поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.05.2012 Спорт

Россиянең спорт башкаласында...

Безне Татарстанның башкаласы, бөек Тукай әйткәнчә, моңлы, нурлы Казан, әле тагын динле дә, чал тарихлы да Казан үзенең җылы, кояшлы язгы көне белән каршы алды. Без дигәнебез, Россиянең Башкортостан, Мари Эл, Чувашстан, Свердловск, Самара, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан, шулай ук Татарстанның берничә районыннан һәм шәһәрләреннән 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлекнең торышы белән танышыр өчен килгән татар телле басмаларның егермедән артык журналисты идек.

Күпчелегебезгә, үзара яхшы танышлар буларак (без - Ульяновскиның “Өмет”, Оренбургның “Яңа вакыт”, Мари Эл Республикасы Бәрәңге (Паранга) районының “Безнең тормыш”, Пермь краендагы Барда районының “Таң”, Самараның “Бердәмлек” газеталары баш мөхәррирләре Исхак Хәлимов, Фәннур Гайсаров, Равил Хөсәенов, Эльмарт Уразов, Рәфгать Әһлиуллин соңгы егерме ике елда Казанда нинди генә очрашуларда катнашмадык икән!) уртак тел табарга озак вакыт кирәкмәде. Дөрес, кайберәүләребезнең Түбән Новгородтан “Туган як” газетасының яшь журналисты Фәрит Аймалетдинов, Татарстан районнары һәм шәһәрләре газеталары вәкилләре белән бу беренче очрашуы булгандыр. Хәтта арабызда Молдавия Республикасыннан яшь журналист, халыкара спорт матбугаты ассоциациясе әгъзасы Наталья Донец та бар иде. Ул үткән елда Көньяк Кореяның Сеул шәһәрендә уздырылган AIPS конгрессында “Универсиада -2013”не иң яхшы белүче буларак танылып, Казанга килү мөмкинлеген алган.

Казанга килеп төшүгә беребез дә, кайда гына яшәсәк тә, үзебезне чит кешеләр итеп сизмәдек. Татарстан башкаласы безне үз балалары кебек колач җәеп каршы алды.

Универсиадага килүчеләр дә үзләрен шулай туган йортларында сыман хис итәрләрдер, мөгаен. Ә Казан кунакларын күптәнге гадәт буенча иң беренче булып биредә шәһәр буйлап кечкенә генә сәяхәткә алып чыгып китәләр. Безне дә иң баштан Казанның чал Кремле белән таныштырдылар. Күпләребезгә бу тарихи урыннарда инде күп тапкырлар булырга туры килгәләсә дә, без аларны беренче мәртәбә күргәндәй хисләнеп, горурланып карап йөрдек. Аеруча Кол Шәриф мәчетенә күптән түгел генә куелган зур Коръән китабы дулкынландыргыч хисләр уятты.

Казан Кремлен карап чыкканнан соң, безне булачак Универсиаданың инде сафка баскан объектларына һәм шулай ук зур төзелеш барган урыннарга алып киттеләр.

 

“Лилия” Казансу елгасы буенда чәчәк атачак

 

Менә без Казанның Чистай урамындагы зур төзелеш мәйданында басып торабыз.

Әйтүләренчә, инде булган утызлап спорт корылмаларына өстәп, 2013 җәйге Универсиада кысаларында Казанда тагын утыздан артык яңа спорт объектлары төзеләчәк. Шуларның күп өлеше сафка кертелгән дә инде. Ә менә футбол стадионы республика башкаласының “Ак Барс” хоккей клубының аренасы – “Татнефть-Арена” урнашкан урамында ук төзелә.

Биредә Универсиаданың ачу һәм ябу тантаналары үтәчәк, стадион 2018 елда шулай ук дөнья чемпионаты уеннарын да кабул итәчәк.

Безне 45 мең тамашачы сыйдырырлык футбол стадионы төзелешенең барышы белән аның производство бүлеге җитәкчесе Константин Богомолов таныштырды. Менә без аның һәр әйткән сүзен дикъкать белән тыңлап торабыз. Булачак аренаның уртак күренешен тасвирлаган матур рәсем артында бетоннан эшләнгән зур түгәрәк нигез үсеп чыккан. Аны хәзер сары төстәге металл конструкцияләр белән каплау эше алып барыла.

Архитекторларның һәм төзүчеләрнең уйлавынча, арена кош очышы биеклегеннән караганда формасы белән су лилиясенә тартымлы булачак.

Моннан ике ел чамасы элек башланган бу төзелештә күп эшләр инде башкарылган булса да, эшләнәселәре дә байтак икән әле. Дөрес, төзү эшләре тәүлек әйләнәсендә – өч сменада алып барыла. Барлыгы төзелештә ике меңләп кеше эшли.

Аренаның гомуми мәйданы 32 гектар тәшкил итәчәк. Ул төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан шәһәр магистральләре белән тоташа, ә көнчыгыштан һәм көньяктан суларын Иделгә коючы Казансу елгасы белән чикләшә.

5 - 8 катлы стадионның гомуми биеклеге 49,36 метр тәшкил итәчәк. Җиргә 18,3 мең субай кагылачак. Арена дүрт яруслы ачык трибуналарны, дүрт фронталь һәм почмаклы секторларны үз эченә алачак. Трибуналар астында төзелә торган берничә бина футбол уены белән катнашы булмаган эшчәнлек төрләренә бүленеп биреләчәк. Бу аренага берникадәр керем китерү максатыннан эшләнә. Стадион территориясендә автотранспорт кую өчен дә урын табылачак, шулай ук Универсиада паркы да булдырылачак.

Быел көзгә стадионны тулысынча төзеп бетереп, сафка кертү планлаштырыла.

Дөрес, моңа ышанып бетмәүчеләр дә бар. Очрашу вакытында үзен Рафаэль Төхвәтуллин дип атаган бер төзүче белән сөйләшеп алырга туры килде. Ул хәбәрчеләргә төзүчеләргә тотрыклы хезмәт хакы түләнмәве турында да әйтеп үтте. Шуңа күрә илнең төрле төбәкләреннән килгән төзүчеләр бик еш алышынып торалар икән. Тик бу хәбәрнең безне төзелеш белән таныштырган Константин Богомолов дөреслеккә туры килүен расламады.

Димәк, Казансу елгасы буенда тиздән лилия чәчәгенә охшаган мәһабәт стадион аренасының үз вакытында таҗларын җәеп, беренче тамашачыларны кабул итәчәгенә тулы ышаныч бар.

“Олимп”, “Төзүче” спорт комплекслары һәм Кабан күлендәге ишкәкле спорт төрләре үзәге, "Буревестник" йөзү бассейны да Универсиадага әзер

Аннан соң без Казан авиация институтының “Олимп” универсаль спорт комплексы белән таныштык. Биредәге эшләрнең торышы турында аның директоры Ринат Йосыпов сөйләде. Аның әйтүенчә, хәзерге көндә бер генә объект та буш тормый икән. Бассейнда күптән түгел генә Кореяның олимпиада җыелма командасы кунак булып киткән, майда водное поло буенча олимпиада туры үткәрү каралган.

Бассейның төп хуҗалары булган Казан авиация институты спортчылары водное поло буенча бүген югары лигада уйныйлар. Быел алар яшүсмерләр командалары арасында беренчелекне яулаганнар, ә өлкәннәр ярышында 8нче урынга чыкканнар. Аларга күнегүләр өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган.

- Безнең спортчылар, һичшиксез, Россиянең Универсиада һәм Олимпиада командалары составларына кертеләчәкләр, - дип белдерде Ринат Әндерҗан улы. - Олимп спорт комплексы объектлары (ә ул 2008 елның маенда ачылган) тулысынча студентларны укыту, савыктыру, якын тирәдә һәм гомумән Казан шәһәрендә яшәүчеләрне дәвалау, сәламәтләндерү максатларында файдаланыла. Безнең комплекста спортның водное поло, волейбол, баскетбол, футбол төрләре буенча шөгыльләнү мөмкинлеге бар.

Казанның Архитектура-төзү университеты карамагына тапшырылган “Төзүче” универсаль спорт комплексы да, “Олимп” кебек үк, хәбәрчеләрне студентларга, шәһәр халкына тулы көчкә хезмәт күрсәткән вакытта каршы алды. Комплекс директоры Азат Гайсин безне бөтен спорт төрләре белән таныштырып үтте. Биредәге заллар спортның баскетбол, волейбол уеннары буенча күнегүләр базасы буларак файдаланыла. Хәзерге көндә студентлар да, якын тирәдә яшәүче җирле халык та, балалар, яшүсмерләр, пенсионерлар да үзләренең яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнәләр. Бөтенесе өчен дә Татарстан хөкүмәте бюджетыннан түләнә.

Азат Абделхак улының әйтүенчә, “Төзүче” комплексы объектлары Универсиадада катнашучылар өчен тренировка-күнегүләр базасы буларак кулланылачак икән.

Тик менә спортның авыр атлетика – гер, штанга күтәрү кебек төрләре буенча тиешле шартлар тудырылмавы гына танылган тренер Анатолий Петрович Горшенинны борчуга салган. Ул безгә дә бу турыда ачынып сөйләде. Аның фикеренчә, мондый спортчыларга да күнегүләр үткәрү өчен тиешле шартлар булдырылырга тиеш.

Журналистлар шулай ук Урта Кабан күлендә урнашкан спортның ишкәкле төрләре үзәгендә дә булып, анда спортчылар белән очраштылар, күнегүләр вакытында аларны фотосурәтләргә дә төшерделәр.

Үзәкнең директоры Андрей Феоктистов Универсиада вакытында байдаркалар һәм каноэларда ярышларның каналда ничек, кайда үткәреләчәге турында сөйләде.

Кабан күле боздан тулысынча ачылу белән биредә Россия җыелма командасының күнегүләре башланып киткән. 28 июньдә студентлар арасында академик ишү буенча Россия чемпионаты, ә 7 – 8 октябрь көннәрендә шулай ук академик ишү буенча президент бәйгеләрен үткәрү каралган.

Үзәк җитәкчесе безгә теләсә нинди һава шартларында - көзен дә, кышын да, байдаркалар һәм каноэлар белән ишү бәйгеләре буенча “коры күнегүләр” үткәрү өчен җиһазландырылган махсус залны да күрсәтте. Хәбәрчеләр тренажерлар артына үзләре дә утырып, аларны сынап карадылар.

“Буревестник” йөзү бассейнына ясалган экскурсия дә бик кызыклы булды. Безне биредә 2000 һәм 2004 еллардагы олимпия уеннарында водное поло буенча бәйгеләрдә Россия җыелма командасы белән соңгы медальләрне яулаган, хәзер Татарстанның “Синтез” командасын җитәкләүче Ирек Зиннуров һәм бассейнның директор урынбасары Марат Юнысов каршы алдылар һәм үзләренең биләмәләренә сәяхәткә алып киттеләр.

Без бу гаҗәеп шәхес (ул әле 2013 елгы Универсиаданың илчесе итеп тә билгеләнгән) Ирек Зиннуров белән “Бердәмлек”тә аерым әңгәмә дә урнаштырырга планлаштырабыз, һәм ул укучыларыбыз өчен шактый кызыклы булачак.

Ә 2010 елның октябрендә ачылып, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясе студентлары карамагына бирелгән “Буревестник” йөзү бассейнына килгәндә, хәзер ул көн саен 2шәр мең кеше кабул итә. Алар арасында студентлар да, Казанда яшәүчеләр дә, хәтта чит төбәкләрдән килеп йөзүчеләр дә бар.

- Бездә бассейнга йөрү графигы бөтенләй юк. Теләгән кешегә иртәдән кичкә кадәр бернинди чикләүләрсез йөзү мөмкинлеге бирелгән. Бәяләр дә шактый түбән – студентлар, пенсионерлар, балалар өчен көндезге тариф нибары - 100, ә кичке тариф – 150 сум. Ә лимитсыз айлык абонемент 500 сум гына тора. Бассейн бертуктаусыз, ял көннәрендә дә хезмәт күрсәтә, - дип сөйләде Марат Әнәс улы.

Бассейнның озынлыгы – 50 метр, киңлеге – 25, ә тирәнлеге – 2,5 метр. Әгәр аны ике метрлы платформа ярдәмендә бүлеп тә куйсаң, 25әр метрлы ике “кәсә” барлыкка килә. Аның берсен ярышлар, икенчесен күнегүләр үткәрү өчен файдаланырга мөмкин.

Су температурасы спортчылар өчен 24 – 26 градуста, ә балалар һәм пенсионерлар өчен 26 – 29 градуста тотыла. Биредә су астында йөзү һәм аны кинога төшереп алып тамашачыга күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Водное поло буенча ярышлар үткәргәндә бассейнны бик тиз үзгәртергә дә була.

Биредә, Татарстан спортчыларыннан тыш, Башкортостан, Удмуртия һәм башка якын төбәк вәкилләре дә ярышларга әзерләнәләр икән. Соңгы вакытларда төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр дә еш булгалап тора.

Ә без килгәндә бассейн тулысынча пенсионерларга һәм буш вакытларында йөзү белән шөгыльләнүчеләргә бирелгән иде. Газета хәбәрчеләре биредә үзләренең танышларын - яраткан җырчылары Зөфәр Хәйретдинов белән Илсафны очраттылар.

– Сәнгать әһелләре – безнең даими йөзүчеләребез, – диде алар турында Марат Юнысов.

“Буревестник” йөзү бассейны Универсиадада катнашучыларны кабул итәргә тулысынча әзер. Ә бу көн якынайганнан-якыная бара.

Универсиада Авылы спортчыларны көтә

Зур спорт бәйрәменең янкынлашуы турында безгә булачак 2013 елгы Универсиадада катнашучылар яшәячәк Авылга килеп керү юлында куелган электрон табло да күрсәтеп, хәбәр биреп тора иде. Анда без, Универсиада башланырга 444 көн калды, дигән сүзләрне укыдык.

Безне Универсиада Авылының инфраструктурасы белән 28 торак йортның берсе мисалында администрация хезмәткәре Ләйсән Ихсанова таныштырды. Биредә без берничә торак бүлмәне карап чыктык. Анда хәзер Идел буе федераль университеты студентлары яши. Аларга бөтен яшәү шартлары да бар: яхшы җиһазландырылган кухня, дәрес әзерләү, ял итү өчен аерым бүлмәләр һәм башкалар. Һәр студент биредә яшәгән өчен аена нибары 60 сум гына түли.

Ләйсән Ихсанова журналистларга хәзерге көндә Универсиада Авылында 40 илдән 5893 студент яшәве турында әйтеп үтте.

- Үткән елда биредә 272 спорт чарасы уздырылды. Шулай ук бию студиясе эшли, төрле бәйгеләр һәм концертлар үткәрелә, - дип ассызыклады ул. Авылда 10 җитди кагыйдәне сакларга кирәк. Әгәр шуларның берсен генә бозсаң да, биредә яшәүдән мәхрүм ителәчәксең. Әлегә мондый очракларның күренгәне юк икән.

Ләйсән Ихсанованың әйтүенчә, уеннар вакытында гомумторак режимы кунакханә режимына үзгәртеләчәк. Ә Универсиада тәмамлангач, Авыл тулысынча студентларга тапшырылачак. Башлыча монда Идел буе академиясенә, Идел буе федераль университетына Яр Чаллыдан килеп укучылар яшәячәк.

Универсиада Авылы территориясендә урнашкан Халыкара мәгълүмат үзәге дә укыту үзәгенә әвереләчәк.

Без биредә булачак Универсиаданы үткәрүдә катнашачак волонтерларның берсе – студентка Венера Гайсина белән дә очрашып сөйләштек. Ул үзенең беренче тапкыр волонтер буларак Россиянең гольф чемпионатында эшләве һәм бу эшнең аңа нык ошавы турында сөйләде.

- Кешеләргә зур спорт чоралары үткәргәндә ярдәм итү, үзеңне аларга кирәкле дип санау минем өчен зур әһәмияткә ия. Үзеңә яңа дуслар да табасың, рухи яктан да байый төшәсең. Мин моңа кадәр татарча бик яхшы сөйләшми идем. Телемне чарлар өчен авылга әбием-бабам янына кайтып торырга туры килде. Хәзер татарча да, инглизчә дә бик ансат аралашам. Әгәр сезнең төбәкләрдән дә Универсиадага волонтерлар килсә, бу начар булмас иде, - дип сүзен тәмамлады Венера Гайсина.

Универсиада зур спорт бәйрәме булачак

Волонтерлар программасы хакында “Казан-2013” Универсиадасы башкарма дирекциясендә үткәрелгән очрашу вакытында шулай күп нәрсәләр ишетергә туры килде. Бу программаны журналистларга башкарма дирекциясенең волонтерлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Татьяна Никулина презентацияләде – тәкъдим итте. Соңгы ике ел эчендә “Казан-2013” волонтерлары төрле халыкара чараларда катнашып, берникадәр тәҗрибә дә тупларга өлгергәннәр инде. Татьяна Никулина журналистларга Казан Универсиадасына волонтерларны ничек сайлап алу тәртибен һәм кандидатларга нинди таләпләр куелуын да аңлатты. Волонтерлык буенча эш тәҗрибәсе булган яшьләр арасыннан рекрутерлар төркеме оештырылган, алар хәзер Универсиада үткәрүдә булышырга теләүчеләр белән сөйләшүләр дә алып бара башлаганнар инде. Волонтерлар өчен интернет челтәрендә махсус сайт та булдырылган.

Татар телле мәгълүмат чаралары вәкилләре белән булган очрашу вакытында “Казан-2013” башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров саф татар телендә Татарстан башкаласында Универсиада үткәрүгә әзерлекнең барышы этаплары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Әзерлек эшләренә Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре зур ярдәм күрсәтәләр, дип белдерде ул. Студентлар арасында спортка аеруча нык игътибар бирелә. Һәр объектны төзү, сафка бастыру контрольгә куелган.

Азат Кадыйров Универсиаданың 6 июльдә ачылып, 12 көн дәвам итәчәге һәм 17 июльдә ябылачагы турында да искә төшерде. Тантаналарның баш режиссеры итеп танылган композитор, продюсер Игорь Крутой билгеләнгән. Ике сәгать дәвам итәчәк бәйрәмне ачу тантанасы программасында Россиянең һәм Татарстанның тарихына, мәдәниятенә дә зур игътибар бирелер дип көтелә.

Казан шәһәре Универсиадага матур итеп, аның логотиплары, милли орнаментлар белән бизәкләнә. Спорт бәйрәменә 40 меңнән артык кунак килүен истә тотып, кунакханәләр әзерләнә, санаторий-профилакторийларны барлау эше бара, Иделгә туристлар кабул итү өчен теплоходлар да куелачак, шәхси сектор да истән чыгарылмый.

Программада яңартылган Болгар, Свияжск тыюлыкларына, Татарстанның башка тарихи һәм истәлекле урыннарына күп экскурсияләр үткәрү каралган.

Транспорт проблемаларын хәл итү өчен, төрле аэропортлар, авиакомпанияләр белән килешүләр төзелгән һәм төзеләчәк. Россия тимер юлларының да Универсиада көннәрендә Казанга күп өстәмә поездлар җибәрүе көтелә.

Универсиада көннәрендә оештыручылар кешеләрне шәхси автомобильләрдән шәһәр транспортына – автобусларга, троллейбусларга, трамвайларга, метрога күчеп утыруларын соралалар.

Чит илләрдән, Россия төбәкләреннән, Татарстанның район-шәһәр, республика мәгълүмат чараларыннан Универсиаданы яктырту өчен күпсанлы – 1,5 меңнән артык журналистларның килүен истә тотып, Яңа стадион бинасында Баш пресса һәм телевидение үзәге ачылачак.

Казанда Универсиадага әзерлекнең барышы белән якыннан таныштыру максатында үткәрелгән беренче пресс-турда катнашкан татар телле басмаларның журналистлары барсын да үз күзләре белән күреп, чарадан зур канәгатьлек хисе алдылар. Мондый пресс-турлар алга таба да, ким дигәндә биш тапкыр җирле, региональ федераль һәм халыкара массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән үткәреләчәк, дип белдерде Азат Кадыйров очрашу ахырында. Ул шулай ук Универсиаданы яктырту өчен Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар басмалары журналистлары да чакырылачагы турында да әйтеп үтте.

Шулай итеп, бүген Казан зур чарага әзерләнү мәшәкатьләре белән тантана ачылуга кадәр калган көннәрне санап яши.


Лилия чәчәгенә тартым булачак футбол стадионының макеты.

Журналистларның истәлек өчен төшкән фотосурәте.

Урта Кабан күлендәге ишкәкле спорт төрләре үзәге директоры Андрей ФЕОКТИСТОВ (уртада) журналистларга Универсиадага әзерлекнең барышы турында сөйли.

Ульяннан Исхак ХӘЛИМОВ (уңнан сулга), Самарадан Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН һәм Әлмәттән Гөлгенә КӘРИМОВА стадион төзелешенең производство бүлеге җитәкчесе Константин БОГОМОЛОВ белән сөйләшкәндә.

Универсиада дирекциясендә журналистлар белән очрашу вакытында.

Универсиада дирекциясенең башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат КАДЫЙРОВ (уңда) һәм волонтерлар белән эшләү бүлеге мөдире Татьяна НИКУЛИНА. 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 19 | 05.05.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»