поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.05.2012 Мәдәният

Төрле милләтләрне берләштерүче шагыйрь ул

Самараның Халыклар дуслыгы йортында Чувашстан шагыйре Валерий ТУРГАЙның шигърият кичәсе булып узды. Биредә аның күптәнге дуслары, талантын яратучылар, Самара өлкәсенең төрле милли-мәдәни оешмалары вәкилләре җыелган иде.

Иң башта кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләнелде. Чувашстанның Комсомол районында урнашкан Починок-Инели авылында туып-үскән Тургайның беренче иҗат җимешләре ул сигезенче сыйныфта укыганда район газетасында басылып чыга. Ә 1989 елда аның беренче китабы да дөнья күрә. Аның өчен шагыйрьгә Чувашстанның Михаил Сеспель исемендәге Яшьләр берлеге премиясе бирелә. Аннан соң инде Тургайның башка бихисап китаплары да бастырыла.

Шагыйрь, шигырьләр язудан тыш, үз иҗатында рус, татар, башкорт, украин, эстон һәм башка милләт шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итүгә зур игътибар бирә. Аның үзенең шигырьләре дә башка халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Самарага ул Кавказ шагыйрьләренең чуваш теленә үзе тәрҗемә иткән әсәрләре җыентыгын алып килгән иде. “Биек таулар иле, сәлам сиңа!” дип аталган бу китап әле күптән түгел генә дөнья күргән. Анда Төньяк Кавказның төрле милләт шагыйрьләренең шигырьләре тупланган. Араларында Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Рәйсә Әхмәтова, Давид Кугультинов та бар.

Үз вакытында Тургай татар язучысы Зариф Башириның “Чуваш кызы Әнисә” дигән әсәре буенча диплом эше язган һәм аны чуваш теленә тәрҗемә дә иткән. Китапта татар язучысы йөз ел элек Тургай туып-үскән җирләрдә чувашларның һәм татарларның бергәләшеп, дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәүләрен тасвирлаган. Күптән түгел бу китапны Михаил Сеспель фонды яңадан чуваш һәм татар телләрендә бастырып чыгарган.

Тургай шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен дә тәрҗемә итеп, аерым бер җыентык чыгарган. Татар укучылары белән очрашуда алар бергәләп чуваш телендә “Туган тел” җырын да башкарганнар.

Бүгенге кичәдә сәхнәгә чыккан Валерий Тургай дулкынланып, әмма үз-үзен һәм тамашачылар игътибарын туплап, сүзен дөньядагы иң кадерле кеше – әнидән башлады. Тормышта иң кыйммәтле нәрсәләрне әни, гаилә, кече ватан бирә бит. Аның шигырьләрендә дә ата-анасы янындагы авыл хезмәте шатлыгы чагыла. Балачак елларында болында печән чабуларда галәм чиксезлеге, дөнья, шигърият киңлеге сизелә. Тургайның шигърият иле үзенчәлеген нәкъ шушы формула белән билгеләргә буладыр.

Кичәдә Валерий Тургай чыгышының эчкерсезлеге һәм эчтәлек байлыгы әйтерсең лә башкаларны да рухландырды. Аңардан соң сәхнәгә чыккан кешеләр гади генә сүзләр әйтмәделәр, ә үзләре өчен мөһим һәм кадерле булган нәрсәләр турында сөйләделәр. Самара өлкәсе хөкүмәте аппаратының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәдә тору департаменты баш консультанты Надежда Осипова шагыйрьнең Самарада 1994 елда узган беренче иҗат кичәсен искә алды. Ул вакытта Литвинов исемендәге Мәдәният сарае залы шыгрым тулы булып, халык Тургайның чыгышын тын да алмыйча тыңлаган. Бу кичәнең язмасы әле аннан соң күп тапкырлар күпмилләтле “Радио-7”дә кабатланган. Һәм менә хәзер ул Идел буе һәм Кавказ халыкларын тоташтыручы шигъри салават күперен хәтерләткән үзенең яңа җыентыгын алып килгән.

“Биек таулар иле, сәлам сиңа!” китабын бастыруга матди ярдәм күрсәткән, Самарада һәм аның тирә-ягында танылган Бакча үзәген булдырган эшкуар Вера Глухова Тургай артыннан чыгыш ясап, үзенең балачагын исенә төшерде. Ул әлегә кадәр чуваш китапларын укырга, җырларын җырларга ярата икән. “Вайнах” Самара региональ чечен милли-мәдәни оешмасы аксакаллары советы башлыгы Чапай Хациев акыллы итеп һәм шул ук вакытта юмор белән халыклар дуслыгы турында уйлары белән уртаклашты. Ә Самараның  “Пехиль” чуваш мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары Петр Абрамов әле милли үзаңы туып килгәндә аңа Тургайның шигырьләре ничек итеп ярдәм итүе, шагыйрь сүзенең авыр минутларында үзен хуплавы турында исенә төшерде. Самараның “Азан” мөселман газетасы мөхәррире, тарихчы, крайны өйрәнүче Шамил Галимов та кичә героен сәламләде. Аларның икесен дә үз халыкларының культурасына аеруча мәхәббәт берләштерә.

Әле тантаналы өлеш тәмамланганнан соң да Тургайны озак кына җибәрми тордылар. Ул үзе турында бик күп сөйләде. Ә кешеләр аңа сорауларны һаман яудырып кына тордылар. Шагыйрьдән яшьләр турында нәрсә уйлавы турында да кызыксындылар. Ул егетләр-кызларның, иң беренче чиратта, үзләрен аңлауда мохтаҗ булганнарын әйтте.

Тургай Чехов әсәрләрен бик ярата икән. Ул яшь чагында озак вакыт Достоевский дөньясына чумып яшәгән. Бу аның шигъриятен ниндидер бер яңа нурга күмгән. Күренекле татар шагыйре Ринат Харис та Тургай иҗаты турында: “Аңарда авангард һәм консерватизм яхшы баланста булып, бу аның шигырьләрен тирән эчтәлекле, шаян һәм җитди итә, үзенә тартып тора, бер сүз белән әйткәндә, алар безнең заманча трагик һәм комик вакытка бик тә туры киләләр”, - дип әйткән булган.

Кичә тәмамланды, тик Тургай шигърияте аның иҗатын яратучылар белән калды. Ә Самарада аның үзен аңлаган һәм хөрмәт иткән кешеләргә бүләк иткән китаплары сакланачак.

Рәсемдә: Валерий ТУРГАЙ (сулда) "Азан" редакторы Шамил ГАЛИМОВка китап бүләк иткәндә.

(Самараның Халыклар дуслыгы йорты сайтыннан) 


Наталия ХАРИТОНОВА
Бердәмлек
№ 20 | 12.05.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»