поиск новостей
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 25 Май
  • Мәсгут Гайнетдинов (1929-2016) - әдәбиятчы
  • Илфир Якупов - мәдәният хезмәткәре
  • Илгизәр Хәсәнов - актер
  • Әлфия Айдарская - балет биючесе
  • Госман Исхакый - дин әһеле
  • Миргазыян Юныс (1927-2014) - язучы
  • Гөлүсә Закирова - журналист
  • Рөстәм Зәкуан (1957-2018) - шагыйрь
  • Рүзәл Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • Риваль Хисмәтуллин - композитор
  • Флера Тарханова (1947-2018) - шагыйрә
  • Гүзәл Идрисова - җырчы
  • Ләйлә Шаһиева - журналист
  • Казан шэхэре, Кулахметова урамында диван сатыла. Буе2метр, ине80, жэйгэч 1метр40 була. Ике яшиклы, тимер каркаслы бэясе5 мен тел 89600327597
  • яхшы хәлдә кровать сатыла. буе 2 метр, иңе 1дә егерме. Казан. тел. 89503182284.Комьютер өчен өстәл.
  • Ассаляму алейкум!Июль аеннан Казан шэхэре Совет районыннын 1 булмэле квартира/студия снимать итэм яки 2 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ татар-моселман кызы янына керэм.Ул.Губкина, Зур урам, Пионерская тирэлэре ярый. Риэлторлар, шалтыратмагыз!Тел.89091450168
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
Архив
 
21.10.2008 Мәдәният

АЙДАР ХӘЛИМ “ӨЧ АЯКЛЫ АТ”Ы ТУРЫНДА

16-22 октябрьләрдә Казанның “Сувар-плаза” кунакханәсе кинозалында Халыкара “Алтын Мөнбәр” мөселман кинофестивале үтә. Анда сайлап алынган тулы метражлы нәфис фильмнар арасында язучы Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” повесте буенча төшерелгән тасма да бар. Ул фестивальнең нәкъ уртасында – 19 октябрь көнне 12 сәгать 15 минутта күрсәтелер дип көтелә. Шушы уңайдан хәбәрчебез язучыга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Айдар ага, Сез “Өч аяклы ат” буенча фильм төшерелүе турындагы хәбәрне ничек кабул иттегез?

 

– Бик тә дулкынланып һәм, яшермим, ышанмыйчарак. Дөрес, фильмның булачак режиссеры Нурания ханым Җамали моннан биш-алты ел элек үк: “Өя аяклы ат” буенча фильм төшерәсем килә”, – дип йөри башлаган иде. Бу миңа фантастика кебек кенә тоелды. Әмма татарның Нурания ханым кебек җәмгыяви двигательләре булган хәлдә хыял чынбарлыкка әверелә дә куя икән. Их, барыбыз да шулай бирелеп эшләсәк!.. Инде Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән халкыбызга бу фильмны күрү бәхетенә ирешергә язсын. Ул барыбызга уртак сызлану куанычы китерсен. Мин мондый мәшһүр фестивальдә катнаша алуыбызга бик тә куанам һәм дулкынланам. 300 фильм арасыннан барлыгы, ялгышмасам – 27, шулар исәбеннән безнең фильмны да сайлап алганнар. 

 

Нурания ханым кыска гына вакыт эчендә әсәр буенча киносценарий язып, үз тирәсенә иҗади төркем туплап өлгерде. Чыгымнарны күтәрерлек химаячесе дә табылды. Ул – бик мөлаем, җитез, акыллы татар эшкуары Илһан Сафиуллин. Шунысы кызыклы, Илһан әсәрдәге Чегән Бароны ролен үзе үк башкарды. Фильмның кинооператорлары – Владислав Петров, Эдуард Ситдыйков, Вячеслав Слесаренко кебек уңган егетләр. Композиторы – Радик Сәлимов. Әсәрдәге төп рольне – Кәбир ролен Биектау районының Суксу авылы малае Илназ Хәлиуллин башкарды. Өч аяклы ат – Бамбук ролендә шул ук авылның “Трактор” кушаматлы аты. Рольләрне Камал һәм Тинчурин театры актерлары башкарды, күмәк күренешләрдә Суксу авылы халкы катнашты...

 

– Сез үзегез фильмны карап өлгердегезме? Өлгерсәгез, фикерегез ничек?

 

– Мин фильмның каралама нөсхәсен карадым һәм канәгать калдым. Ул татар телендә бара, титрларда урысча һәм инглизчә языла. Мондый шартларда мондый фильм куя алу – бу үзе бер батырлык. Егетләребез һәм кызларыбыз мөмкин булмаганны да эшләгәннәр кебек. Бу миңа 1905 ел революциясе елларына милләтебезгә хас булган каһарманлыкны күрсәткәннәр кебек тоелды. Рәхмәт аларга. Әлбәттә, тулаем канәгать булу мөмкин түгел. Кино – полифоник жанр, ул берьюлы берничә сәнгать төрен берләштерә. Әгәр безгә Никита Михалковларга бирелә торган миллион долларлар, дистәләгән театрлар актерлары, йөзләрчә гектарлы, тулы шартлы киностудияләр, Кремль белән туры дәүләт элемтәсе, берничә ел вакыт бирелгән булса, без, бәлки, “Өя аяклы ат” сюжеты белән барлык дөньяны тетрәткән булыр идек. Әмма безгә, татар балаларына, бик тә тыйнак эш итәргә, юрганыбызга карап аягыбызны сузарга туры килә. Ничек кенә булмасын, мин “Өч аяклы ат”ны кинога төшереп карау милләтебез мәдәнияте тарихында эзсез югалмас дип уйлыйм. Биредә камиллеккә ирешү бик авыр бурыч, чөнки адәм баласы белән табигатьнең бербөтен тормыш тәшкил итүенә ирешергә кирәк. Биредә кеше генә түгел, ат та кеше белән сөйләшергә тиеш. Ат биредә тирән социаль мәгънәсе булган тулы бер образ. Аның язмышы кеше язмышына караганда да фаҗигалерәк. Чөнки ул – телсез булырга тиешле Ат үзен-үзе яклый алмый. Ул биредә шәхси кеше корбаны гына түгел, ә тоташ дәүләт системасының корбаны. Менә шушы фаҗигаи халәт аны – хәтта атны да телле итә. Бу халәт, миңа билгеле булуынча, дөнья әдәбиятында беренче тапкыр гамәлгә куела... 

 

– Әсәрнең төп мәгънәсе-идеясе нидән гыйбарәт? Сез “Өч аяклы ат” әсәрендә нәрсә әйтергә теләдегез?

 

– Менә шул хакта мин әле генә әйтә биреп куйдым бит инде. “Өч аяклы ат” – татар халкы язмышы. Сезнең татар халкындагы “ир-ат” дигән гыйбарә-төшенчәгә игътибар иткәнегез булгандыр. Шунысы кызык, аны башка бер генә төрки халыкта да очратканым булмады минем. “Ир-ат”. Ул урысча бөтенләй ябешми кебек: “мужчина-конь”. Ә менә татарда ул кандагы ак һәм кызыл тәнчекләр кебек бербөтенне тәшкил итә. Сабый чакта татар угылы ат сыртында, Сабантуйда. Басуда җир сөргәндә – сабан сукасы артында. Яуда – ат өстендә. Ашары да, яшәре дә, үлеме дә шул ат сыртында.

 

Совет власте, көчләп оештырылган “күмәк колхоз” тормышы татар ир-атын көчләп икегә аерды. Ул атны – иткә, ирне үзе өстерәп урман кисәргә озатты. Ир белән Ат мәңгелеккә аерылды. Алар әле дә булса кушыла алмады. Без, Русия халыклары, бигрәк тә татар халкы, шушы бозылган гармонияне яңадан төзәтә алмау аркасында бүгенге фаҗигане кичерәбез. Кыргый капитализм татар атын татар авылына кайтару белән шөгыльләнәсе урында ипподромнар өчен гарәп чабышкыларын кайтарту белән генә чикләнде. Ат кадерен белеп үсмәгән ир машина кадерен дә белә алмый. Шуңа күрә ул бер мәгънәсез “встречный полоса”га чыгып”, елына кырык меңлек корбан бирә. Ир кадерен күрмәгән хатын-кыз ир-атны олылый алмый. Шушы дисгармонияне тигезләми торып, милләт бәхетсез булачак. Менә шуны тирән аңлаган башкорт туганнарыбыз сабыйларда курай һәм ат культы тәрбияли, ә без сикеренгәләп җырлау белән чикләнәбез. Совет хакимияте тәрбияләгән сыйнфый күрәлмаучылык кешеләрне генә түгел, аларның малларын да репрессиягә тарттырды. Бу хәл Галәметдиннәр, Санияләр нәселен генә түгел, аларның малларының нәселләре, бу очракта бурлы Бия – Бамбуктан да сыйнфый дошман ясый һәм аны “общий котел” хакына суйдыра... Ләкин Кәбир киләчәккә өметен өзми, ул атының йөрәген Түгәрәк имән төбенә күмә һәм, таң нурларына чумып, төрмәдән кайткан әнисен каршылый...

 


---
Татарстан яшьләре
№ 46 | 14.10.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
Шәһри Чаллы