поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Ноябрь
  • Илфат Абдрахманов (1961-2020) - диктор
  • Рифат Фәттахов - продюсер
  • Гөлнара Мулланурова - җырчы
  • Рауль Мир-Хәйдәров - язучы
  • Рафил Сәлахетдинов - эшмәкәр
  • Латыйф Җәләй (1894-1966) - тел галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе
  • Павел Павлов (1957-2019) - дин әһеле
  • Фәрит Мәмәш (1944–2004) - актер
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
06.05.2012 Җәмгыять

Күршеләрдә тавыш чыкса...

"Күпкатлы йортта яшибез. Безнең өстә әни, әти һәм мәктәп яшьләрендәге баладан торган бер гаилә яши. Әни дигән кеше көн саен малайны әрли, ямьсез сүзләр әйтеп кычкыра. Бала тыела алмыйча елый. Ишекләренә караганда, бу акчасыз, мохтаҗ гаилә дә түгел. Нәрсә эшләргә дә белмичә, сабыйны жәлләп, ишек яннарына белдерү язып элдем: "Әгәр дә бер атна эчендә балага кычкырудан туктамасагыз, участковыйга мөрәҗәгать итәчәкмен." Тавыш-гауга нәкъ бер атнага тынып торды. Хәзер яңадан башланды. Әйтегез әле, миңа нишләргә? Ярар, мин участковыйга җиткердем ди, тик ул ярдәм итә алырмы? Минем бу адымымнан соң ата-ана тагы да ярсып китеп, баласын тагы да катырак кыерсытмасмы?.."

Интернеттагы блогларның берсендә шундый эчтәлектәге хат белән танышканнан соң уйлана калдым: чыннан да, бу очракта нишләргә соң? Үзебездә дә шуңа охшаш хәл – күршебез урын өстенә калган карчыкны рәнҗетә, теләсә нәрсә әйтеп кычкыра. Бу хәл берничә ел дәвам итә инде. Күршенең үзе белән сөйләшү файда китерми, участковый да ярдәм итә алмый – килеп беркетмә генә тутыра да китеп бара. Интернет-форумнарда моңа охшаш вакыйгаларны бәян итеп, нәрсә эшләргә соң дигән сорауга җавап эзләүчеләр бихисап. Аларның фикерләренә таянып, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышыйк әле.

Үзен Марина дип таныштырган ханым атна саен өске каттагы фатирдан гаугалы тавышлар ишеткән. "Бәлки, бала котырадыр, яки ир белән хатын әрләшәдер дип уйлый идем. Карап торышка үзләре яхшы гаилә кебек – гел исәнләшәләр, елмаялар. Балага кул күтәрә торган ке­шеләр димәссең. Тик көннәрнең берсендә малайның җан ачысы белән: "Әти, тимә!" – дип кычкырганын ишеткәч, бу гаиләдә тираннар яшәгәнлегенә шик калмады", – дип яза ул. Марина полициягә шалтыраткан. "Кыйныйлар? – дип гаҗәпләнгән кизү торучы. – Ә сез моны төгәл беләсезме? Колагыгызга гына ишетелмәдеме? Бәлки аларда ремонт бара торгандыр?" Полициянең бу эшкә алынырга теләмәве сизелеп торса да, Марина үз сүзендә нык торган. 40 минуттан соң наряд килеп җиткән. Канәгатьсезлек­ләре йөзләренә чыккан: янәсе, юк-барга да полициягә мә­шәкать китерәсез. Шулай булса да, гаугалы фатирга күтәрелгән­нәр. "Нинди тавыш сездә? Күр­шеләрегез зарлана", – дигән сорауга ишек артыннан берни дә булмагандай: "Әллә ни түгел, бала гына бераз кәефсезләнә", – дигән җавап ишетелгән. Хокук сакчыларын бу җавап канәгать­ләндергән булса кирәк – алар бүтән берни дә белешеп, тикшереп тормыйча, Маринага тупас караш ыргытканнар да китеп барганнар. Ни генә дисәң дә, полиция хезмәткәрләре мондый "юк-бар эшләр" белән маташырга яратмый шул!

Форумда Марина белән килешүчеләр күп. Бу очракта полиция, чыннан да, берничек тә ярдәм итә алмый, диләр. Икенче берәүләр мондыйрак фикер җиткерә: "Кысылмавың яхшырак, юкса күршеләрнең синнән үч алуы ихтимал". Өченче бе­рәүләр Маринаны артык кызыксынучан булуында гаепли: "Сез нәрсә, фатирга ОМОН бәреп кереп, бала күз алдында ата-анасын дөмбәсләүләрен телисезме әллә? Сабыйны аннары балалар йортына җибәрсеннәрме?" Фикерләр күп, нәтиҗә бер: башкаларның тәрбияләү ысуллары безгә кагылмаска тиеш, андыйларны опека органнары күзәтеп торсын.

Чыннан да, бик четерекле мәсьәлә: хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итсәң, ата-ананы хокукларыннан мәхрүм итеп, сабыйны балалар йортына җи­бәрергә мөмкиннәр. Күрмә­мешкә салышсаң, тагын кыен – баланы үз ата-анасыннан кыйнатып торасы килә димени? Ике очракта да сабый жәл. Аның үзенә кайда яхшырак булыр иде икән соң?

Генпрокуратура мәгълүматлары буенча, Россиядә ел саен 2 миллионга якын бала үз ата-анасы тарафыннан кыйнала. Мондый вәхшилек тәртипсез тормыш алып баручы гаиләләрдә генә түгел, ә мул тормышта яшәүче гаиләләрдә дә очрый. Нәтиҗәдә ел саен 2 меңгә якын бала үз ата-анасы кулыннан җан тәслим кыла, 2,7 меңе үз-үзенә кул сала.

 Бала җәберләүчеләр турында хәбәр итү – гражданлык бурычыбыз

– Еш кына "кайгыртучан" ата-ана "тәрбияләү" тәэсирендә көчен чамалап бетермичә, баланың сәламәтлегенә җитди зыян китерергә мөмкин. Шуңа да кечкенә кешенең хокуклары бозылу турында тиешле органнарга хәбәр итү безнең гражданлык бурычыбыз булып санала, – дип аңлатма бирә әлеге вәзгыятькә психолог Гүзәл ФАТЫЙХОВА. – Аннары инде баланың гомеренә куркыныч янау-янамау мәсьә­ләсен һәм бу очракта нәр­сәләр эшләргә кирәген алар хәл итәргә тиеш. Мондый очракларда ата-ананы штрафка тартырга, психолог белән эш итәргә яки бала тәрбияләү хокукыннан мәх­рүм итәргә мөмкиннәр.

Балага кул күтәрергә ярыймы соң? Бу – бик катлаулы сорау. Кайчакларда шундый сабыйлар очрый: аларга карап, моның ата-анасына сабырлык өчен һәйкәл куярга кирәк, дип уйлап куясың. Әмма кул күтәрү – хәлдән чыгу юлы түгел. Кыйналган баланың үз-үзенә ышанычы кими, ул үзен кешегә санамый. Һәм еш кына "тәрбияви" кыйнау кире нәтиҗә бирергә мөмкин. Бала чагында күп кыйналган кешеләрнең күп­челеге киләчәктә бәхетсез була.

Шул ук вакытта белгеч нә­тиҗәләр чыгарырга ашыкмаска ки­ңәш итә. Әгәр дә сездә "күрше­ләр балаларын кыйнамыймы икән" ди­гән шик туа башласа, иң элек мәсьәләгә ачыклык кертегез. Шик-шөбһәләрегез расланган очракта, күршегез белән сөйләшеп карагыз, тәрбияләүнең башка нәтиҗәле ысуллары барлыгын аңлатырга тырышыгыз. Баланың үзе белән дуслашыгыз. Аны тормышның матур яклары барлыгына инандырыгыз. Гаиләләр белән дуслашып, балаларны бергәләп төрле түгәрәк­ләр­­гә йөртергә, бергәләп урамга уйнарга чыгарга мөмкин. Шуны истә тотыгыз: баланың сәламәтлеге беренче урында булырга тиеш. 


Галлия ХАБИБРАХМАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 80-81 | 04.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы