поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.05.2012 Мәдәният

Көтеп алынган тальян бәйрәме

Камышлыда атаклы гармун ясау остасы Гали ГӘРӘЕВнең тууына 100 ел тулу уңаеннан беренче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале уздырылды

Гомәр, Госман, Гали, Шакирә, Мәймүнә, Нурсәхи, Кәримә, Әминә, Нурсәлих - бу XX гасыр башында Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында яшәгән Әбүбәкер һәм Бисал Гәрәевләр гаиләсендә туган тугыз баланың исемнәре. Шуларның бары тик өченчесенә - 1912 елның 24 июлендә туган Галигә генә татар тарихына кереп калырга насыйп була.

 

Бу баланы, бик моңлы булып үскәнгәдерме, әллә кәсепле булсын өченме, элеккеге Мәтеби, хәзерге Иске Усман авылында яшәүче тальян гармуннары ясау остасы Җаниәхмәткә өйрәнчеклеккә бирәләр. Шулай итеп, бала 12 яшеннән гармун ясау нечкәлекләренә өйрәнә башлый һәм ике ел эчендә һөнәр иясе була.

 

Бәхетен дә шуннан таба ул: Яңа Усман чибәре Минкамал егетнең йокысын ала. Камышлыда яшәүче Әкълимә апа Насыйрова Гали белән Минкамалның  кушылуын болай исенә төшерә:

 

- Минем әти белән Минкамалның әтисе Шәйхетдин абзый бертуганнар бит. Гали дә безгә туган тиешле булганга, әтинең яучы булып баруын соралды. Ул барды баруын. Тик кызның әтисе: “Тормыш башларга йорты гына да булмаган гармунчыга дип кыз үстермәдем мин”, - дип борып җибәрә. Ә икенче көнне Шәйхетдин абзый үзе килеп: “Күпер төбендәге таллыкта иртәнгә кадәр  гармун моңланды, бөтен авылны елатты. Яшьләрнең рәнҗеше төшәр, Аллам сакласын. Кызымны бәхилләп Галигә кияүгә бирәм, - ди.

 

Минкамал апа белән Гали абый, тормыш авырлыкларына карамастан, бик матур һәм кызыклы гомер кичерделәр. Гали абый бик тә шаян кеше иде бит. Ул үзенең моңын гармун телләренә салып калдырды, гармунын кулына алса, хәтта кошлар да тынып кала иде сыман, - дип тәмамлады сүзен Әкълимә апа.  

 

- Әйе, минем әнинең әтисе белән бертуган Шәйхетдин абый нәфсе, кеше рәнҗетү кебек сыйфатларны зур гөнаһ итеп саный иде, - дип искә ала Әхтәм ага Гусамов та. - Гали, зур оста булып танылгач, ясаган 16 телле тальянын миңа да бүләк иткән иде. Мин аны әле дә саклыйм. Аның заказ буенча ясаган тальян гармуннарының берсен Андижан шәһәрендә күрергә насыйп булды. Шулай ук Америкага, Финляндиягә, Германиягә дә гармуннарын артель аша җибәргәнен беләм.

 

Сугыш башланганда Гали Гәрәев гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендәге корал ясау заводында эшли торган була. Аңа  тылда калырга бронь бирелә, һәм ул шунда 1945 елга кадәр эшли. 1939 елда туган уллары Ахъяр да, 1943 елда туган Искәндәр дә кыска гомерле булалар. Ә менә 1950 елгы кызлары Мәмдүдә, 1956 елгы Әсфәндияр, кече уллары Җәгъфәр исән-саулар. Уллары әтиләре истәлегенә багышланган бу фестивальдә катнашып, иң кечкенә гармунчы Ирек Мотыйгуллинга һәм иң олы яшьтәге гармунчы Ризатдин Галәлетдиновка махсус бүләкләр да тапшырдылар әле.

 

Сугыштан соң Гали Гәрәев хатыны белән туган авылы Иске Ярмәккә кайта һәм берничә ел фатирда яши. Күңеленә ятышлы кәсебе керемле булып чыга: берничә елдан соң Минкамал авыл уртасындагы курчак өе кебек челтәрләп бизәлгән йорт хуҗабикәсенә әверелә. Гали өендәге бер почмакта остаханә оештыра һәм ныгытып тальян гармуннары ясауга керешә. Кайбер гармуннарын артель өчен, кайберләрен шәхси заказ белән ясап сата, ә күңел өчен ясаганнарын бүләк итәргә ярата.

 

Туганнары да Галигә ярдәм итәләр. Уфада яшәүче бертуган энесе Нурсәхи кирәкле чималны җитештереп тора. Ә Шакирә улы Наилнең дә гармун ясау белән ныклап кызыксынуын күреп, Гали абыйсы аны ярдәмче итеп ала.

 

- 60 - 70нче елларда тальян гармуны бик популяр иде. Почта аша килгән заказлар күп булса да, ел эчендә яңа гармун хуҗасына барып җитә. Гали абый нота грамотасын белми, ә музыкаль авазларның урнашу тәртибен дөрес төзи иде. Әзер гармунның мәкамен тикшерү өчен ул урамга чыгып утыра да, уйнап җибәрә. Шулай авыл халкы яңа гармун тууына хәбәрдар була, - дип искә ала әле дә Иске Ярмәк авылында яшәүче Наил  абый.

 

Фестивальгә махсус кунак булып килгән губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов та бу мизгелләрне исенә төшереп:

 

- Минем әти Гали абый өе каршысындагы янгын каланчасында авылны янгыннан саклый иде. Гали абый яңа гармунын алып чыгып бераз уйнагач: “Зөфәр, тавышы ничек, яхшы яңгырыймы? - дип сорый иде.

 

Әйе, гомерләр бигрәк тиз уза шул. Безгә бакча күршесе генә булган Гали абыйның остаханәсенә классташым Әсфәндияргә ияреп минем дә кергәләгәнем булды. Ул вакытларда гармун остасы балаларга тылсымчы булып күренә иде. Ничек итеп менә шушы таралып яткан тимер, агач, ситсы кисәкләреннән шундый матур яңгырашлы гармун ясап була да, ничек итеп аның телләренә баскаласаң, шундый гаҗәеп музыка туа? Бу минем өчен әле дә сер булып кала.

 

Гали Гәрәевнең гомере 1976 елда фаҗигале рәвештә өзелде. Аның белән бергә безнең авылдан гына түгел, бөтен дөньядан да тальян моңы китә башлады дип әйтсәм, бер дә ялгыш булмас. Чөнки нәкь шушы вакытта модага транзисторлар, клеш балаклы штаннар, вокаль-инструменталь ансамбльләр керә башлаган иде бит...

 

Шуңа күрәдер дә егерме биш ел буе Гали Гәрәевне зурлап искә алучы булмый. Тик 2000 елда гына Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбленең музыка җитәкчесе, баянчы мәрхүм Гамил Галиуллин һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы,  Культура институтын тәмамлап, Камышлы районының мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли башлаган Гөлчәчәк Гайсина (Гатауллина) инициативасы белән Иске Ярмәктә беренче тапкыр “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале оештырыла. Аның статусы нинди булганын хәзер тәгаенләп әйтә алмыйм, тик авылга бик күп гармунчыларның Гали гармуннарын алып кайтканнарын хәтерлим. Кайберләре ике, өч гармун да күтәреп килгәннәр иде. Берничә дистә гармунчының урам тутырып, Гали гармуннарында уйнап барганнарын, шулай Мәдәният йортына да килеп керүләрен, сәхнәгә чыккан һәр гармунчы кулындагы гармунны ничек ясатуы яисә кемнәндер сыер бәясенә сатып алуы турында сөйләгәннәрен, Гали абый турындагы истәлекләре белән уртаклашуларын онытып буламыни? Бик югары дәрәҗәдә үткән иде ул фестиваль. Аннары берме, икеме елдан соң икенче фестиваль дә булган иде әле. Һәм менә инде 2012 елның 28 апрелендә Гали Гәрәевнең тууына йөз тулуга багышланган тарихта өченче, ә регионара беренче фестиваль Камышлы район Мәдәният йортында уздырылды.

 

Бу фестивальгә чакырылган мөхтәрәм кунаклар исемлегеннән генә дә фестивальнең дәрәҗәсен күрергә була: Самара өлкә мәдәният министрлыгының «Агентство социокультурных технологий»  дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Дмитрий Буцыковның, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхинең, Самара өлкәсендә эшләп килүче татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләренең, “Россия-24”, “Татарстан – Яңа гасыр” һәм “Губерния” телеканаллары журналистлары һәм операторларының, төрле регионнардан алтмышлап гармунчының килүе, ә егермесенең кулында Гали гармуннары булуы кардәшебезнең алтын куллары ясаган гармуннарның әле дә сыер бәясендә булуын күрсәтә түгелме?

 

Иртәнге сәгать унда башланган сайлап алу туры төшке ашка кадәр дәвам итте.  Жюри составында Казан консерваториясе мөгаллиме, профессиональ гармунчы Рөстәм Рәхмәтуллинның булуы конкурсантларның уйнау дәрәҗәсе дөрес бәяләнүенә шик тудырмады. Ул кайбер гармунчыларны кат-кат чакырып уйнатты, димәк, берәр талантны күрми калудан шикләнде. Бу жюрига карата тагын да зуррак ышаныч тудырды.

 

Яшьләре буенча алты номинациягә бүленгән гармунчыларның иң аз санлылары, кызганычка, беренче ике төркем - 10 – 15 һәм 16 – 26 яшьтәге гармунчылар төркеме булды. Беренчесендә Әлмәт шәһәреннән килгән бертуган Регина һәм Руслан Сабировлар һәм I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган Шенталы малае Ирек Мотыйгуллин катнашса, икенчесендә Камышлы егете, гармунчы, гармун остасы Мөхәммәт Шәкүровның оныгы Ранил Шәкүров һәм I дәрәҗә лауреат дип танылган сызранлы Раушан Туктаров кына бар иде.

 

Фестивальнең I дәрәҗә лауреаты исеменә шулай ук Шенталы районы Денис авылы гармунчысы Фәрит Хәйруллин, Камышлы районы Иске Ярмәк гармунчысы Мохтар ага Сәмигуллин, денислы Фоат Төхвәтуллин һәм Әлмәтнең “Болгар” гармунчылар ансамбле лаек булдылар. Гран-при лаеклы рәвештә Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле гамунчысы Әсгать Сәгыйровка бирелде.

 

Газета мәйданы бөтен гармунчыларның да исемнәрен атап үтәргә мөмкинлек бирми. Шулай да Сызран тальянчылары Рәшит Тимербулатов, Рөстәм Туктаров, Габделәхәт Фәйрукшин, камышлылылар Сөләйман Инсапов, Мөхәммәт Шәкүров, Хәйдәр Хәйретдинов, Гата Мәгъсүмов, Әсфәр Галәлетдинов, Эдуард Галимов, Рәшидә Вафина; галилеләр Дәрҗеман Салихов, Әсгать Гарифуллин, Гали Алтынбаев, тольяттилылар Наил Вахитов, Наил Заһретдинов, Яңа Усманнан аталы-уллы Мәгъдән һәм Илгиз Хәсәншиннар, Оренбургтан Марат Шәйхетдинов, Елховка районыннан Мидхәт Рәхимов, ульянлы Иршат Аббазов исемнәрен атамый булдыра алмыйм. Иршат Аббазовның юл чыгымнарын чыгышы белән Камышлы кешесе булган, хәзер Ульян өлкәсе хөкүмәте башлыгы урынбасары булып эшләүче Вилдан Зиннуров каплаган.

 

Хәзерге заман фестивальләрен спонсорсыз үткәреп булмый. Бу фестивальнең төп иганәчеләре булып Самараның “Ипозембанк” һәм “Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” чыкты. Икесенең дә җитәкчелегендә Камышлы районында туып-үскән кешеләр бар. “Ипозембанк”ның директорлар советы әгъзасы Ильяс Шәкүров, форсаттан файдаланып, Камышлы халкы алдында билен бөгеп башын да иде әле. Профессор, банкир Ильяс Шәкүров әнисе Алия апаның рәхмәт сүзләрен шулай җиткерде. Алия апа Камышлы педагогия училищесында алган белемен 35 ел буе Елховка районы Тупли мәктәбе укучыларына тараткан һәм әлегә кадәр бу як халкын, үзенең укытучыларын рәхмәт сүзләре белән генә искә ала икән. Камышлы халкының яхшылыгы бу көнне аларның үзенә кире әйләнеп кайтты.

 

Көзен Самарада уздырылачак “Түгәрәк уен” фестиваленә әзерлек эшләрен үз өстенә алган «Агентство социокультурных технологий» дәүләт учреждениесе вәкиле Дмитрий Буцыков фестиваль ахырында “Моя русская душа сегодня пела по-татарски”, - дип, бөтен уңай тәэсирләрен бер җөмлә белән аңлатты. Ә безнең татар күңеле бу көнне ни эшләде дисезме? Һәр гармунчы белән җырлады да, елады да, утырган җирдән аяклар үзеннән-үзе тыпырдады да. Хәтта олы яшьтәге Мохтар абый Сәмигуллин да, кызып китеп, авырткан аягы турында онытты һәм сәхнәгә бии-бии чыкты. Ә Дәүләткол авылында яшәүче 93 яшьлек Ризатдин ага Галәлетдинов турында әйтмим дә инде. Аның йөзе бу көнне нур сирпеп тора иде. Менә бит нишләтә күңелләрне тальян моңы!

 

Татар музыка коралына әверелгән бу инструментка битараф калган яшь буын вәкилләре фестивальгә килмичә бик күпне югалттылар. Тальян моңы, гармун ясау осталарыбыз, гармунчылар белән таныштыру максатыннан оештырылган бу фестивальдә, кызганычка, яшь тамашачылар, бигрәк тә катнашучылар бик аз иде. Бу турыда район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та әйтеп үтте, ә өлкә “Дуслык” һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмаларының махсус призына лаек булган Идеал Галәветдинов, мондый кимчелекне булдырмау өчен, укучыларны гармунда өйрәтә башларга кирәк дигән идеяне алга сөрде һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбе балаларын өйрәтүне үз өстенә алырга вәгъдә итте.

Әйе, бу хәлдә кемне дә гаепләп булмый. Хәзер бит бер кнопкага төртәсең дә, теләсә нинди инструментта теләсә нинди көй тыңлый аласың, үзеңә тырышып-тырмашып нота грамотасын өйрәнеп утырасы да юк.  Тик "заман шаукымы" дип уфтану да безгә килешмәс. Тальян гармуннарын шушындый фестивальләрдә, сабантуйларда, татар оешмаларыбызда, авыл клубларында пропагандалап, балаларда кызыксыну уяту, гармунда уйнаучыларны хуплап, тальян моңы дәрәҗәсен күтәрү вакыты җитте. Тиздән Самарада “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмалары җитәкчелеге “Уйнагыз, гармуннар!” фестивален оештырырга җыена. Анда чакырылган гармунчылар арасында күбрәк яшь буын вәкилләрен күрәсе килә.

 

Моңлы татар тальянлы киләчәккә, һичшиксез, лаек.

 

Югарыдагы рәсемдә яшь гармунчы Раушан ТУКТАРОВ

 

 

Гали ага ГӘРӘЕВ (гаилә альбомыннан)

 

 

Гран-при яулаган Әсгать СӘГЫЙРОВ

 

 

Халисә КАЮМОВА һәм Рәшидә ВАФИНАга бүләк тапшырганда.


Зөлфия ГАЛИХАНОВА, Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 20 | 12.05.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»