|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2012 Мәдәният
Резеда ВӘЛИЕВА: "Бүген шагыйрьләр битарафланды"Моннан дистә еллар элек радиода бер җыр колагыма "эленеп" калды: "Тәрәз төбем минем берничә, тәрәз саен яран гөл үсә". Әлеге җыр тамашачы күңеленә дә үтеп керде һәм бик тиз популярлашты. Зәйнәп Фәрхетдинова да башкарды бу җырны, Салават Фәтхетдинов та. Бу җыр сүзләренең авторын берничә еллар үткәч кенә белдем. Танылган шагыйрә, бик күп мәхәббәт җырлары авторы Резеда Вәлиева икән. Резеда апа кебек җырчы шагыйрәләр, мөгаен, яз көне, ямьле май аенда туа торганнардыр. Сигез дистәсен узып киткән бу ханым һаман да балалар белән очрашуга ашыгыр. Яңгыр дими, кар-буран дими, республиканың теләсә кайсы авылына чыгып чаба. – Резеда апа, язучылар үпкәләмәсен, әмма сезне үз шигырьләрен яттан сөйләүче бердәнбер шагыйрә дисәм, һич кенә дә ялгышмам, мөгаен. Хәтерлим әле, юбилеегезда яттан укыган шигырьләрегезне тыңлап хозурланган идек. Сигез дистәдән узган Резеда апаның ничек хәтер сандыгы саекмаган, ничек иҗат егәре таба, дип гаҗәпләнгән иде тамашачы. – Аны миңа бик күп кешеләр әйтә. Бу сүзләрне мәктәп укучыларыннан да ишетәм. Халкың сине шигырьләрен яттан сөйләүче бердәнбер шагыйрь дип тапкан икән, бу – бәхет инде. Әгәр авырмасам, шигырь турында, иҗат хакында гына уйланып яшәр идем. Кызганыч, соңгы арада сәламәтлегем какшап китте. Иҗат – минем өчен һава кебек. Ике куплет язып куйсам да, күңелемә рәхәт, ял була. Иҗат ул – тормыш та, мәхәббәт тә, кимсенүләр, күңелдәге үпкә хисләре дә. Бүген яздым да уйланып утырдым әле. Күңелемнән кимсенү хисе ургылып чыга башлады. Әллә картаям инде? – Иҗатта кимсенү нәрсәдән килә? – Хәзер үз-үземә: "Кимсенмә, үз иткән халкың бар!" – дип әмер бирә башладым. Кая барсам да, балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә, китапханәләрдә дә туп-тулы заллар булды. Хөкүмәт тарафыннан иҗатның бәяләнмәве күңелне әрнетә. Ярый әле мине бу кимсенүдән халык мәхәббәте коткара. Оренбург, Екатеринбург, Мәскәүдәге милләттәшләребезнең үз итүен күреп, күңелем тулып кайта. Яши-яши уйлана башладым: иҗатның бәясе Тукай премиясе дә, "халык язучысы" дигән исем дә түгел икән. Бүген Тукай премиясе бик вакланды. Мин бит – 33 ел мөхәррир булып эшләгән кеше һәм әдипләрнең иҗатын ун бармагым кебек яхшы беләм. Премия бирү комиссиясендәгеләр язучыларның иҗатын белми, ә халыкның бу кешеләрне күргәне дә, ишеткәне дә булмавы тагын да кызганычрак. – Сезне дә берничә тапкыр Тукай премиясенә тәкъдим иттеләр бит... – Бүген илле китабым дөнья күргән, 400 дән артык җыр иҗат иткәнмен, 100 табак тәрҗемә әсәрләрем бар. Кемнең шулай тәрҗемә иткәне бар? Балалар, яшүсмерләр өчен әсәрләрне сайлап кына тәрҗемә иттем. Ә очрашуларга күпме йөрергә туры килә! Ул бит – үзенә бер зур хезмәт. Премия бит ул эшләгән иҗатыңа карап бирелергә тиеш. Тамашачы җыелган җирдә күп вакыт: "Бездә кунакта – халык шагыйре Резедә Вәлиева", – дип таныштыралар. Өстәл астына кереп китәрдәй булам. Килгән саен, алай әйтмәгез, дип кисәтә киләм. Бер районга баргач, мәктәп директоры миңа шул сүз өчен, Резеда апа, авызны капламагыз, диде. Менә шулай да булгалый. – Хатын-кыз шагыйрәләр бармак белән генә санарлык. Бер-берегез белән үзара аралашып торасызмы? – Бик дөрес сорау бирдең әле. Бүген аралашу югалды. Үзең шалтыратсаң гына сөйләшәләр. Ә элек алай түгел иде. Матбугатта шигырь чыкса, шунда ук шалтыраталар, үз фикерләрен җиткерергә ашыгалар иде. Район, авыллардан халык шалтырата, ә әдипләр юк. Бүген шагыйрьләр битарафланды. Вакыт табып булмый диләр. Эш вакытта түгел, ә күңелдә. – Иҗатыгызның иң әһәмиятле һәм иң зур өлешен балалар шигърияте алып тора. Сабый күңеле бит ул бик тә нәзберек, ихласлыкны таләп итә. Бүген балалар китабын ачып карыйсың, анда нарасый күңелен яуларлык шигырьләр бик аз. Ә сез шигъри тәлгәшләрегез белән бала күңелен бик тиз яулый алдыгыз. Әллә язылган әсәрләрегезне яттан сөйләгәнгә үз иттеләрме сезне? Сәбәбе нәрсәдә? – Мин башта олылар өчен яздым. Улларым үсә башлагач, әкренләп, балалар шигъриятенә кереп киттем. Сабыйга нәрсә кирәген, аның йөрәген тоя белү зарур. Аны тәрбияче, укытучы һәм ана гына аңлый ала. Әмма һәр ана шагыйрә була алмый. Шуңа күрә әдип бала күңелен сиземли белү сәләтенә ия булырга тиеш. Аның йөрәген яулау өчен әйтәсе килгән фикереңне ул аралашкан кешеләр белән бәйләп бирергә кирәк. Дәү әни, дәү әти, әни-әти, эне, сеңел, песи, эт төшенчәләре шигърияткә килеп керергә тиеш. Бүген балалар шигырьләренең күбесе балаларга кызык түгел, чөнки анда аның өчен ят төшенчәләр урын алган. – 400дән артык җырыгыз бар икән. Бүген бик күп җырларыгыз радиодан яңгырый. Дөрес, күп вакыт аларның авторларын игълан да итмиләр. Сезнең җыр икәнлеген китапта укыгач кына беләбез. Гадәти шагыйрьдән җырчы шагыйрь булып китү авырдыр... – Мин беркайчан да махсус җыр язам дип иҗат итмәдем. Бервакыт радиодан минем җырларны яңгырата башладылар. Яныма килеп, шигырь сораучы да булмады. Бигрәк тә "Яран гөл" җыры белән популярлашып киттем. Соңгы вакытта композиторлар өйгә килә башлады. – Хәзер бит берәү дә җыр шигырьләрен дә, көйләрен дә бушка өләшеп йөрми. Сезнең шигырьләргә акча түләүчеләр бармы? – Җыр җыентыкларында унар шигырем урын алган. Әмма берәүнең дә акча түләгәне юк. Дискларын калдырып китәләр. Луиза Батыр-Болгари белән күп җырлар яздырдык. Анысының җыр җыентыгын да күргән юк. Ә бергәләп ничә еллар эшләдек ләбаса. Элегрәк авторлык хокукы оешмасыннан да җырлар өчен гонорар килә иде. Соңгы елларда гонорар әсәрен бөтенләй күрми башладык. – Резеда апа, иҗат дисбесен барлап карасаң, күпме сулар аккан. Кимсенгән вакытлар да, күңеллеләре дә шактый булган. Шулай да, булды, языласы әсәрләр язылды, дип туктап калмыйсыз. Һаман да иҗат итәсез әле... – Тукай турында аз язылган әле. Бервакыт ирем Фаршат: "Кара әле, Резеда, Габдулла Тукай – синең темаң бит ул, синең кебек үк ятимлек ачысын татыган", – дигән иде. Шуннан соң "Безнең язлар мәңге Тукайлы" дигән шигырь туды. Бөек шагыйрь турында поэма язарга исәп бар.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|