• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

05.05.2012 Дин

Армиягә китә егетләр...

Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда армиядә хезмәт итү элгәре кебек бик үк дәрәҗәле саналмаса да, 18 яшен тутырган егетләргә, дәүләтнең катгый таләбе буенча, туган-тумачасы, дус-ишләре белән саубуллашып, билгеле бер вакытка ерак җирләргә чыгып китәргә туры килә. Яшерен-батырын түгел: ата-аналар юкка гына борчылмый хәзер, моның җитди сәбәпләре дә бар, әмма нишләмәк кирәк – илне дә сакламыйча булмый.

Элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Ислам дине дә моның шулай булуын раслый. Чит җирләргә барып, сәфәр кылып дөнья күрү, төрле кешеләр белән аралашып гыйбрәт алу пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан хуплана.

Аннары шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул, иншә Аллаһ, якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак. Әмма бу – кайткач. Бүген исә без аны озатабыз. Шушы язмада нәкъ менә озату йоласына кагылышлы фикерем белән уртаклашасым килде.

Күптән түгел туганнарыбыз ашка чакырдылар:

– Улыбыз армиягә китә, шуны Коръән укытып, вәгазь тыңлатып, догалар кылып озатырга булдык...

Мәҗлес бик күркәм, эчтәлекле үтте. Аны алып барган Райнур хәзрәт Җиһаншинның Коръән укып дога кылуы, вәгазе, өлкәннәрнең нәсихәтләре булачак солдат Салават Фәләхов күңелендә фәкать изге хисләр генә уяткандыр. Һәрхәлдә, аның тормышындагы беренче ерак сәфәре “Бисмилла”дан, изге сүздән башланды. Улларын Аллаһы Тәгаләгә тапшырып олы юлга озату әтисе Илдар белән әнисе Гөлназ өчен дә, бабасы Раиф белән әбисе Асиябикә өчен дә зур юаныч булды.

– Салават Кукмара аграр көллиятендә укып, һөнәр үзләштерде. Тәртипле, эш сөючән егет. Спорт белән шөгыльләнгәч, физик яктан да ышанычлы күренә, ләкин дөнья булгач, хафаландыра шул, – ди бабасы. – Исән-сау йөрсен, әйбәт хезмәт итеп кайтсын!

– Әти-әниең, туганнарың янда булмаган ерак җирдә Аллаһы Тәгалә Үзе сиңа ярдәмче булсын, улым, – дип теләген җиткерә әбисе. – Ләкин моның өчен үзең Аны онытма, күңелеңнән чыгарма.

Сүзгә әтисенең абыйсы Рәүф кушыла:

– Бер елдан "как штык" – өйдә буласы! Ә тегендә – урталык кадерле. "Сәнәктән көрәк булырга" тырышканнарны өнәп бетермиләр анда. Дәү әбиең әйтә торган иде: "Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар, урта булсаң – ил агасы ясарлар". Менә шулай, энекәш...

Башка туганнарның да киңәш-теләкләрен җөпләп, Райнур хәзрәт бер бик мөһим, кирәкле сыйфатны искә төшерә:

– Һәрвакытта да сабыр булып каласы. Шәйтан кабаланып, ярсып эш иткәнне ярата, ә Аллаһы Тәгалә ипләп, тыныч, хикмәт белән гамәл кылырга куша. Аллаһ разый булырлык эшләүнең файдасын тормыш инде күптән исбатлады...

Хәләл ризыклы табын алдында барган җанлы сөйләшү кызыклы да, гыйбрәтле дә булды. Шунда уйлап куйдым: мәҗлес аракылы булып озатырга килүчеләр эчеп, исерешеп бетсә, болай аралашып булыр идеме соң? Әлбәттә, юк. Бик кызганыч, әмма күпләр бүген армиягә озату мәҗлесләрен хәрам белән пычраталар, килгән кунакларны исергәнче эчертүне аларны хөрмәт итүгә саныйлар. Туганнар, дусларны туплаган мәҗлес күңелсез күренешкә әверелә, күпме нервы бетә, тынычлык югала, акча, байлык-нигъмәт исраф була. Нәтиҗәдә, төн йокламаган егетне якыннары сәламәтлеге какшаган, ямьсез хәлдә ерак юлга озатып җибәрәләр. Бу инде Аллаһның ачуына дучар булып, шәйтанны сөендереп чыгып китү була.

Шунысын да әйтергә кирәк: хәрамнан башланган эшнең дәвамы да, нәтиҗәсе дә хәерле, бәрәкәтле булмый. Тормыш моны гел раслап килә. Әби-бабаларыбызның элеккеге гадәтләрен, йолаларын искә төшереп, начар үрнәкләргә иярмичә, “Бисмилла”лы, догалы башлангычларны көндәлек тормышыбызга кире кайтарасы иде. Армиягә озату мәҗлесләрен дә үзебезчә – татарча, мөселманча үткәрүдән фәкать файда гына булыр иде, дип уйлыйм. Фәләховлар гаиләсендә үткән шундый мәҗлес моңа яхшы мисал булып тора.

Салаватка, хәрби хезмәткә киткән барлык якташларыбызга сау-сәламәт булып, җаваплы бурычларын лаеклы башкарырга язсын. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын, исән-имин әйләнеп кайтуларын насыйп кылсын. 


Ришат КУРАМШИН
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№35 (805134) / 11.05.2012 10:38:31

Ничава падубнава! Кияүгә дә чыгалар, җырлыйлар да, бииләр дә, стихилар да сащинять итәләр. Арада вакыт табыла ул.

№34 (805126) / 11.05.2012 09:15:45

Иркэ кияугэ чыга икэн.Котыла икэн башлар жингидэн.Вазифаларынны ути башлагач,вакыты калмас.Энэ,Сэйрэн кияуга чыкты да,стихиларын да язмый инде.Шулай ул.

№33 (805116) / 10.05.2012 23:05:33

Чит илләр газ,нефть,башка төрле чимал өчен договор нигезендә доллар белән түлиләр.Долларлар чит илләрдә чиновниклар кесәсенә кереп урнашмый бит.Рәсәй чиновникларының кесәләренә урнашалар.Чит илләрнең монда бер гаебе дә юк.
Шулай ук чит илләрдән сатып алган товарлар,ризыклар базар мөнәсәбәтләре бәхәсеннән чыгып сатылалар.Рәсәйгә кайткач товарлар,ризыкларга бәхә өч,дүрт тапкыр арттырыла.Монда да чит илләр гаеплеме?

№32 (805107) / 10.05.2012 22:13:23

чын татар, син

№31 (805101) / 10.05.2012 21:53:28

Cәясәт белгеченә №29
Рәсәй халыкларына җан асрарлык, басып алучыларга кол булып эшләрлек ипи-су һәм ыштан табылыр ул. Ә менә башка илләрдә булмаган газ, нефть, күмер, деловой урман, алтын-алмазлар һ.б. бихисап ресурсларга кызыгучылар бардыр ул.

№30 (805100) / 10.05.2012 21:21:02

Сәясәт белгече.,син чын "белгеч"икәнсең.Ач күзеңне дөнья бу,дип әйтәсе килә шундый "белгеч"ләргә.Бүген безне имеют как "сидорва козу".Чо не замечаешь штоль? 

№29 (805097) / 10.05.2012 21:10:10

Кемгә кирәк бүген Рәсәй?Кем басып алсын Рәсәйне?Америкамы?Англияме?Франөияме?Ул илләрдә шыр җүләрләр утыра дие беләсезме?Басып алгач Рәсәй халыкларын киендерергә кирәк, ашатырга, эчертергә кирәк.Рәсәйне басып алырга бүген беркемдә җыенмый.Чит илләр Рәсәй инде хәтсездән ваз кичтеләр.

№28 (805093) / 10.05.2012 20:29:54

Чит илләрне сукалаганчы,үз илегез турында кайгыртсагыз,әйбәтрәк булыр иде.Чит илләрдә(Западная Европа,Америка һ.б)халык яхшы яши,безгә караганда 1000 тапкыр яхшы яши,ә бездә хәерчелек хөкем сөрә инде 84 тарих елы.Сезгә уйларга вакыт җитте.

№27 (805085) / 10.05.2012 18:59:51

Бүген админ куйган хәбәрләрдән Ршмиевне эзләп кереп киттем.Дөресен әйткәндә ачыш иде ул хәбәр.Бу хәлдән соң шагыйрьләр туу аптырарлык түгел

Әмма бу династия белән тагында таныша торгач, тагын да тетрәндерерлек язмышка тап булдым.

Күңелемә кан сауган кебек булды. Яшем атылып чыкты укып бетергәч.
Менә кайда ул татар халкының ачы язмышы һәм кыйммәтләр асылы...


http://www.vatandash.ru/index.php?article=224 Иркә

№26 (805084) / 10.05.2012 18:52:15

Бир унны бу юлысы Соры,20не)))!!!
Ирк

№25 (805078) / 10.05.2012 15:26:22

Соры кортка №23

))) Сезнең белән әллә басып алучыларга ни проблема булмаячк, бүгенге басып алучыларны ничек олылаган булсаң, башкалары алдында да шулай ук түшәләчәксең..))) Бер иелергә, буйсынырга күнеккән, бшкача булдыра алмый ул.)))

№24 (805077) / 10.05.2012 15:25:21

Соры корт,№19 !
Син кайда кргәнең бар ,басып алынган халыкның рәхәт күргәнен?Мин синнән мондый фикер чыгар дип уйламаган идем.Кәнишне ,бездә бүгенгеяшәеш кәнфит түгел түгелен,но кытайлар,я булмаса янкилар басып керсә тагын да хәтәрерәк буласы көн кебек.Ишетеп белүемчә дальний восток якларында инде бүген кытайлар барлык агач эшкәртү предприятиеләрен үз кулларына алып безнең урысларны шунда эшләтәләр.Нигәдер урыслар зав та,зам да түгел,ә менә нәкъ кытайлар командуют.Сиңа алар кулы астында эшләргә туры килмәсә дә,балаларыңа эләгергә бик может.
Татарда бик матур щйтем бар:Бүрене сагынма,каршыңа чыгар,диләр.Или урысчасы:Не каркай! 

№23 (805076) / 10.05.2012 14:51:37

Джиклар Иракны Ливияне яулап алдылар шуннан андагы тормыш яхшырдымысоң? Канга кайгыга баттылар. Джиклар Ливиягә килгәнче андагы тормыш турында беләбез - бөтен нәрсә халык өчен эшләнде яңа туган балага счет ачып зур суммада акча никахлашучыларга квартир бирелде медицина югары белем бушка иде. Яулап алучылар чит илгә җирле халыкны кайгыртып бәреп керми шул - үзен кайгыртып бәреп керә.
Ә безнең бүген саклардай нәрсәләр бик күр. Иң зурысы - тынычлык. Авылларда татар теле бар, шигырь дә язалар китап та укыйлар үзара рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. Кем тели татарча укый да яза да сөйләшә дә. Әнә яшьләр татарча җырлыйм дип сәхнәләр төбендә чират торалар. Ә ялкау маңкортларны мисал итеп китермәгез.

№22 (805059) / 09.05.2012 23:32:28

Урыслар "хорошо там где нас нет" диләр, ә чынбарлыкта алай килеп чыкмый ул - доказано! Ул Америкадагы преступность-бандитизм, әшәкелекне белсәгез бер дә кызыкмас идегез андагы тормышка. Булганның кадерен белик.

№21 (805057) / 09.05.2012 22:58:00

Сүкмәгез НАТОны да,Американы да,безгә бүген кем килсә дә ярый инде.Яхшырак яшәр идек.

№20 (805033) / 09.05.2012 15:44:39

№18!

мә! мәгез сезгә НАТО кабәхәтләре!!!


№19 (805031) / 09.05.2012 15:28:43

Ир-ат
))) Гафу итегез, сезнең илегез кайда? Минеке 1552 елда яулап алынган, юкка чыгарылган, шуңа күрә, минем саклар нәрсәм юк. Яулап аучы, Иван булса да, Джик булса да яки Чун-Юнь булса да, миңа баре-бер... Бәлки, башкалар, минем телемне, үз телемдә укырга-белем алырга хокукымны бу кадәр үк кысмаслар.))) Аннан, башка яулап алучыларда налоглар азырак диләр...)))

№18 (805030) / 09.05.2012 15:18:11

Илебезне саклау эшен хатын-кызларга йөкләргә кирәк. Алар сабыр, үзара да килешеп хезмәт итәрләр иде. Ирләр өйдә бала карап, кер юып, ашарга пешереп утырсыннар, сөйгәннәренең әйләнеп кайтуларын көтсеннәр.

№17 (804999) / 08.05.2012 23:25:03

Боркетнең кыймәтләр турындагы фикерен укыдымда вәт маладис шәп аңлаткан дип уйлап куйдым.Менә нәрсә дигән бит: иң зур кыймәт - кеше үзе.Аның яшәү хокукы физик саулыгы ягъни пыткаларга юл куймау,рухи саулыгы ягъни коллыкка юл куймау.Хәзер уйлап фикерләп карагыз- армиядә улларыбызга өйдәгечә тәмле пиражкилар ашатмыйлар, абижать итәләр дип егетләребез армиягә берсе дә бармаса ягъни армия бетерелсә нәрсә була инде? Обама егетләре килеп җитеп Боркет санап үткән кыймәтләрне бетерә дә куя. Тели икән - үтерә, тели икән - пытать итә, кол итә.Мисал кирәкме? Китереп тормыйм беләсез булыр. Так шту аңгыраны сатып утырмагыз бер ел солдат боткасын ашаудан бер ни дә булмый. Улларыгызны чын егет итеп тәрбияләгез ә әни юбкасы артына качып ята торган размазня итеп түгел.

№16 (804995) / 08.05.2012 23:01:34

Ни өчен соң әле гади халык балалары гына армиядә хезмәт итәргә тиеш? Минемчә, гаделлек буенча һәрбер ир бала тиешле яшькә җитү белән үк тиешле тәртипләр тудырылган частьләрдә хезмәт итеп кайтырга тиеш. Ләкин аларны сарык бәтиләрен куып йөрткән кебек түгел, бәлки яшенә, авырлыгына, авыруларына карап бүлергә һәм һәммәсенә дә көченнән килгәнчә физик күнекмәләр эшләтергә. Чыныксыннар малайлар, җебек булмасыннар. Кайбер недотрога малайлар була, ә үзләре шундый крутой булмакчы, ләкин физик көч җитеп бетми. Андыйлар карлыккан тавышлары белән акырып куркытырга ярата, физик көче булмагач, гайрәтләнеп кенә берни барып чыкмый. Шуңа күрә андыйлар төркемләп җыйнала, ялгызларны төркемләп тукмыйлар да. Кемнең кем булуына карамастан,беркемгә бернинди ташлама ясарга ярамый, һәрберсен поголовно җыеп армиягә озатырга. Элек армиягә баруны шулай тиеш дип кабул итәләр иде. Ә хәзер карагыз нәрсә? Ата-ана малаен авыру дип армиядән алып кала. Врачларның, медсестраларның, сәламәтлек сферасында эшләүчеләрнең ник берсенең баласы армиягә барсын! Тирә-ягыгызга күз салып карагыз, чыннан да шулай бит. Чиновникларның, урынлы эштәгеләрнең, ниндидер кресло биләүчеләрнең балалары бармый да бармый инде. Сорау туа: нигә гади халык баласы гына хезмәт итәргә тиеш? Хатын-кызларның балаларын армиягә җибәрмәскә тулы хокуклары бар ич, хатын-кыз хаклы ләбаса. Минем фикер шундый: барырга булгач, барысын да хезмәткә, барысы да бармагач, берсен дә хезмәт иттермәскә, армияне куып таратырга. Әгәр сугыш башланса, мондый сыек гәүдәле әзерлексез армия белән ерак китеп булмаячак. Хәер, алга таба барыбер болай дәвам итә алмый инде. Барлык эшләнгән эшләргә нокта куяр вакыт җиткән, һәм ул менә-менә шартлау алдында тора. Путинның бу соңгы туе булырга охшаган. 2012 ел - дәверләр алмашынган вакыт. Бу чорда күп нәрсәгә ачыклык кертү көтелә. Яшәп карыйк, күрербез! 

№15 (804992) / 08.05.2012 22:27:38

Шул-шул менэ, Соры корт, бэлеш ашатып кына озатудан нэрсэ узгэрэ сон? Гади кешенен башын ничек кенэ эйлэндерергэ тырышмыйлар инде.Телефоннар биреп жибэргэн булып, имеш эти-энилэре частька кадэр озата бара алалар дигэн булып. Анан нинди файда сон? Ник начальство баласы бармый? Юньле эйбер булса алардан артмас иде эле.

№14 (804990) / 08.05.2012 21:46:53

хатын-кыз

"Ник озатабыз сон без ул улларыбызны армиягэ?" Олигархларның гадый халыкны талу средстволарын һәм чиновникларның налог җыю базасын саклау өчен...

№13 (804987) / 08.05.2012 20:27:32

Мин тагын да шаккатыргычрак фикер эйтим эле: Ник озатабыз сон без ул улларыбызны армиягэ? Нэрсэгэ ойрэнэлэр сон алар анда? Кемне нрсэдэн саклыйлар сон алар анда? Ачка тилмереп, кузлэре акаеп, кочкэ исэн калып кайталарлэбаса. Нинди бурычлары бар сон ул малайларнын? Андагы тэртпсезлекне сойлэп тэ, язып та анлатып бетереп булмый бит!

№12 (804928) / 07.05.2012 23:51:44

Причум монда юристлар да бөркетләр? Сез макаләнең темасына карагыз әле егетләрне армиягә дога укытып җибәрергә дигән бит.Ә без егылганче эчертеп затабыз.Менә безнен күршенең малаен затканда бик каты сугыштылар.Мулла белән заткан булсалар лутшы булыр иде.

№11 (804891) / 07.05.2012 18:28:44

Бөркет, үз адресыңа кабул итмәссең дип уйлыйм, ләкин, "юрист мин" дигәнгә карата, үземнең, фәкать үземнең шәхси үземнең фикерне язам. Минем телдә, "юрист" сүзе, ин ачуланган кешегә әйтә торган сүз, чөнки алар, баш белән уйламыйлар, алар өчен, кәгазгә ни язылган, шул гына дөрес!!! Кар кара төстә дип язылган икән, аның ак икәнен аңа исбатлый алмыйсың))) Шул юристларның теләген канәгатләндерә-канәгатләндерә, кәгазь боткасына кереп баттык инде... Бар тикшерүче, эш белән кызыксынмый, кәгазь ничек тутырылган, шул гына мөһми, чөнки эш судка барып җитсә, юристлар шуны гына нигез итеп ала...

№10 (804884) / 07.05.2012 17:59:24

Булдыра алсагыз барысын психушкага озатыр идегез дә бит....

№9 (804879) / 07.05.2012 17:35:04

Бөркет, Иркә, сезгә срочно больницага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Менә шушы сүз үк сезнең кем икәнне күрсәтә дә. Ну, Россиядә юрист булу
әлбәттә, престижно, әмма ул аларның бәясен арттырмый. Сезнең кебек юристлар булганга по понятиям яши торган илдә яшибез.Иркә

№8 (804877) / 07.05.2012 17:07:37

Вообще-то, юрист мин. Сездә әле һаман филолофобия бетмәгән икән, күптән кергәнем юк иде сайтка, гаҗәп бераз. Иркә, сезгә срочно больницага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авырыйсыз. Яңадан укып чыгыгыз үзегез язганны һәм минем язганнарны. Мин авыру кеше белән бәхәсләшә алмыйм. Бигайбә. Бу матбугат сезнең генә территория, ахры.

№7 (804871) / 07.05.2012 16:00:21

Бөркет икән))) гафу))))

№6 (804870) / 07.05.2012 15:59:47

Бөртек, шул үзгәрмәсне санагансың бит инде.Аларга ничек мөнәсәбәт үзгәрә ала соң? Я алар үтәлә, я юк.

Үтәлсә җәмгыять яши, үтәлмәмәсә юк.Алар ктегоричный әйберләр.Немножко мөнәсәбәт үзгәрә алмый. Или - или.
Әйе, кешелек аларны төрле формаларда яза, кабул итә. Син әле моральный кодекс строителя коммунизманы төшереп калдыргансың.


ха-ха, үзеңдә үк бар икән әле)))))"Кыйммәтләрне танырга яки танымаска мөмкин." Дак ничек үзгәрсен инде аңа мөнәсәбәт.

Филологлар блин!!! Үзгәрү ул, әйтик кеше үтерүне кайбер очракта аклап булу дигәнне аңлата.))))


Иркә

№5 (804867) / 07.05.2012 14:52:31

төзәтү: ортодоксаль

№4 (804861) / 07.05.2012 11:19:02

Рухи кыйммәтләрне икенче төрле гомумкешелек кыйммәтләре диләр. Нигездә алар төп ордодоксаль диннәрдә нигезләнгән постулатларга кайтып кала. 1948 нче елда Парижда кеше хокуклары турында гомумдекларация кабул ителә һәм ул бүгенге көнгә кадәр үз көчен саклый, гәрчә аның нигезендә күп кенә яңа документлар барлыкка килсә дә, мәсәлән, кеше хокукларының европа конвенциясе.Бу документлар күпчелек очракта ООН өчен императив хокуклар булып тора. Шуларга нигезләнеп гомумкешелек кыйммәтләре санала. Ниндиләр соң алар? Иң зур кыйммәт - кеше үзе. Аның яшәү хокукы (үтермә!), икенче урында һәрвакыт диярлек кешенең физик саулыгы, ягъни пыткаларга юл куймау турындагы кыйммәт күрсәтелә, аннан рухи саулыгы, ягъни коллыкка юл куймау һ.б. Аларга альтернатива була алмый.Үтермә, газаплама - гомумкешелек кыйммәтләре, үтер, газапла - кыйммәтләр түгел, шуңа күрә алар бер-берсен алыштыра алмый. Кыйммәтләрне танырга яки танымаска мөмкин. Фашистик җәмгыятьләр кыйммәтләргә буйсынып яшәмиләр, алар, гомумән, бернинди кыйммәтләрне дә танымыйлар.

№3 (804855) / 07.05.2012 06:23:58

Ришат Курамшин, 

кыйммәтләр дигәннән???

Бу җегетләр нинди кыйммәтләр саклыйлар соң бүген???"Аллаһы сакланганны саклармын дип әйткән дия,"- иде биш намазын калдырмый торган әби.

Бөркет, алар номинально берничек тә үзгәрмиләр. Асылы да, мөнәсәбәте.Ә конкрет җәмгыятьтә алар үзгәреп, алышынып тора. Үзгәрмәскә тиешле кыйммәтләр алышынгач, җәмгыять җимерелә. СССР кебек. Мәскәү чиккә җитте.
Иркә

№2 (804853) / 07.05.2012 00:03:16

Дөрес, асылда рухи кыйммәтләр алышынмый, Кыямәт көненә кадәр үзгәрешсез кала. Әмма кеше күңелендә чын, хакыйкый рухи кыйммәтләр ялган, ясалма "кыйммәтләргә" алышынырга мөмкин. Язмам башындагы җөмләдә шуның турыда сүз бара.
Бу мәсьәләгә Ф.Бәйрамованың 1998 елда "Аргамак" журналында басылган (ялгышмасам, №11-12) "Алышыну" дип исемләнгән шактый күләмле мәкаләсендә тәфсилләп аңлатма бирелә.(Татарстан Милли китапханәсендә сорап алырга була).

№1 (804779) / 05.05.2012 12:52:01

Рухи кыйммәтләр беркайчан да алышынмый, Ришат. Аларга мөнәсәбәт үзгәрә.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar