|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2012 Җәмгыять
Эзсез югалган акчаларЕл башында Татарстан эзтабары, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепановның җиңел кулыннан, матбугатта сугышта катнашкан солдат-офицерларга банкта счет ачылып һәм акчалары шунда җыелып барып, аларны хәзер хатыннары, балалары алырга мөмкин икән, дигән хәбәр таралды. Бу хәбәрдән соң меңләгән кеше шул акчаны алу артыннан йөри башлады. Ләкин, безнең илдә нинди эшнең җиңел генә эшләнгәне бар соң? Бигрәк тә акчага кагылганда. Әнә газета укучыбыз Тәския апа да күпме акчалар түгеп, документларының күчермәләрен ясатып, Мәскәүгә хат юллаган, ә ике ай үткәч, аннан кеше аңламаслык җөмләләр белән язылган хат кына алган. Бөек Җиңүнең 67 еллык бәйрәме уңаеннан, алар, дәүләт җитәкчеләре ичмасам әнә шул проблеманы булса да хәл итәр, ә тыл ветераннары, безне дә искә алып, берәр төрле бүләк ясарлар, дип өметләнгән иде дә, янә булмады. Аларның башка мөһимрәк эшләре – урын алыштырышу уены уйныйсылары бар шул. Ә чынлап та, булганмы соң ул акчалар? Солдатларга, офицерларга сугыш чорында “хезмәт хакы” түләнгәнме? “Версия” газетасы моңарчы халык күзеннән яшерелгән архив документларына нигезләнеп, сугышта катнашучыларга акча түләнгән, һәм аз да түгел, дип яза. Гомумән, СССРда сугышка кадәр дә солдатларга күпмедер күләмдә акча түләп бару практикасы булган икән. Мәсәлән, пехотада хезмәт иткән солдатка 1939 елда ай саен – 8,5, ә рота старшинасына 150 сум түләгәннәр. Офицерлар, дәрәҗәсенә карап, күпкә артыграк алган: 625 сумнан 2000 сумга кадәр. (Чагыштыру өчен: 1941 ел башында бер шешә аракы 3 сум 40 тиен, ә сугыш вакытында 11 сум 40 тиен торган. Кулдан сатып алганда бер бөтен ипи бәясе 100-150 сум булган). Сугыш башлангач хәлләр үзгәрә. 1941 елның 23 июнендә үк Оборона наркоматының финанс идарәсе хәрәкәттәге армиядә булган солдат һәм офицерларның окладларына өстәмә (полевые деньги) түли башлый. Мәсәлән, 40 сумнан кимрәк алучыларга – 100, аннан күбрәк алучыларга 50 һәм 25 процент күләмендә. 1941 елның 10 июлендә Оборона наркоматы карары белән партизаннарга һәм Мәскәүне саклаучы халык ополчениесендәгеләргә дә (башкалада гына да шундый 12 дивизия туплана) эш урынындагы окладлары күләмендә хезмәт хакы һәм “полевые деньги” санала башлый. 1941 елның июль ахырында Сталинның хәрби-һава көчләрендә батырлык күрсәтүчеләрне бүләкләү турындагы боерыгы пәйда була. Аның нигезендә дошман самолетын бәреп төшергән очучыга 1000 сум күләмендә премия түләнә. Ә дошман аэродромындагы самолетларны юк иткән һәм Берлинны бомбага тоткан өчен 1500-5000 сум күләмендә премия языла. Курск бәрелеше алдыннан Сталин танкистларга, соңрак Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләргә дә шундый “прәннек” вәгъдә итә. 1943 елның 24 июненнән башлап Сталин боерыгы нигезендә мондый бүләкләү системасы Кызыл Армиянең барлык сугышчыларына да кагыла башлый. Ул акчаны күчерү өчен, сугышчы теләге белән, СССР Дәүләт банкында счет ачыла һәм тиешле сумма шунда күчерелеп барыла. Шул елларда военторглар оештырылып, аларның берничә кешедән торган отрядлары сугыш туктап торган арада частьларга килеп, кәгазь-карандаш, теш порошогы һәм щеткасы, кырыну кирәк-яраклары, тарак-көзге, энә-җеп, төймә, тәмәке савыты, мөштек ише әйберләр саталар. Шул ук военторглар, солдат теләге белән, аларның өйләренә посылка да салалар. Сугыш вакытында аларның 5 миллион шундый посылка җибәрүе документлар белән расланган. Әлбәттә, солдат һәм офицерларның бу акчаны алу-алмавы хәрби часть, рота, взвод командирларының һәм часть финансистларының үз вазыйфаларын ничек үтәвеннән, намуслы булу-булмавыннан да тора. Нәкъ менә аларның кешелексезлеге, кайчак наданлыгы сәбәпле, солдатларның күбесе бу акчаны күрми, ә кайберләре бу хакта белми дә. Икенчедән, еш кына аларны бу акчаны ирекле-мәҗбүри рәвештә оборона фондына күчерергә мәҗбүр итәләр. Шул рәвешле фондта 11 миллион сум акча җыела һәм ул танклар, самолетлар төзүгә тотыла. Бары тик ушлы офицерлар гына оборона фондына күчерелгән суммадан калган өлешен тылга – өйләренә озаталар. Аны исә район хәрби комиссариатлары сугышчыларның хатыннарына, әниләренә бирә. Кайбер солдат, офицерлар сугыш вакытында җыелган акчаларын кайткан вакытта, кайсы кайткач юллап ала. Ә менә үлеп калганнарның күбесенең меңнәрчә сум акчалары эзсез югала. Михаил Черепанов әнә шул акчалар турында сүз алып бара да инде. Кызганыч, интернетта күпме казынсам да, мин бу акчаларны хәзер ничек юллап алу мөмкинлеге хакында мәгълүмат тапмадым. Анда бары М.Черепановның мәгълүм язмасы гына бар. Ә менә сугышта үлеп калган яки хәбәрсез югалганнар хакындагы мәгълүматларны Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган һәм Мемориал сайтларында эзләп карарга була. Тик моның бер авырлыгы бар. Элегрәк авыл советларында, хәрби комиссариатларда эшләүчеләрнең игътибарсызлыгымы-наданлыгымы аркасында, татарларның, рус милләтеннән булмаган күпләрнең исем-фамилияләре хата белән язылган. Еш кына аларның исемнәрен “җиңеләйтеп” тә атаганнар. Мәсәлән, Мифтахетдин, Мәснәви, Минһаҗлар – Михаил, Нәгыймулла, Нәкыйпләр Николай булып йөргәннәр. Орден-медальләр дә әнә шул Михаил, Николай исеменә бирелгән, шул сәбәпле еш кына ияләрен “тапмыйча” калган. Банкларда ачылган счетлар белән да шулай булуы бик мөмкин. Р.S. Халкыбызның тиңдәшсез орышта – Бөек Ватан сугышында Җиңү яулавына 67 ел тулуны быел да төрле чаралар белән билгеләп үтәчәкләр. Мәктәпләрдә укучылар иншалар язса, мәдәният учакларында концертлар булыр, социаль яклау оешмалары, кайбер коллективлар чәй өстәле артында очрашулар уздырыр. Ләкин, олыгаю сәбәпле, сугыш мәхшәрендә кайнаганнар гына ул чараларда бик аз катнашыр. Беренчедән, сугыш ветераннары бик аз калды инде, икенчедән, исәннәренең дә сәламәтлекләре чамалы гына. Шул сәбәпле алар өйдән чыгып та йөри алмыйлар. Онытмыйк аларны, һәммәсенә игътибар, ихтирам күрсәтик!
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|