поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2012 Мәгариф

15 ел буе вузда

Чит ил яшьләренең ни өчен Татарстанда укырга теләге бик зур? Бездә укуның нинди өстенлекләре бар? КНИТУның (КХТИ) нефтехимия факультетында өченче курста белем алучы, Казан чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе рәисе нигерияле Адебайо Аденийи белән шул хакта сөйләштек.

– Россия белем системасы Нигериядәге мәгарифтән нәрсәсе белән аерыла?

– Ике системада аермалар күп. Мәсәлән, Россия вузларында, гадәттә, имтиханнарга әзерлә­нү өчен, сорауларны алдан биреп куялар. Бездә исә студент бөтен материалны өйрәнеп, имтиханда теләсә кайсы сорауга җавап бирергә әзер булырга тиеш. Сынау бик катлаулы. Аны кабаттан биреп карау мөмкинлеге дә юк. Әгәр имтиханны бирә алмыйсың икән, бер елыңны югалтасың. Ягъни шул ук курсны кабаттан тагын бер ел укыйсың. Шуңа күрә вузда 15 ел буе укыган студентлар да очрый. Тагын бер аерма: Нигерия вузларында практика күбрәк. Россия вузларында практикага 3-4 атна бирелсә, бездә 4-6 ай каралган. Бу вакыт эчендә студент үзенең киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәген төгәл билгели. Студентларның яшәү шартлары да аерыла. Бездә университетлар да, тулай тораклар да бер зур комплекста урнашкан. Аның мәйданы ярты Казан кадәр. Шунда ук супермаркет, даруханә, китапханәләр дә бар. Анда студентлар гына түгел, укытучылар да яши. Үзебездә укыганда, мин дә шулай яшәдем. Бер урнашкач, ярты ел буе шуннан китми идем. Мондый комплекс башка студентлар белән якыннанрак аралашу, бер-береңә ярдәм итү өчен бик уңайлы. Өйгә биремнәрне аңлап җиткермәсәң, күрше йортта яшәүче укытучыңа барып, өстәмә консультация аласың.

– Димәк, сездә мөгаллим белән студент арасындагы мөнәсәбәтләр якынрак?

– Әйе, әлбәттә. Бу бездәге мәгарифнең тагын бер аермасы булып тора. Укытучы – дустың кебек. Теләсә кайсы вакытта үзеңне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итәсең, киңәш сорый аласың.

–Билгеләр системасы аерыламы?

– Әгәр сездә белем биш баллы шкала буенча билгеләнсә, бездә А, B, С, D, Е, F дигән билгеләр куела. Баллар теленә күчерсәк, А – 85-100, В – 75-84, С – 60-74, D – 50-60, Е – 40-50, F – 40 баллдан кимрәк. Россиядә вузны тәмамлагач, кызыл яки зәңгәр төстәге диплом тапшырыла. Бездә исә, нинди билге алуыңа карап, биш төрле диплом тапшырыла. Эшкә урнашканда да кешенең белем дәрәҗәсен шушы дипломнарга карап билгелиләр, аңа туры килгән вакансияне тәкъдим итәләр.

–Ялгышмасам, сездә чит өлкәгә караган фәннәрдән дә мәҗбүри курслар керә.

– Әйе, керә, һәм мин моны бик зур плюс дип саныйм. Семестр саен һәр дисциплинадан, ким дигәндә, ике укыту предметын өйрәнү мәҗбүри. Мәсәлән, нефтехимия факультетында укып та, архитектурага кагылышлы берәр фәнне өйрәнә аласың. Бу күзаллауны киңәйтә. Әлеге фәннәрдән төп курска бер балл да өстәлми. Тик алардан сынауны бирә алмасаң, шулай ук тагын бер тапкыр шул ук курсны укырга туры килә.

–Яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек хәл ителә?

– Бездә халыкның белем дәрәҗәсе Россиядәгегә караганда күпкә түбән. Нигериядә халыкның 40 проценты гына укымышлы. Шуңа күрә югары белемле кешеләр эш белән тулысынча тәэмин ителгән. Калган 60 процент халык исә эшсезлектән интегә.

–Сезнең фикерегезчә, Россия мәгарифендә нинди җитешсезлекләр бар? Татарстанга укырга килгәч, өметләрегез акландымы?

– Барлык өметләрем дә акланды, дип әйтә алмыйм. Иң беренче чиратта, практикага караганда коры теориянең күбрәк булуы ошамый. Икенчедән, лаборатория­гә җиһазлар җитешми. Шулай ук вузларда еш кына искергән белем бирелү дә кәефне төшерә. Гуманитар юнәлештә укыганда, бу аңлашыла әле. Анда белемнәр берничек тә искерә алмый. Техник юнәлештә исә башка хәл күзәтелә. Техника, технология яңарган саен, аңа кагылышлы белемнәр дә ел саен диярлек үзгәреп тора. Шуңа күрә техник вузларда дистәләрчә еллар буе бер үк материалны өйрәтү үсешне бик нык тоткарлый. Моннан бер-ике елдан дөньяның кайсы юнәлештә үзгәрәсен алдан белеп булмый. Шуңа күрә хәзерге заман шартларында логик фикерләүне үстерергә кирәк. 


Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ 80-81 | 04.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»