поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.05.2012 Мәдәният

Күңелләргә нур иңдерә

Сәхнә кешене башкалардан югарырак күтәреп куя, буйлырак, затлырак итеп күрсәтә. Без, тамашачылар, артистларны гадәти тормышта да шундый итеп күрергә телибез. Ул бездән матуррак, зирәгрәк, яхшырак булырга тиеш кебек.

Артист Наил Дунаевка мин гомер буе башымны чөеп карадым. Буйга миннән биегрәк булганга гына түгел, рухы, табигате белән югары тоела ул. Үзенә бер серлелек бар кебек анда.

Яшьлектә безгә якыннан аралашырга туры килмәде.

Мин аны сәхнәдән күреп танып белә башладым. Хәй Вахитның «Соңгы хат» спектаклендә яшь табиб Ниязны күреп, хәйран калган идем: шундый да чибәр егет булыр икән! Андыйларны күргәч, ихтыярсыздан үз халкың өчен горурланып куясың: «Иллә дә чибәр инде безнең татар!» – дисең. Чын артист нәкъ менә шундый буладыр да! Буй-сынның төзлеген, төс-битнең камиллеген әйткән дә юк, өстәвенә йөзеннән үзенә бер яктылык бөркелә, әйтерсең лә күңеле түрендә шәм генә түгел, сихри лампа яна. Эчендә, серле сандыктагы кебек, ниндидер бер могҗиза яшеренгән шикелле. Ул могҗизаның очкыннары чәчрәп-чәчрәп күзне чагылдыра, әмма уты беркайчан да тулысынча ачылып бетми.

Мин аның чын исеме Николай икәнен соңыннан гына белдем. Теләсә кайсы телдә  матур яңгырашлы Дунаев фамилиясе аның псевдонимы, татарча әйткәндә, тәхәллүседер дип уйлый идем. Сәхнә әһелләренең кайберләре афишаларга фамилияләрен матурракка алыштырып яздыралар бит. Моның исә фамилиясе үзенеке, паспортында язылганча, ә менә Наил дигән исеме тәхәллүс икән. Бу аңа тагын бер сөйкемле үзенчәлек өстәп, башкалардан аерып куйгандай итте. «Ничек дип дәшсәң, күңеленә хушрак булыр икән?» дигән сорау туды. «Дуслар миңа Дунай дип кенә эндәшә», – диде ул үзе.  

Наил Дунаев Камал театры сәхнәсендә 119 роль уйнаган икән. Ходай бәндәләренең ниндиләре рәвешенә генә кереп бетмәгән ул! Иң батырларының, игелеклеләренең дә, иң явызларының, мәкерлеләренең дә күңел төпкелләрен безгә, тамашачыларга ачып биргән. Миңа калса, аңа яхшы кешеләр рәвешенә керү күбрәк килешә шикелле. Шамил Усманов, Бәхтияр Канкаев... Яки «Хуш, Назлыгөл»дәге Газиз. Кайчан күрелгән спектакль бит инде, ә хәзер дә күз алдында...

Начар кешеләрне уйнаганда да аның эченнән яктылык, йөзеннән нур бөркелеп тора шикелле. Артистларда рольләрне ике яссылыкта башкару, ягъни бөтен катлаулылыгы белән ачу дигән төшенчә бар. Дунайга бу тулысынча туры килә. Ул уйнаган явыз бәндәләрнең күңелендәге агу бик тирәндә ята. Андыйлар тормышта очрап тора бит ул: шундый ягымлы, шундый сөйкемле булып тоелалар, эчеңә бер йотым су кебек шуып кына үтеп керәләр. Баксаң, су дигәнең кара елан икән, үзәгеңә үтеп керә дә бәгыреңне чага... Андыйлар Дунаев башкаруында кабатланмас төсмер ала, рольне ике генә түгел, өч яссылыкта ача кебек ул.

Мондый егете белән татар гына түгел, күп халыклар горурлана алыр иде. Рус Залешин («Җимерелгән бәхет», А.Н.Островский), инглиз Кенәз («Ромео белән Джульетта», У.Шекспир) рольләрендә дә ул нәкъ шул халыкның үз улы кыяфәтендә. Татар баласына Ходай менә шундый байлык – кая барса да үз булырлык тышкы кыяфәт һәм күңел җылылыгы биргән.

Тагын бер сокландырган ягы – аның шәхси тормышы. Ни бәхет, ул үзенә шундый ук чибәр, ачык йөзле Таня исемле пар тапкан. Ул да сәнгать өлкәсендә эшли. Мин аларга гомерем буе сокланып яшәдем.

Әйе, Камал театры сәхнәсендә йөздән артык роль уйнаган безнең Дунаебыз. Ә менә радиода, телевидениедә, кинода күпме образлар тудырган, төрле юбилейларда күрсәтелгән күренешләрдә кемнәр булып уйнаган икән? Андыйларның санын-исәбен алып бардымы икән ул? Уйлап карасаң, чын артист андый рольләргә дә бик җаваплы карый, чикләнгән мәйданда да тетрәндерерлек, истә калырлык образлар тудыра бит! Күпмеләр үзләренең сәхнәдә яисә экранда чагылып кына киткән рольләрне уңышлы башкаруы белән мактана һәм мактала!

...Мин читтән генә сокланып йөргән шушы талант иясе иҗат кичәмдә чәчәк бәйләме тотып сәхнәгә күтәрелгәч, өнсез калдым. Бик зур бүләк булды бу минем өчен. Безнең якыннан аралашканыбыз юк, болай зурлавын мине язучы буларак ихтирам итүе дип аңладым. Шулай булып чыкты да. Дунай язучыларның яңа әсәрләрен укып бара икән. Ә моны барлык сәхнә әһелләре дә эшли алмый!

Төрле өлкәләрдә иҗат итә торган шәхесләр булсак та, ул минем иҗатымда шактый зур роль уйнады. Режиссер Әхтәм Зарипов «Шәфкать» романы буенча телеспектакль куйганда, аңа Изаил Дәүләтшин ролен тәкъдим иткән иде. Тышкы яктан караганда, бик тә туры килә: доцент Дәүләтшин чибәр, сөйкемле егет, студент кызларның күбесе аңа гашыйк. Әмма астан чага торган, мәкерле адәм ул. Дунай бу кешене тере, җанлы итеп күз алдына китереп бастырды.

Минем илле яшьлегемә багышланган юбилей кичәсендә «Басып сайрар талы бар» исемле романнан бер өзекне күрсәтергә кирәк булды. Кадимбикә ролен – Наилә Гәрәева, Хаким ролен – Наил Дунаев башкарды. Хаким – тәхет һәм байлык хакына теләсә нинди явызлыкка сәләтле персонаж иде. Бик үтемле итеп тасвирлады моны Дунай. Әмма соңыннан бер очрашканда: «Җыен юньсез, кансыз кешеләрнең рольләрен миңа бирдерәсең», – дип, гадәтенчә елмаеп, җиңелчә үпкә белдерде. Бәхеткә, минем алдагы юбилеемда «Сөембикә» трагедиясеннән бер өзек уйналды, анда Колшәриф ролен Наил Дунаев башкарды. Бик катлаулы образ. Саф рухлы, иманлы шәхес, зирәк галим, курку белмәс баһадир, абруйлы, тәҗрибәле, алдан күрүчән сәясәтче. Шул ук вакытта Ходайның һәр бәндәсе кебек, хатадан хали түгел. Ил язмышы хәл ителгән чакта ул ялгыша. Дөресрәге, аны мәкер белән хаталандыралар. Менә шушы бөек һәм фаҗигале шәхеснең тирән кичерешләрен, рухи бәргәләнүләрен ачарга кирәк иде. Сәхнәдәге һәр чыгышына намус белән карап, бар булган көчен биреп иҗат итүче буларак, Наил Дунаев бу рольне бөтен катлаулылыгы белән ачып бирде.

Шул ук кичәдә аның шәкертләре – мәдәният институтының студентлары да сәхнәгә менде. Алар минем «Ал, Сәкинә, Әмрикәне!» исемле комедиямнән өзек күрсәттеләр. Залда яшьләр күп иде, алар бу тамашаны алкышларга күмделәр.

Кызганычка, минем бу пьесам әлегә кадәр зур сәхнәгә менә алмады. Институтның профессоры Николай Иванович Дунаев аны чыгарылыш группасының диплом спектакле итеп куйды. Яшьләр үз рольләрен чын профессиональ дәрәҗәдә башкардылар. Минем өчен бу бик зур бәхет булды.

Дунайны «Мәхәббәт турында сөйләшик» (Илгиз Зәйниев пьесасы) исемле спектакльдә күргәч, тагын бер тапкыр куанычлы хис кичердем. Минем яраткан актрисам, якын дустым Фирдәвес Әхтәмова белән парлап уйнадылар алар. Дунаев – Ногман, Әхтәмова – Абруй. Бу спектакль минем күңелемне чын-чынлап нурга күмде.

Наил Дунаевның иҗаты халкыбызның рухи хәзинәсен баетты. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам. 


Мәдинә МАЛИКОВА, язучы
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»