поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.10.2008 Матбугат

МИҢНАЗЫЙМ СӘФӘРОВНЫҢ “ИРЕК МӘЙДАНЫ”НА БИРГӘН ИНТЕРВЬЮСЫ

"Ватаным Татарстан” – хөкүмәт һәм дәүләт советы оештырган газета. Шуңа кайберәүләр аны еш кына хакимияткә каршы сүз дәшми дип сүгә, кыюсызлыкта гаепли. Һәм бик ялгыша: соңгы елларда “Ватаным Татарстан” инде элекке идеологик газета түгел. Ә кайберәүләрнең моны күрергә теләмәве – икенче мәсьәлә. Берникадәр бюджет хисабына яшәсә дә, түрәләргә ошамаган язмалар шактый чыккалый анда. Моңа дәлил итеп “Болгар номерлары”н җимерү вакыйгасыннан соң язылган мәкаләләрне билгеләргә була. Министрларга ошамас, кәефләре кырылыр дип дәшми калмадылар. Башкалар ләм-мим булганда да әйттеләр үз сүзләрен.

Татар матбугатының бүгенге хәле, газеталарга мәҗбүри яздырту булырга тиешме, шәһәрдә яшәүче татар ни өчен татарча басмаларны укымый, “Ватаным Татарстан”ның җитешсезлекләре нинди? Бу турыда газетаның мөхәррире Миңназыйм Сәфәров белән сөйләштек. 

 

– Миңназыйм абый, татар матбугаты турында еш чыгыш ясыйсыз, язасыз. Күп очракта шәхси басмаларны сүгәсез. Бүген бөтен шәхси газеталар ябылып, татар матбугатында дәүләт монополиясе калса, яхшы күренеш булыр дип саныйсызмы?

 

– Алдан ук кисәтеп куям, бу “Ватаным Татарстан” газетасының түгел, ә минем шәхси фикерем. Бу мәсьәләдә позициям күпмедер дәрәҗәдә үзгәрде. Элек мине “сары матбугат” белән көрәшүче дип атыйлар иде. Ул кемнедер күралмаудан түгел, чарасызлыктан әйтелгән сүзләр булды. Азмы-күпме җитди матбугатка тугры калырга тырыштым.

 

Сыйфатлы газета кешегә тормышның кая таба барганын аңлатучы, дөрес юнәлеш бирүче, аек акыл белән төптән фикер йөртүче, вәзгыятьне ачыклаучы дип саныйм. Соңгы вакытта укучы теләгенә ияреп матбугатны да җиңеләйттек, тормышны да примитивлаштырдык. Мине тираж җыярга кирәк дип тилмертәләр. Бүген мәктәптә дә “тираж” җыю бара. Анда да укучы санына карап, мәктәпне яшәтергә телиләр. Бала җыйдыртып, тираж үстереп ялгышлык җибәрәбез. Сан түгел, сыйфат кирәк. Бүген гаеп булган әйберләр күпмедер вакыттан  соң нормага әйләнергә мөмкин. Халык матбугат җиңел холыклы, әштер-өштер генә булырга тиеш дип саный башлаячак.

 

Монополия начар. Ул көчләп тагу дигән сүз. Ләкин халык дигәндә, ихтыяри-мәҗбүри яздырту булырга тиеш.  Әгәр дә без бүген мәктәпкә барсаң да, бармасаң да ярый, математика урынына рәсем ясау дәресенә генә йөрергә мөмкин дип әйтсәк, иманым камил, балаларның бик азы укырга телиячәк. Бу газеталарга да кагыла. Кешегә җитди мәкаләләрне укыту да булырга тиеш.

 

Дөрес, акча да табарга кирәк. Дәүләт безгә тиешле акчаның яртысыннан азрагын, 45 процент дотация бирә.  Калганын үзегез табыгыз, диләр. Ләкин бүген милли һәм балалар матбугаты “АиФ” яисә “Комсомольская правда” газеталары белән абунәчеләр өчен бертигез көрәшә алмый. Шуңа да бу яктан караганда мәҗбүри яздыртуны сакларга тырышыр идем. Ни өчен укытучы яисә җитәкчелектә утырган кеше “В.Т.”ны укымаска тиеш? Укырга тиеш ул аны.

 

Бервакыт кеше сәясәттән туеп, җиңел темаларны үз итте. Хәзер башка күренеш күзәтелә. Кеше янә җитди темаларга тартыла башлады. Кайчак майлы ботка туйдыра, арыш ипиен дә ашап карыйсы килә башлый. Дөнья кая бара дигәнне газетадан укырга тели ул.

 

– Сезнеңчә, “В.Т.”га нәрсә җитми? Аның минусларын атап үтә аласызмы?

 

– Матбугат белән идарә итәргә теләүчеләр күп. Татар телен белмәүче, журналистикадан ерак булган түрәләр дә, депутатлар да безгә ничек итеп сыйфатлы татар газетасы чыгарырга икәнен өйрәтергә маташа. Өлкән яшьтәгеләрне әйтеп тә торасы юк, хәтта яшьләрнең дә кайберләре түрәләр кушканны тизрәк үтәү ягын карый. Зур, саллы мәкаләләр урынына гади әйбер язарга кирәк. Авылга барып кайткач, мәкаләне “Авылга инвестиция киләме-юкмы?” дип башлап уйланырга кирәкми, ә бүген авыл апасы бәрәңге үстереп, сата аламы аны, табыш китерәме-юкмы аңа бу кәсеп, шуны ачыкларга кирәк. Тормыш әнә шунда кайный. Рөстәм Миңнеханов та: “Әгәр минем оппонентым була аласыз икән, сезне тыңлаячакмын. Тәнкыйтьләвегезне дә кабул итәчәкмен. Ләкин капка төбендә эт өреп калган шикелле язсагыз, моны кабул итә алмаячакмын”, – диде. Килешәм аның белән. Без, журналистлар, еш кына мәсьәләне өстән-өстән генә өйрәнәбез дә акыл сатмакчы булабыз, тиргибез, йодрык күрсәтәбез. Ләкин оста укытучы укучысын сүкмичә генә оялта белә. Матбугат үч алу, вәгазь уку урыны түгел. 

 

Безгә журналистлар җитми. Редакциядә 5-10 кеше булырга тиеш дигән фикер белән чикләнергә кирәкми.  Төркиядәге “Заман” газетасын 2 мең кеше чыгара. Аларның һәрбер төбәктә үз хәбәрчеләре. Редакция яза белгән гади кешеләрне дә үз эшенә җәлеп итә алган. Бездә халык җитәрлек. Район редакцияләрендә дә, регионнарда да язучылар бар. Мондагы редакция килеп ирешкән мәгълүматны эшкәртеп утыручы үзәк ролен үтәргә, язмаларны кеше укырлык сыйфатка җиткерергә тиеш.

 

Бүген журналистлар мәгълүмат артыннан йөгереп йөрер вакыт түгел. Заман алга бара, технологияләр дә үзгәрде. Интернет, агентлыклар бар бит. Гадәттә, анда барысы да тәфсилләп языла, күрсәтелә. Вакыйгаларны үзебез күрмәгән хәлдә дә анализлап бирә алабыз бит. Алайса, ниндидер хәл  була, бер атнадан соң барып кайталар һәм тагын бер атна үтү белән материал чыга. Ваз кичәргә вакыт бу рәвешле эшләүдән. Оперативлык кирәк. Көнендә, сәгатендә әйтү мөһим. Көндәлек газета икән, журналистлар алдан йөрергә тиеш. “В.Т.”га популярлаштыру җитми.

 

– Сез бервакыт “В.Т.”ны зур 30-40 битле, күләмле көндәлек газета итеп күрергә теләвегез турында әйткән идегез. Бу чынга ашмаслык хыялмы, әллә якын киләчәккә куелган максатмы?

 

– Булдырырга мөмкин бу эшне. Моның өчен дәүләтнең акчасы бар. Тик бездә мәгариф, мәдәнияткә акча кызганалар. Төрекләр бездән акыллырак дип әйтмәс идем, ләкин матбугатның көчле корал икәнен беләләр. Бүген редакциянең штатын арттырмыйча, газетаның күләмен ике тапкырга зурайтып була, тырышканда өч тапкырга да мөмкин. Кешенең потенциалы зур. Шуны күзәткәнем бар: күпчелек журналистлар җәйге ялга киткәндә газета кызыклырак чыга, материаллар да “ә” дигәнче әзерләнә. Илһам көтеп ятмый ул, чөнки журналистика – конвейер. Атнага бер-ике мәкалә язып, ә калган вакытын елга буенда шигырь иҗат итүче кешенең журналистикадан китүе хәерлерәк.

 

Төркиядәге “Заман” кебек басма чыгарыр өчен әллә нинди зур чыгымнар кирәкми.  Аларда 80 битлек унбишләп газета басыла. 80 миллион халык яшәгән Төркиягә бу нормаль күренеш. Ә бездә ничек? Гадәттә, укучы газетаның барлык  битендәге язмаларны игътибар белән укып чыгам дип әйтә. Бик начар. Димәк, без укучы теләмәгән материалны да көчләп укытабыз булып чыга. Әбигә икенче полосадагы сәясәт тә, соңгы биттәге спорт та кызыктыр дип уйламыйм, ә без аны мәҗбүрилибез. Тематик материалларның һәрберсенең үз урыны булырга тиеш. Төркиядә күзәттем, кеше газетаны кулына ала, беренче биттәге вакыйгаларны карап чыга да, үзенә кирәкле битне ача. Икътисадчы валюта курсларын карый, спорт белән кызыксына икән ул, шул битләрне табып укый. Бер газета эчендә сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш.

 

– Татар матбугатында азмы-күпме сәяси күзәтүләр бар, дин темасы шактый көчле. Ә менә икътисад нык аксый. Моның сәбәпләрен нидә күрәсез?

 

– Җәмгыятьне шулай “дебильләштердек”. Икътисадны бик примитивлаштырдык. Шундый вәзгыятьтә яшәгән журналист та примитивлаша. Җәмгыятьтә сорау булмыйча, аны үстерү авыр. Шуңа да махсус шушы темада эшләүче белгечләр кирәкми булып чыга. Без азмы-күпме теге яки бу вакыйга уңаеннан гына икътисад темасын яктыртырга тырышабыз. Һичьюгы татар басмаларына дөнья һәм урыс матбугатында чыккан язмаларны аңлап, укучыга җиткерергә  кирәк.

 

– Миңназыйм абый, Сезгә эш буенча президент белән аралашырга туры килә. Минтимер Шәрипович татар матбугаты белән кызыксынамы? Аның киләчәге турында уйланамы?

 

– Укый, уйлана. Сүзләремне дәлилләп, бер вакыйганы сөйли алам. Укымыйлар дип төрттерүебезгә президент “В.Т.”ны укуын исбатлый алды. Җыелышта ниндидер түрә бер урыс газетасын укып утыра иде. Шәймиевның беренче биттәге фотога күзе төште дә: “Бу турыда “Ватаным Татарстан” язды бит”, – дип әйтте. Ул мәкалә  бер-ике атна элек басылса да, исендә тота булып чыкты. Аның киңәшчеләре, ярдәмчеләре дә президент газеталар укый дип әйтә. Башкаларга мониторинг кына кертәләр, ә ул каләм белән искәрмәләр кертеп, газетаны укып чыга. Бер тапкыр бер район башлыгы: “Халык һәм инвесторлар арасында конфликт юк. Бу низагны журналистлар уйлап чыгарган”, – дип, журналистларны гаепләп  кискен чыгыш ясады. Шулчак президент аны бүлдереп: “Хәзер республикадагы барлык җәнҗалларга да, кимчелекләргә дә журналистлар гаепле булып чыгамы? Алар низагны күрә, яклый белгәч, нигә кирәк, алайса, түрәләр?! тел кычыткан вакытларым еш була, ләкин үземне тыям, чөнки мин дә, сез дә аларның эшенә тыгыла башласагыз, журналистика булмый ул”, – дип әйтте. Моңардан соң ләм-мим. Район башлыкларының берсе дә дәгъва белдермәде.

 

Мин шуны әйтә алам: бездә чыккан тәнкыйть материаллары өчен әлегә кадәр кулга сугучы булмады. Кеше аша, теге яки бу язма басылмаса, әйбәтрәк булыр иде, дип ишеттерәләр. Кайберәүләре “сине кайгыртабыз” дип киңәш формасында әйтәләр. Ләкин биш ел эшләү дәверендә мине чакыртып, беркем дә өстәл сугып сүкмәде. Һәрчак җилгә каршы барып булмый, тик заманасына карап уразасы дигәндәй, урынын һәм вакытын белеп, үз сүзеңне дә әйтергә кирәк. Куркак та булмаска, әмма шул ук вакытта юләрлеккә дә чакырмыйм. Түрәләр дә безнең кебек кешеләр, аларга да аңлатырга кирәк. Ләкин күпчелек очракта  аларга кызыл чүпрәк күрсәтәбез. “Болгар номерлары” буенча да безгә шелтә белдерүчеләр булды. Мәдәният министры бу турыда әйтте, җавабы яңгырады, ник яңадан кайтасыз бу темага дип сорадылар. Ә ничек мин Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Фәндәс Сафиуллин кебек  классикларыбыз, ихтирам иткән шәхесләребезнең гозерен кире кагыйм?! Үз-үзебезгә цензор булып утырсак, яшәү куркыныч. Әле бит түрәләрдән кала халык, Ходай алдында җавап тотарга туры киләчәк. Биредәге мөхәррирлек вазыйфам мәңгелек түгел. Бүген эшлим, иртәгә юк. Ә тарихта барысы да калачак. Еллар узу белән безнең турыда “и-и сайрап утырганнар инде хөкүмәтне мактап” дип уйлауларын теләмәс идем.

 

– Бүген безнең ике рәсми газета бар – “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан”. Түрәләр урыс матбугатын яздыра,  башлыча “Республика Татарстан”ны укыйлар, аларның басмалары эре оешмаларның, министрлыкларның рекламасы белән шыплап тулган. Урысча булгач, җитә, янәсе. “Ватаным Татарстан”  юбилее вакытында Шәймиев, моның чарасын күрербез,  диде. Татар газетасын да яздыртырга тиешләр, дип әйтте. Бу юнәлештә алга китеш бармы?

 

– Ул очрашуда президент ике дәүләт газетасына ярдәм итәргә дип әйтте.  Ләкин Черномырдинның “Яхшылык дип тотынган идек, гадәттәгечә килеп чыкты” дигәнчә булды. Эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча комиссия булдырылды, подкомитетлар оештырылды, планнар төзелде. Барысы да өйрәтә башлады. Ләкин нәтиҗәдә үзегез гаепле дигәнгә кайтып калды.

 

Әлбәттә, безнең дә кимчелекләр җитәрлек. Газетаны сата белмибез, моның белән килешәм. Товар җитештерәбез, ә халыкка тәкъдим итәргә белемебез юк. Ләкин “Базар мөнәсәбәтләре, ничек телисез, шулай яшәгез” дип җаваплылыкны өстән төшерү дә ярамый. дәүләтнең үз матбугаты бар икән, аның сату системасы да булырга тиеш. хәтерләсәгез, табыш китерми дип киосклардан татар газеталарын алып ташлау бездәге кыйбласызлыкны ачык күрсәтте. “Республика Татарстан”ның табышы җитәрлек, аңа рекламаны  күп бирәләр. Ләкин без аннан начаррак дип әйтә алмыйм. Урыс телле матбугат кына кызыклы дигән иске стереотип һаман да саклана.

 

– Милли республикаларда Матбугат министрлыклары бетерелде. Кайдадыр ул комитет булып калды. Бездә исә ул акционерлык җәмгыятькә әйләнде. Моның начар яисә уңай яклары күбрәкме?

 

–  “Татмедиа” ААҖ дәүләт органы түгел. Ул – газеталар җитештерүче бер оешма.  “Татмедиа” дәүләт идарәлеге дигән структура бар. Президент аны бетерү турында карар чыгарды. Әле үлмәгән, ләкин үләргә хөкем ителгән. “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Татарстан” журналы “Татмедиа” җәмгыятенә кермәгән. Минемчә, министрлыкмы, департаментмы, комитетмы, ләкин дәүләт органы булырга тиеш. Ул күбрәк эшне координацияләү өчен кирәк, идеология оешмасы булмасын. 

 

– Татар матбугатының төп укучысы – авылда. Бүген Казанда ярты миллион татар яши дибез, ләкин татарча басмаларны шәһәрдәгеләр алдырмый диярлек. аларның татар газетасын укымау сәбәпләре нинди? Телне белмиме ул, әллә темалар кызык түгелме?

 

– Бүгенге шәһәр кешесе – кичәге авыл татары. Казанда яшәүче өченче буын татарлар бар, ләкин күбесе урыслашкан. Ә күченеп килүчеләрнең шәһәр культурасы юк. Тормышны яхшыртырга кирәк, мал туплау белән мәшгуль ул. Укырга вакыты юк. Казандагы ярты миллионның 100 меңен алсак та, бер газета оештырырга булыр иде. шәһәр татарларының ихтыяҗын өйрәнмибез, аларга ни кирәклеген белмибез. Чөнки журналистларыбыз үзләре дә авылдан чыккан. Безгә авыл кешесе якынрак, ул тугры. Ә шәһәр татарларының күңеленә үтеп керү авыррак. Аларга кызыклы итеп, кызыксынган темаларын яза алмыйбыз да, теләмибез дә. Тешебез үтми. Шәһәр газетасы дип саналучы матбугат бар, ә чынында алар шәһәр кешеләренең ихтыяҗын канәгатьләндерми.

 

Башта сыйфатлы газетаны укырга өйрәтергә кирәк. Йә матбугат шалкан бәясе булырга тиеш, йә реклама газетасы кебек бушка таратылсын ул. Шәһәр халкын сайлаулар алдыннан гына укырга өйрәтә башлау дөрес түгел. Даими эш алып барылырга тиеш.

 

– Миңназыйм абый,  журналистика ир-егетләр эше дип санала. Ләкин матбугат конференцияләрендә шуны күзәтәсең: шыр хатын-кызлар.  КДУның журналистика факультетына башлыча кызлар укырга керә, араларында бер-ике егет. Бу күренешнең сәбәпләрен нидә күрәсез?

 

– Татар кешесе өчен ир – йорт хуҗасы, мал табучы, ашатучы. Ә журналистика бүген матур итеп чәй эчә-эчә артистланып утыра торган урын дип карала. Ир-атлар алай вакытын сарыф итәргә тиеш түгел дип саныйм. Тормыш алып барырлык һөнәр кирәк аларга. Акчалы булса, килер иде ирләр.  Шуңа да хезмәт хакын арттырырга кирәк. без укыганда журналистика төркеменең яртысы егетләр  иде, элек күбрәк тә булган. Мәктәптә дә шул ук хәл. Гомер-гомергә укытучылык белән ирләр шөгыльләнгән. Ә бүген сыйныф җитәкчеләре барысы да хатын-кызлар. Укытучылык та табыш китерми. Тормыш үзгәрде. Журналистика да башка. Нишләтәсең, журналистиканы хатын-кызлар басты дип зарланып утырып булмый. Сугыш вакытында көчле затлар урынына җир сөргән кебек, бүген дә аларга ирләрне алыштырырга туры килә. Ирләр куркып яза торганны алар үз җилкәсенә ала. Рәхмәт диясе генә кала.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 16 | 17.10.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»