поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.05.2012 Җәмгыять

“TATAR RADiOSI” директоры Алмаз Миргаязов: “Мин инде 10 ел элеккеге Алмаз түгел”

7 май – радио дип янып йөрүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Ял итү, күңел ачу чаралары көн дә арткан заманда халык игътибарын саклап калу, тыңлаучылар санын арттыру җиңел эш түгел. Шулай да 10 елдан артык көн дә яхшы кәеф таратучы “TATAR RADiOSI” әлеге авырлыкны сизми кебек. Радио көн саен яңалык тудырып, халыкны шаккаттырып алга, яңа үрләргә таба атлавын дәвам итә. Популяр радиостанцияләр челтәрен тәртиптә тоту, үстерүдә, әлбәттә, җитәкченең роле бик зур. Шуны истә тотып, “Радио көне” уңаеннан “TATAR RADiOSI” радиостанцияләр челтәре директоры Алмаз Миргаязовка радио турында һәм радиога кагылышы булмаган берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдык.

- Сез Татар радиосының иң беренче көннәреннән бирле эшләп, шактый уңышларга ирешкән кеше. Гади алып баручыдан башлап, популяр һәм уңышлы эшләп килүче радиостанцияләр челтәре җитәкчесенә кадәр җиткәнсез. Бу уңышның сере нәрсәдә?

- Бүгенге көндә биләгән урнымны мин, алдан уйлап, карьера ясау максаты белән эшләнгән гамәлләр нәтиҗәсе дип атамас идем. Минем кебек иҗат кешеләре сирәк очракта карьерист була. Шул иҗади шәхес булуыма кушып бәхетле очрак, тиешле вакытта, тиешле урында булуым сәбәпче булгандыр. 5 ел башка радиоларда эшләп, тәҗрибә туплап, 10 ел элек мин шушы радиога килеп эләктем. Кыяр-кыймас беренче адымнарын атлап киткән “Татар радиосы”нда бар нәрсәне яңадан иҗат итү кирәк иде. Музыка сайлау, алып баручыларның сөйләү манерасын көйләү, яңа тапшырулар, тамашачыны җәлеп итәрлек яңа программалар булдыру белән шөгыльләндек. Төннәрен йокламадык, атналар буена өйгә кайтып күренмәдек. Тырышлыгыбыз көткән нәтиҗәләрне бирде, 2 елдан шактый аудитория җыеп, сәләтле коллектив туплап, без үз-үзен туендыра алучы атаклы радиога әйләндек. Соңрак, башка шәһәрләрдә, яңа дулкыннарда сөйләп, географиябезне киңәйтүгә керештек. Нәтиҗәдә, без үзебезне радиостанцияләр челтәре, дип, Татар радиосында эшләүчеләр мине җитәкче, дип атый.

- Сезне Казан Дәүләт Университетының Шәрык телләре институтын “Кытай теле тәрҗемәчесе” белгечлеге буенча тәмамлаган, дип беләм. Белгечлегегез бөтенләй башка. Тормышта үз урыныгызны таптым, дип уйлыйсызмы?

- Без мәктәп тәмамлап, югары уку йортына кергән заманнар Рәсәй тарихының иң буталчык еллары иде. Яхшы машинаны ришвәт итмичә, институт-университетларның ишегенә дә якын килеп булмас заманда мин – фәкыйрегез, гади авыл малае, КДУның бушка кереп була торган бердәнбер, диярлек, бүлеге – Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга кердем. Уенын-чынын бергә кушсак, татфакка керүемнең беренче сәбәбе – татар теленнән башка тел белмәвем булса, икенче сәбәп – татар теленнән башка тел өйрәнү теләге булгандыр. Шул рәвешле 5 ел буена кытай телен үзләштердем, диплом алдым. Йөзә белгән кешене йөзәргә өйрәтеп азаплаган кебек, татар кешесенә татар телен өйрәтү мине деградацияләр кебек тоелды, шуңа кытай телен бары тик “нагрузка” сыфатында өйрәндем. Максатым - югары белем алу иде. Ә инде тормышта үз урыныңны табу дипломнан тормый, мин моны кечкенәдән белдем. 15 ел буена татар радио сәнгатендә эшләвем мине исбатлыйдыр, дип уйлыйм.

- Һөнәр сайлауда хәлиткеч рольне нәрсә уйнады?

- Очрак. Әти-әни – авыл укытучылары, укытучыларга хезмәт хакын аракылата биргән вакыт. Очраклы рәвештә, аудитория тәрәзәсе төбендә ертык газета кисәге табып алдым. Анда яңа радиога алып баручылар җыю турында игълан бар иде. Ни булса, шул булыр, дип, бардым. Алдылар. Шуннан бирле мин радиода.

- Җитәкче буларак һәм гади кеше буларак үз миссиягезне нәрсәдән гыйбарәт, дип саныйсыз??

- Радиобызның беренче һәм иң төп бурычы – безны тыңлаган, эшен, ялын, бәйрәмнәрен безгә ышанып тапшырган тыңлаучыга хезмәт күрсәтү. Шуңа күрә, үземне мин шушы радионың югары сыйфатлы музыка, креативлы тапшырулар һәм, иң мөһиме, яхшы кәеф белән тәэмин итүе өчен бурычлы саныйм.

Гади кеше буларак максатым – дөньяга адекват карашлы, төпле белемле, тирән акыллы, максатчан кешеләр тәрбияләү. Чөнки алда безне алар алыштырачак. Радиода эшләү өчен без нәкъ шундыйларны эзлибез, гаиләмдә өч баламны: ике улым һәм бер кызымны мин шундый ук принципларда тәрбияләргә тырышам.

- Күп яшь кызлар һәм егетләр радиода эшләү теләге белән яши. Аларга нәрсәләр киңәш итәр идегез?

- Радиода эшләү өчен, иң беренче чиратта, акыл, интеллект, икенчедән, тел байлыгы кирәк. Гадәттә, “телле”, шул ук вакытта бик акыллы кешеләр бар, ләкин тел-баш тандемы: уйлап, шунда ук уйлаганыңны төзек итеп тезеп бирә белүчеләр сирәк; моның белән бергә, дикция һәм коммуникабельлелек сыйфатларын да үзләренә алганнар – меңгә бер. Киңәшем шул: әгәр теләгең бар икән, оялып торма, кил, үз мөмкинлекләреңне бәяләп кара. Булдыра алырлык икәнсең, бернинди киртә юк, син – безнеке, юк икән – үзеңне башка өлкәдә эзлә. Даһи булу өчен мең да бер ысул бар, онытма.

- 11 ел элек радио үз алдына нинди максатлар куйган идегез, хәзер нинди максатлар?

- Максатлар да, бурычлар да үзгәрмәде. Алдан билгеләп куелган үсеш этаплары бар иде. Дөньяга аваз салганнан башлап, билгеле бер вакытка кадәр “Татар радиосы” үз йөзен, үз форматын, тамашачысын булдырды. Икенче этап финанс ягыннан аклану, ягъни, үз тамагын үзе туйдырырлык акча эшләү системасын булдырды. Соңрак, географик яктан киңәю, яңа базарларга чыгып, заманча схемалар буенча, финанс кертемнәре китерерлек челтәр булдыруга керештек.

- Сезгә нәрсә илһам бирә?

- Ярату. Эшне ярату, гаиләмне ярату, аларның мине яратуы һәм доньяны, матурлыкны ярату.

- Сезнең фикерегезчә, нинди талантыгыз сайланган юлыгызда уңышка ирешергә ярдәм итте?

- Чынбарлыкны дөрес күрә, дөрес бәяли белү, дип уйлыйм.

- Нинди тормыш кыйммәтләрен өстен күрәсез?

- Кешеләрне кеше итеп тану, яшәүне ярату, тормыш кыйммәтләрен кадерләп саклауны.

- Хоббиегыз бармы? Ул сезгә нәрсә бирә?

- Мин әгәр радиода эшләмәсәм, мөгаен, төзүче булыр идем. Төзелеш эшен үлеп яратам! Шәхси хуҗалыгымда берәр нәрсә төзеп кую, бакча карау өчен, алдан планнар корып, кыштан соң язны, эш атнасыннан соң ял көннәрен көтеп алам. Бер яктан, төп эшемнән соң ял итсәм, икенче яктан, шул эш өчен планнар корам, радионы камилләштерү өчен яңа алымнар уйлап чыгарам.

- Тормыш девизыгыз?

- Үз-үзеңә ышанычны югалтмаганда, кулдан һәрнәрсә килә!

- Тормышыгызда иң зур казаныш нинди?

- Балаларым өчен туган нигез, оныкларым өчен җылы оя булырлык зур йорт салуымдыр.

- Казанышлар ялгышларсыз булмый. Тормышыгызны үзгәрткән, ниндидер җитди нәтиҗә ясарга мәҗбүр иткән зур ялгышыгызны хәтерлисезме?

- Аллага шөкер, уңыш һәрвакыт, диярлек, минем яклы булды. Һәрбер эшем уңышка иреште, дип әйтә алмасам да, ялгышларны вакытында төзәтергә мөмкинлек биргәне өчен язмышыма бик рәхмәтлемен. Тормыш үзгәрү, дигәннән, нәрсә әйтим? Тормыш кешене көн дә үзгәртә. Мин дә инде 10 ел элеккеге Алмаз түгел.


---
Матбугат.ру
№ --- | 05.05.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»