр очен трактор янэ акчага бэйлэнгэн-акча тулэтеп. Ат дисезме? Белмим колхозлар экренлэп бетеп баралар, элек тамбур иде,хэзер безнен колхознын бер аты калган. Аны да сорасан, акча бирергэ кирэк. Элеке ат сорау тулэусез иде. Бозау утреп ит сату- устерер очен комбикормын, солысын,печэнен, жумын сатып алырга кирэк. Хэзер авылнын болыннары да шэхси- бар нэрсэ сатыла, элек печэн чабып кайту берни тормый иде,хэзер котугэ дэ йорергэ урын калмаган. Акча-акча-акча. Авыл халкы соттэн каймак та ясамыйча сот жыючыны котеп утыра. Чонки литрына берничэ сумнан шунда аена ничэ йоз сум акча жыела инде. ул да куп тугел. Эмма авыл халкына авыр хэзер яшэве.Жэллим дэ инде авылларны, минем жэллэвемнэн берни узгэрми. Эниемэ хэлемнэн килгэн кадэр акча белэн булышам.менэ шул. Э син "мин" авылга кайт дисен,эйтуе жинел...

№2 (7776) / 22.10.2008 12:47:26

ярый әле "черный ворон" килмәгән

№1 (7773) / 22.10.2008 12:02:00

алай проскан да булмагач нэрсэ ятасыз монда казанда кеше кубэйтеп

кайтып яшэгез авылыгызга

синен прописка юк дип разный йортсыз жирсезлэр арказында закон алыштырмаслар шэт

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar