поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.05.2012 Язмыш

Әби кеше 1 яшьлек сабыйның әти-әнисен алыштырган

Бер айда өч мәет җирләп, ятим калган 1 яшьлек авыру оныкчыгын аякка бастырган Фаягөл апаның язмышы турында "Ватаным Татарстан" газетасында кызыклы язма.

Язмышыңа шулай язылгач, нишләргә дә юк: бер айда өч мәет җирләргә туры килә Фаягөл апага. Эшендә имгәнеп, кияве вафат була. 16 көннән кызын һәм аның кечкенә улын машина бәреп китә. Кызы шунда ук җан бирә. Тагын өч көннән оныгы да гүр иясе була. Ул чакта берсе өстенә икенчесе өелеп кенә торган кайгылардан сыгылыплар төшә. Күңеленә тынычлык таба алмыйча, көн-төн күз яшьләрен түгә.

Бу хәсрәтләр, бәлки, кемнедер аяктан ук еккан булыр иде, тик Фаягөл апаны түгел, ул үзен тиз кулга ала. Аңа әле, хәсрәтен эчкә йотып, оныгы Гөлназ хакына яшәргә дә яшәргә, түзәргә кирәк. Әби кеше 1 яшьлек сабыйның әнисен дә, әтисен дә алыштырырга тиеш. "Сәламәт баланы үстерү берни тормый, авыру баланы багу бик авыр", – дип үткәннәрне барлый Фаягөл апа. Ире инде күптән мәрхүм. Гаиләдә сигез бала туган, аларның өчесе бала чакта үлгән, икесен буй җиткәч, үз куллары белән җирләгән. Балаларын ничек үстерүе күптән онытылган, ә онык багып, тамчы да йокы күрмәгән, керфеккә керфек тә какмаган төннәре бүген дә истә. Гөлназ өч яшькә кадәр алганны- салганны белми – елый да елый. Бәләкәч кайсы төше сызлаганын да аңлата алмый. 6 ай ярымнан, җитлекмичә, 900 грамм авырлыкта балалар церебраль параличы һәм бүтән кочак-кочак чирләр белән туган сабыйның теле ачылмый, күзе күрми, бер-берсенә тоташып үскән аягы атларга теләми, зәгыйфь куллары йөрми.

Кайсы төшенә карасаң, шул чир-зәүрәттән торган баланың савыгуына табиблар да өмет өзә. Әле ул гынамы, бик күпләр: "Авыру бала карап азапланма, балалар йортына илтеп тапшыр. Теләгән вакытта янына барып йөрерсең", – дигән сүзләр белән бимазалый. "Бала – анда, мин – монда, ничек тыныч күңел белән яшәргә кирәк. Үз-үзен яклый алмый бит ул бичара", – ди, йөрәге әрнеп. Фаягөл апа, авырлыкларга бирешергә теләми, Гөлназны дәваларга алына. Ел дәвамында оныгы белән хастаханәдән, тернәкләндерү үзәкләреннән кайтып керми. Икешәр, өчәр ай да ятып чыгалар. Балага аз булса да җиңеллек киләчәк, дисәләр, бернигә дә карамастан, шунда китә. Фаягөл апаның җитезлегенә күз иярми, каян көч аладыр – оныгын күтәреп, йөгереп кенә йөри. "Безнең хәлне аңлаучы игелекле кешеләр очрап тора, транспортка утырырга да, төшәргә дә булышалар", – дип, таныш булмаган кешеләргә дә, балаларына да, күршеләргә дә, табибларга да бик рәхмәтле ул. Акча биреп китүчеләр дә бар: 5 сумга да, 100 сумга да шөкрана кылалар. "Луч света" дигән хәйрия фонды санаторийга юллама алып бирергә вәгъдә иткән. Әлеге фонд җитәкчеләре бер тапкыр дәвалану өчен акчалата ярдәм күрсәткән булган инде. Хастаханә, тернәкләндерү үзәкләре юлын таптаганда, акча бик күп чыга шул.

Кайчандыр табиблар да йөреренә ышанмаган Гөлназны тәки аякка бастыра ул. Иң әүвәл, тоташып үскән аякны аеру өчен берничә җиренә катлаулы операция ясаталар. Физик күнегүләр, массаж ясау, энә кадап дәвалауларның да файдасы булмый калмагандыр. Калтырап торган аякларга көч керә башлый. Даруларның шифасы тия – күзе дә ачыла. 14 яшьлек Гөлназ хәзер ни теләгәнен ишарәләр белән генә түгел, сүз белән аңлата. Әйе, шөкер, теле дә ачыла. Әбисе, төсле рәсемле матур китаплар күрсәтә-күрсәтә, хәреф танырга да өйрәтә. Кыз, кулына каләм тотып, үзенчә язып утырырга да ярата икән. Фаягөл апа оныгының һәр адымы, хәрәкәте өчен дә кош тоткандай сөенә.

Мин аларны урамда очраттым. Көннәр җылынгач, Гөлназның урамнан өйгә керәсе дә килми. Подъезддан урамга чыгу бөтенләй үк мәшәкатьсез түгел анысы. 9 нчы каттагы фатирларын 1нче каттагыга алыштырганнар. Фатирга килеп керүгә, диварга беркетелгән тимерләр күзгә чалына. Аны һәр бүлмәгә Гөлназ тотынып йөрерлек итеп урнаштырганнар. Авиатөзелеш районы депутаты Дамир Кәримуллин подъезд төбенә пандус куярга булышкан. Әбисе кызны коляскага утыртып алып чыга, Гөлназ өчен махсус ясаткан дүрт аяклы агач тотынгычны да үзләреннән калдырмыйлар. Кыз шуңа таянып йөреп арыгач, коляскасында утырып, озак итеп урамны күзәтә. Үткән-сүткән һәркем сәлам биреп уза.

Фаягөл ападан: "Кәефегез төшкән чакта каян юаныч табасыз?" – дип сорадым. Ул исә: "Күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Без бит гел йөрүдә. Аз гына кәефем үзгәрә башласа, Гөлназ дәртле музыка куеп җибәрә, бергәләп җырлыйбыз да, биибез дә", – дип җавап бирде. Киткәндә Гөлназдан: "Әбиеңне яратасыңмы?" – дип сорыйсы иттем. "Әби мине ярата", – диде кыз, елмаеп. Менә монысы, чыннан да, хак. 


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»