поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.05.2012 Бәйрәм

7 май – “Радио көне” – радио дип янып йөрүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре

Алар тәүлегенә 24 сәгать эшли. Алар Казанда, ләкин аларны Әлмәттә дә, Чаллыда да, Төмәндә дә һәм гомумән дөньяның теләсә кайсы почмагында ишетеп була. Алар һәр көн һәркемгә бары тик яхшы кәеф кенә бүләк итә! Алар шундый төрле, әмма аларның һәрберсе “радио” дип яна! Алар – “TATAR RADiOSI” ди-джейлары!

7 май – “Радио көне” – уңаеннан “яхшы кәеф” таратучыларның һәрберсеннән кечкенә генә интервю алырга булдык. “TATAR RADiOSI” ди-джейлары “Радио көне”н ничек кабул итә? Зурлап бәйрәм итәме, әллә тыйнак кына үткәреп җибәрәме? Кызык, ә радиога килеп кермәгән булсалар, аларның тормышы ничегрәк оешкан булыр иде? Нинди һөнәрләр “TATAR RADiOSI”ның креатив ди-джейлары кебек сәләтле хезмәткәрләрнең булуы белән мактана алыр иде?

Ризәлә Исмәгыйлева:

7 май дигәч, иң беренче чиратта Александр Попов күз алдына килеп баса. Гомумән, радиолар өчен бәйрәм инде ул. Әмма шәхсән “TATAR RADiOSI” өчен радиобызның ачылу көне мең тапкыр зуррак бәйрәм дип саныйм. Эфирда эшләгән көнне генә сизәм 7 майның бәйрәм икәнен, ялга туры килсә, мин аны гади көн кебек үткәреп җибәрәм. Дөресен генә әйткәндә, радиода үткән көннәрем үзе бәйрәм. Исән-сау булып, алга таба да яраткан эшем белән шөгыльәнергә язсын.

Радиода эшләмәсәм, мин минимум дигәндә мәктәп директоры булыр идем, гәрчә җитәкче урыннарын яратмасам да. Һәр хәлдә эшем укыту процессына бәйле булыр иде. Ләкин кечкенә чакта мин ди-джей булырга да, укытучы булырга да теләмәдем. Врач булырга хыялландым.

Булат Бәйрәмов:

Чын патриот буларак, 7 май – “Радио көне”н, әлбәттә, үзебезнең һөнәри бәйрәм дип саныйм. Ләкин “Радио көне”н “TATAR RADiOSI”ның туган көне белән чагыштырсак, радиобызның барлыкка килү көне минем өчен якынрак. Шулай да “Радио көне”н мин бик хөрмәт итәм, һәрчак истә тотам. Заманында радионы уйлап чыгармаган булсалар, безнең радио да, без үзебез дә бүгенге кебек кешеләр була алмас идек.

Ди-джей булмасам, авылга кайтып музыка укытучысы булып эшләр идем. Бәлки мәктәп директоры да килеп чыгар иде миннән. Радиога килеп эләгүем очраклы гына булды, уку дәверендә туган авылыма кайтып хәтта практикалар да үтеп йөрдем мин. Чын-чынлап исәбем авылга кайтып урнашу иде.

Ләйсән:

7 майдан соң 2 көннән Бөек Җиңү бәйрәмендә минем туган көн. Шуңа күрә күбрәк 9 майны, туган көнемне көтәмJ Ә болай “Радио көне”н бик яратып, үземнең бәйрәмем итеп кабул итәм. Бик күпләр шалтыратып, бәйрәм белән котлый. Рәхәтләнеп, матур теләкләр ишетеп үткәрәм әлеге көнне.

“TATAR RADiOSI” барлыкка килгәннән бирле монда эшләгәч, үземне радиосыз берничек тә күз алдына китерә алмыйм. Инглиз теле белән бик мавыга идем, Казан дәүләт университеты татар филологиясе факультетының инглиз теле бүлегендә укып чыктым. Радиода эшләү насыйп булмаса, укуымны дәвам итеп, тәрҗемәче булып эшләр идем, мөгаен.

Әбри Хәбриев:

7 май - “Радио көне”н үземнең һөнәри бәйрәм буларак кабул итәм, ләкин зурлап үткәрәм дип әйтә алмыйм. Бәлки киләчәктә фикерем үзгәрер һәм 7 майны Яңа ел кебек билгеләп үтәрбез, ләкин әлегә минем өчен ул бары тик түгәрәк дата.

Мин рәсем ясарга бик яратам. Тормышыма радио килеп кермәсә, дизайнерлык белән шөгыльләнер, яисә архитектор һөнәрен үзләштерер идем.

Ильяс Газизов:

“Радио көне”н бик көтәм. “Кешеләр “Радио көне” турында беләләрме, миңа шалтыратып һөнәри бәйрәмем белән котлаучылар булырмы” – кебек сораулар бик кызыксындыра. Якыннарым арасында да тиздән “Радио көне” дип кычкырып йөрмим, үзләре белеп котласыннар әле. 7 май радио әчендә генә түгел, радиодан тыш та бәйрәм ителергә тиеш дип уйлыйм. “Радио көне” – тыңлаучылар белән аралашу, тыңлаучыларга якынаю өчен менә дигән мөмкинлек!

“TATAR RADiOSI”на урнашмасам, мин туган ягым Арчада яшәп, шунда эшләр идем. Миннән Арча хакимият башлыгы килеп чыгар иде, миңа калса. Дөресен генә әйткәндә, бу сүзләрем буш хыял гына түгел, ә үзенә күрә бер максат. Арча хакимият башлыгы булу өчен юл ярачакмын, алла бирса. Авыл хуҗалыгын, районны күтәрәсе, алга этәрәсе килә.

Рәмзия:

7 май минем өчен икеләтә бәйрәм! Беренчедән, “Радио көне” булса, икенчедән минем радиода эшләү-эшләмәвем хәл ителгән көн! 2011 нче елның 7 нче маенда кастингны үткән 6 кеше соңгы хәл иткеч эфирга чыкты һәм 9 майда Айваз белән миңа “TATAR RADiOSI”нда эшләячәкбез, дигән шатлыклы хәбәр җиткерделәр! 1 ел үтеп киткәнен сизми дә калдым! Яратам “Радио көне”н!

Мин Казан дәүләт финанс-икътисад институты студенткасы. Радиода ди-джей булмасам, укып, студентлар тормышындагы барлык чараларда актив катнашып йөрер идем. Минем бик тә хәйрия белән шөгыльләнәсем килә. Киләчәктә дәүләт эшлеклесе булсам, һичшиксез җәмгыятькә файдалы эшләр һәм хәйрия белән шөгыльләнәчәкмен.

Айваз:

7 май – минем беренче тапкыр эфирга чыккан көнем. Мин ул вакытта үземне космоска очкан Гагарин кебек хис иттем. “Радио көне” бик кирәкле бәйрәм! Медикларның һөнәри бәйрәмнәре бар, укытучыларныкы, төзүчеләрнеке барысының да үз бәйрәме бар, нишләп безнеке булмаска тиеш, ди? Һөнәри бәйрәм дигәннән, миндә алар өчәү! 9 мартта мин “Ди-джейлар көне”н (сүз клуб ди-джейлары хакында бара), 7 мартта “Радио көне”н, 5 октябрьдә укытучылар көнен билгеләп үтәм. Чөнки профессиям буенча мин укытучы. Ләкин әлеге өч бәйрәмне чагыштырсак, “Радио көне” миңа барыннан да якынрак.

Мин бик позитив кеше. Миндә энергия ташып тора! Минем эшем һичшиксез кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү белән бәйле булыр иде. Мәсәлән, балаларны дәвалаучы табиб, яисә акча пичәтләүче. Ә бәлки мин аноним ярдәм итү хезмәтендә эшләр идем!?

 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 07.05.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»