поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.05.2012 Җәмгыять

Казан татарлары: статистик һәм этнографик җәһәттән

...Татарлар — горур, шөһрәт сөючән, кунакчыл, акчага хирыс, чиста, үз дәрәҗәсенә карап укымышлы, хорафатларга аз ышанучан, мактанчык, үзара тату, эзләнүчән, беркадәр юмакай, күп нәрсәдә чама белгән, сәүдәгәрлек өчен туган эшчән халык.

Шактый еллар буена төрле өязләрдә йөргәндә яисә махсус татар авылларына барып чыкканда миңа аларның гореф-гадәтен, әхлагын, гаилә тормышын якыннан күзәтергә туры килде. Һәр халыкның да яхшы һәм начар ягы була. Шул исәптән татарларның да. Ике гасыр дәвамында буйсындырылып, руслар арасына сибелгәч тә, гел үзайры яшәгән кебек, гореф-гадәтен, йолаларын, горурлыгын саклап кала алган гаҗәеп халык бу.

Иң матур сыйфаты — кунакчыллык: таныш татар кешесе авылда сине кунакка чакыра икән, белеп тор, икенче көнне хастага әвереләсең... Татарның әвәлге төп сые — чәй. Син аны дүрт касәдән дә ким эчеп туктый алмыйсың (ярлыракларда бал белән). Өстәлгә бик куе итеп тугылган каймак куела. Кура җиләге кагы, кайнар табадан гына төшкән коймак. Боларның һәммәсен кабып карарга тиешсең. Әмма моның белән генә бетми икән. Бөтенләй таныш булмаган тагын ике-өч татар сине кунакка алырга дип көтеп тора. Кире кага алмыйсың. Үпкәләячәкләр. Өйләренә кердеңме, кыстый-кыстый баллы камыр ризыклары белән сине тагын өчәр чынаяктан да ким чәй эчертмичә җибәрмиләр.

Мин бу чәй җәзасын берничә мәртәбә кичердем; ашказанымда егерме биш чынаяк чәй мөлдерәтеп өемә кайтып авам да икенче көнне дару кабарга тотынам.

Күрше татар авылында мин берничә тапкыр гаиләм белән кунак булдым. Аңда инде татарларның кунакчыллыгы бөтен балкышы белән ачылды; безнең хөрмәткә бөтен авыл бәйрәмчә киенгән, зур яулык бөркәнгән хатын-кызлар басу капкасы төбенә җыелган. Кунакка аласы ирләр чирек чакрым каршы чыгып көтеп торалар иде.

Менә башлана инде хәзер чәй табыннары. Кимендә унбиш ызбада булырга кирәк. Безне көткән өйләрнең идәне ялт итеп юылган, киң эскәмияләргә юрган түшәлгән, вак мендәрләр салынган; стенада матур хатын-кыз күлмәкләре, ирләрнең киҗе камзуллары, чигүле сөлгеләр эленгән. Өстәлгә бизәкле ашъяулыклар җәелгән. Гадәттә җиткелекле яшәгән татар гаиләсендә самавыр була. Әмма бу авыл ярлырак иде, мулла самавыры безнең белән бергә өйдән-өйгә сәяхәт итте...

Татар авылында өй борынча кунак булуыбыз мулла өендә тәмамланды. Мондагы сый-хөрмәт инде Казандагы татарларныкына охшаш: кура җиләге кагына йөзем, өрек-күрәгә, кара җимеш, пестә чикләвеге өстәлә. Мулла шәкертләрен тәкъдим итеп, үзенең галимлеген күрсәтеп калырга тели. Икенче бүлмәдә абыстай кыз-кыркыннан Коръән сүрәләрен җырлата; һәрберсенең кулында дәфтәр, күрсәткеч таягы; борын аша җырланган сузынкы көйләре күңелгә бер дә ятышлы түгел.

Татарларның кунакчыллыгы бик тә күркәм. Бер сәяхәт вакытында сиртмәле арбабызның кайсыдыр төше ватылды, ят бер авылга көчкә барып җиттек. Экипажны төзәттергән арада мин, кызым белән икәү, эсседән качып бер ихатага кердек тә, йорт күләгәсенә сыендык... Хуҗа күреп алып, безнең янга килде, кем икәнебезне, каян килүебезне сорашып та тормыйча, өенә дәшеп алып, чәй эчертте. Июль аенда бит бу, төш вакыты үтеп, сәгать икеләр тулган чак.

Муллаларга да гадел бәя бирергә кирәк. Алар Шәрык мәгърифәтен шәһәрләрдә генә түгел, иң ярлы авылларга кадәр таратып, бу өлкәдә шактый уңышка ирешәләр. Һәр мулла үз өендә мәдрәсә тота, бик арзан гына түләү хакына малай-кызларга гарәп телен укыта, Коръәнне ятлата, шәригать кануннарын өйрәтә. Шәрык мәгърифәтенең сала һәм калаларга тигез таралуын һәр татар авылына килеп кергәч үз күзең белән күреп ышанасың. Кечкенә, иңә барган иске йортлар арасында берничә матур өй балкып утыра; аларга кермичә китә алмыйсың. Керсәң, сине ак бәз күлмәк өстеннән Бохара камзулы кигән хуҗа каршы ала; бик пөхтә тегелгән ситсы күлмәк кигән хуҗабикә яулык чите белән йөзен каплап йөри. Көмеш беләзекләре, фирүзә кашлы йөзекләре күренеп-күренеп ала. Өй эче бик чиста; самавыр, чынаяк-тәлинкәләр — шкаф уентыгында, кыршыла башлаган фарсы келәме җәелгән киң сәкедә төрелгән юрганнар, ястык-мендәрләр өелеп тора. Рус мужигының яшәү рәвеше белән чагыштырсаң, бу татар ире бай яши дип уйларга да мөмкин. Юк, бу җир кешесе үз күршесеннән әллә ни алга китмәгән. Ләкин аның тормыш алып баруы гадәти крестьянныкыннан үзгәрәк инде. Ул һәркөнне, гаиләсе белән түгәрәкләнеп, дини китаплар укый, кичкырын чалмасын киеп мәчеткә юнәлә, анда инде өлкән яшькә җиткән татарлар арасында мулла эре кыяфәт белән акыл өләшә. Мулла аның белән ике куллап күрешә, агайлар аңа хәзрәт кырыеннан олылап урын бирәләр. Монда ул караңгы төшкәнче утырып, мул табын зарыгып көткән өенә кайтып китә. Аның уллары һәм кызлары белем алганнар, Коръәннең эчтәлеген дә мулладан ким белмиләр. Уллары өйгә бик сирәк кайтып керә; ел әйләнәсендә ярминкәләргә үз атлары белән йөк ташыйлар, аннары шәһәрдән чыккан татар купецларына ялланалар, лавкаларында тауар ташып, кап бәйләп, сату эшенә өйрәнеп, приказчик булып алалар да, әкренләп, капитал туплап, үзләре дә купецлыкка чыгалар. Кызларын исә, зур калым бәрабәренә, Казанның бай татар егетләренә кияүгә бирәләр. Мондый татарлар арасында хәйран баеп киткәннәре, авылда мәһабәт таш йортлар салдырганнары да бар. Болар инде Шәрыкча зиннәткә күмелеп яшиләр. Казан купецларыннан күреп, хатыннарын алтын, фирүзә, энҗе кебек асылташлар белән бизиләр. Жир эшеннән китеп, мажиклыктан чыгасы килү авылдагы һәр татар иренең аерылгысыз теләге. Әгәр аның җыя килгән ике-өч йөз тәңкәсе бар икән, ул иңде ярлырак тугандашларыннан аерылыбрак тора; тазарак өй буратырга керешә, самавыр юнәтә, хатынына бизәнү әйберләре ала, мәчеткә ешрак йөри башлый.

Татарлар гадәттән тыш баллы һәм майлы ризык яраталар. Гадәттән тыш диюем шуннан, гаилә башлыгы еллык ашлыкны җыеп алганнан соң, шуның яртысын сатып, ит ала, шуның аркасында үзе икмәккә кытлык кичерә...

Гомумән алганда, татарларның көнкүреше миңа бик ошый. Хатын-кызлар үзара тату, тыныч көн итәләр, зур гаиләдә аларның саны унга кадәр җитә, кайсыбер ирнең өч хатыны була. Шәрык кануннары боларга әнә шундый күндәмлек, сабырлык сыйфатлары сеңдергән.

Татарларга пакьлек, пөхтәлек хас. Ызбалары чиста, елга берничә мәртәбә мичне дәртләнеп акшарлап чыгалар, хәтта аварга торган иске йортта да бу шулай. Хатын-кызлар ихата-кураны бик чиста, тәртиптә тоталар. Ипи пешерергә осталар. Алардагы кебек куе, тәмле каймак, кайнатылган сөт өсте бүтән беркайда да юк. Пакьлек-чисталыклары сыер сауганда да күренеп тора; алъяпкыч бәйләп, сыер җиленен җылы су белән юып, йомшатып алалар, сөтле чиләк өстен чиста сөлге белән каплап куялар.

Күп кенә хужалыкта кышын сыер саумыйлар. Көздән үк запаска әзерләп куелган каймакны, зур кисмәктә сакланган кайнатылган сөтне кышын җылытып табынга куялар. Авылда татарларның гадәти ризыгы умач, пилмән, каймак салынган борчак боткасы. Үзләре үстергән кәбестәне яратып ашыйлар, таза хәлле гаиләнең берсендә дә итсез ризык күрмәссең.

Татар хатын-кызлары кул эшенә осталар: тукыган ашъяулык, чиккән яулык, сөлге кебек әйберләре бик матур була. Йортка чит кеше яисә кунак киләсе икән, әнә шул чиккән-тукыган әйберләре стена буйлап бауга эленә, өстәлләргә бизәкле ашъяулыклар җәелә.

Эшчән татарларның бакчасында бәрәңге, суган, чөгендер, кишер-кәбестә кебек яшелчәләр мул үстерелеп, кышка сакларга куела.

Татарлар рус мужиклары кебек үк кышны авылда үткәрәләр. Артык икмәге, печәне бар икән, Казанга сатарга алып киләләр. Әгәр инде якын-тирәдә шәраб яисә селте заводы бар икән, татарлар монда мәш килә; утын кисәргә ялланалар, әвен һәм мич көле җыялар. Күп кенә татарлар Казаннан иннек-кершән, сабын кебек вак-төяк әйберләр юнәтеп, шуны авыллар буенча сатып йөриләр. Татарлар, минемчә, иген игүгә караганда сату эшенә маһиррак. Авылда яшәүче татарларның яхшы сыйфатлары белән беррәттән яман яклары турында да искәртеп үтәргә кирәк. Әйткәнемчә, Шәрыкның акыллылардан да акыллы пәйгамбәре үзенең катгый кануннары белән йөрәкләренә үтеп кереп, аларны йомшаграк холыклы, нәфис хисле итә алмаган. Шәрык халыклары кебек үк татарларга да каты бәгырьлелек, тупаслык, мәрхәмәтсезлек, кырыслык хас. Гауга чыгып, сугыша башласалар, бер-берсен тешләре белән өзгәләп ташларга җитәләр. Эчкерле, үч алучан булсалар да, сәдака бирергә, бәла-каза килгәндә ярдәм итәргә һәрвакыт әзерләр...

 

М.ГАЛИЕВ тәрҗемәсе.

2007, № 10 


Карл ФУКС
Казан утлары
№ 5 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»