поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.05.2012 Мәдәният

Язучылар корылтайдан ни көтә?

18 май көнне Казанда Татарстан Язучылар берлегенең XVII съезды узарга тиеш. Бүгенгесе көндә 324 язучысы булган берлекнең әлеге съезды «Казан» милли-мәдәни үзәгендә иртәнге 9да башланачак. Дүрт елга бер тапкыр узучы әлеге чара гадәттәгечә хисап тоту – сайлау булыр дип көтелә. Быел берлеккә яңа рәис тә сайланырга тиеш. Әлеге съезд тагын бер вакыйга белән тарихта калыр төсле. Анысы – язучыларның Мөштәри урамында урнашкан йортының реставрация һәм капиталь төзекләндерүдән соң кабат кулланылышка тапшырылуы. Шактый озак «куышсыз» тилмергән язучылар өчен монысы көтеп алынган шатлык.

Ә язучылар үзләре ни хәлдә, нинди кәефтә икән соң? Съезд алдыннан укучылар белән уртаклашыр фикерләре, тәкъдимнәре нидән гыйбарәт?

 

Ренат Харис, Татарстанның халык шагыйре:

 

Язучылар съездыннан ниләр көтәмме? Татар әдәбиятының офыклары киңәюен көтәм. Татар язучылары үз-үзләренә генә бикләнеп ятмаска тиеш. Безнең Язучылар берлеге Россия Язучылар берлегеннән аерым яши. Шуңа күрә Татарстан язучыларын Мәскәүдә һәм чит илләрдә белмиләр дисәм дә, ялгыш булмас. Алар, Татарстан әдәбияты турында сүз йөрткәндә, бер-ике фамилиядән кала язучы атый алмыйлар. Шуның өчен съездда әлеге мәсьәлә күтәрелеп, Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлегенә кушылса, татар әдәбиятының перспективасы өчен файда булыр иде.

 

Үз алдыбызда гына таптанып үсеп булмый. Әдәбият ул – шәхес контактлары аша киңәя торган көч. Бер-берең белән дуслашып, бер-береңне тәрҗемә итеп, бер-береңне пропагандалап яшәгәндә генә иҗатта үсәсең. Съездда быел булачак рәис сайлау мәсьәләсе исә минем өчен принципиаль түгел. Бары тик бер генә әйбер мөһим – ул гражданлык сыйфатларына ия, чиста, әйбәт язучы булырга тиеш. Халыкара контактлар булдыра башласак, үз-үзен тотышы белән татар әдәбияты, татар халкына тап төшермәскә, киңкырлыгы, акыл югарылыгы белән башка җирләрдә дә татар халкының дәрәҗәсен күтәрердәй кеше булсын ул. Яшь кеше буламы ул, картмы – анысы миңа барыбер.

 

Мәдинә МАЛИКОВА, язучы:

 

– Минем бу арада бик шатлыклы көннәрем – кәефем бик әйбәт. «Арыш тәме» дигән романымны төгәлләп, шуны китап итеп бастырырга җыенып йөрим. Әлеге китап бастыруымда Язучылар берлегенең йогынтысы бар, дип әйтә алмыйм. Әмма әлегә кадәр язучылар белән аралашырга бинабыз булмау күңелне тырнап тора. Мин үзем 25 ел идарә әгъзасы булган, рус секциясен җитәкләгән кеше, бүген исә мине читләштерәләр. Дөрес, юбилей-чараларга чакырырга онытмыйлар, анысына рәхмәт. Элеккеге елларны Тукай бүләгенә дә тәкъдим иткәннәре булды, ул вакытта идарәдәге күпчелек миңа каршы тавыш бирде. Минем аңа үпкәм юк. Ә менә соңгы съездда алдан сорап та, сүз бирмәүләренә шелтәм бар. Мин анда китап сәүдәсе турында фикер әйтмәкче идем... Быел сайланачак берлек рәисе турында уйлаганым юк әле – туктаусыз иҗат итү белән генә мәшгульмен. Әмма әлеге сайлау устав кысаларыннан чыкмасын иде дигән теләк җиткерә алам.

 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, профессор, филология фәннәре докторы:

 

– Әлбәттә, мин Язучылар берлегенең әгъзасы буларак, берлегебезгә иҗат яңарышы, үзенең әгъзаларына иҗат итү мөмкинлекләре, китап чыгару мәсьәләсендә ярдәм итүен телим. Хәзер бит язучыга китап бастыру, аннан бигрәк аны сату-тарату мәсьәләсе бик кискенләште. Гонорарлар да борчый. Бүгенгесе көндә өр-яңадан китап сәүдәсен торгызырга кирәк. Баштарак төрле фикерләр яңгыраган матбугат йортын хәзер кире үз урынында калдырабыз, диделәр. Менә шуның беренче катындагы китап кибете үз ишекләрен ачсын иде. Гомер бакый үзәктәге бу бина китап урыны булып саналды. Шәһәребезгә килгән кунаклар да иң беренче чиратта әлеге кибетне юксына. Әлбәттә, Бауман урамында китап кибете бар инде ул. Әмма татар китабының урыны подвалда түгел! Татар китабын җир астыннан чыгарырга вакыт. Икенче борчыган тема – Россия Язучылар берлеге белән хезмәттәшлекне торгызырга кирәк. Татарстаннан читтә татар язучысын белмиләр һәм белергә дә теләмиләр. Башка матди өлкәләрдә танылган Татарстанны нишләп әле әдәбият, сәнгать өлкәсе аша да белмәскә тиешләр? Сайланачак яңа рәис турында уйланмадым әле. Съездда фикер алышырбыз дип уйлыйм.

 

Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН, шагыйрь:

 

– Балтач районында яшәп иҗат итүче шагыйрь буларак, мин Язучылар берлегенең җирлекләрдәге язучыларга игътибары юк дип әйтә алмыйм. Бар. Әмма аны үстерәсе бар әле. Әйтик, без башка төбәкләрдәге иҗатташ дусларыбыз белән аралаша алмыйбыз. Аларның чаралары турында да соңыннан гына ишетәбез. Җирлектәге язучы бит инде ул болай да әдәби процесстан читтә яшәүче, аралашуга мохтаҗ була. Өлкәнәйгән саен авыллардагы язучылар өчен аның матди ягы да кыенлаша. Чит төбәкләр, чит илләр белән танышу, андагы әдәби мохитне күреп кайту безгә дә тансык. Мин бүгенге Язучылар берлеге егетләреннән канәгать – алар кулларыннан килгәнен эшли. Менә быелгы съезд тагын нинди яңалыклар алып килер, анысын 18 майда белербез инде. Быел бит ул Туфан абыйсыз үтәчәк. Аны югалту ачысыннан йөрәк әле һаман урынына утырып бетми... Менә безнең егетләребез арасында шундыйлар күбрәк булсын иде.

 

Илгиз ЗӘЙНИЕВ, драматург:

 

– Мин, Язучылар берлегеннән бигрәк, язучылардан яңалык көтәмендер. Хәзер бит туксан процент язучы Советлар Союзы заманында яши. Укучыны җәлеп итәрлек, бүгенге заман таләпләренә туры китереп язылган әсәрләргә дә кытлык, әсәрләрдә ясалма темалар, утопия сизелә. Әдәбият бит ул җәмгыятьтән алда барырга тиеш. Ә бездә киресе күзәтелә. Укучыны укыту өчен башка әдәбиятлар белән дә таныш булу кирәк. Китапның электрон вариантлары да, аудио-китаплар да, реклама да булырга тиеш. Заман таләпләренә туры килерлек иҗат булырга тиеш. Бу юлда берлекнең дә ярдәме кирәк. Сайланачак яңа рәис дәрәҗәне төшермәстәй кеше булсын иде.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»