поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.05.2012 Авто

Ленар Сафин: "Министрлык юлларны һәрдаим тикшереп тора"

Казан юлларын төзекләндерүнең кызу вакыты. Шәһәрдә яшәүчеләрнең моңа бәйле бик күп сораулары бар. Хакимият вәкилләре отчет кәгазьләрендә китергән “коры” саннар юл төзекләндерүнең тиешле дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле алып барылуы турында сөйли сөйләвен. Тик начар юллардан канәгать булмаган казанлылар республиканың төрле идарә органнарына мөрәҗәгать итүдән туктамый: министрлык һәм ведомстволарга җибәрелгән хатлардан башлап “Твиттер”да республика Президентына турыдан-туры язылган хәбәрләргә кадәр.

“Татар-информ” агентлыгындагы коллегаларыбыз республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафиннан моңа карата фикерләрен белеште.

 

– Ленар Ринатович, Казан юлларын төзекләндерү буенча башкарылган эшләр ничек контрольдә тотыла?

 

– Төзекләндерү буенча башкарылган эшләр, капиталь ремонт, Казан автомобиль юлларын ремонтлау һәм подрядчиклар үз гарантияләрен үтәгәнлекләрен безнең министрлык Казан районнары хакимиятләренең вәкилләре, Техник күзәтү инспекциясе, республиканың Хисап палатасы, Финанс министрлыгының Казначылык департаменты белән берлектә тикшерә.

 

Тикшерү барышында юлларның фактик торышы, сыйфаты һәм башкарылган эшнең үтәлү вакыты, проект-смета документларына туры килүе, гарантияләрнең подрядчиклар тарафыннан үтәлү-үтәлмәве ачыклана.

 

27 апрельгә кадәр юл челтәренең 2001-2011 елларда төзекләндерү, капиталь ремонт һәм вак ремонт эшләре башкарылган 131 объектында тикшерү узды. Шуларның 118енең гарантия срогы әле чыкмаган. Һәр объектта диярлек кимчелек табылды.

 

– Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казанның кайсы автомобиль юлының канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булмавы ачыкланды?

 

– Казан – Залесный автомобиль юлы (төзүчесе – “Каздорстрой” компаниясе), Әмирхан урамы - Чуйков урамыннан башлап, тимер юл кисешенә кадәр (төзүчесе - «Стройхимсервис»), Симонов урамы – Ленинград урамыннан Чапаев урамына кадәр, Голубятников урамы – Мусин урамыннан Амирхан урамының 91нче йортына кадәр (төзүчесе «Стройхимсервис»). Тикшерү барышында асфальтлы бетон катлавының өске каты җимерелү, иңгән коелар, чокыр-ярыклар булу, яңгыр канализацияcенең төзек булмавы кебек җитешсезлекләр табылды.

 

– Казан юлларының начар хәлдә булуына нәрсә сәбәпче?

 

– Юлның автомобиль йөри торган өлеше тиз сафтан чыгуына юл катламының нигезе дөрес әзерләнмәү, яңгыр канализацияcенең начар эшләве яки бөтенләй булмавы, төзеп тапшыручы оешмаларның гарантияне үтәмәүләре, шулар белән беррәттән юлларны карап торуда тулы комплекслы эшләр башкарылмау сәбәпче.

 

Башкала юлларын төзекләндерүгә Казанның капиталь төзекләндерү идарәсе һәм Татарстан юл-транспорт комплексын үстерү һәм карау буенча үзәк идарә - «Главтатдортранс» заказ бирде. «Дорспецстрой», «Стройхимсервис», «Каздорстрой»,«УК Камдорстрой», «Дорожный сервис РТ» оешмалары белән контрактлар төзелде.

 

Казанның капиталь төзекләндерү идарәсе уздырган тикшерү барышында, “Татавтодор” оешмасына караганнарыннан кала, бер генә объектта да гарантияләр үтәлми. Бу объектларның торышы контрольдә тотылмаудан һәм заказ бирүчеләрнең контракт буенча куйган таләпләрен җитәрлек дәрәҗәдә сорамавыннан килә.

 

“Татавтодор”ның (ОАО «Дорожный сервис РТ») объектларында (К.Маркс, Ш.Мәрҗәни, А.Чехов, Лесгафт, Васильченко урамнары) гарантия буенча эшләр башкарылган. Башка юл төзүче оешмалар үз вазыйфаларын үтәүгә әле керешмәгән.

 

Заказ бирүчеләр мөрәҗәгать белән чыкса да, «Стройхимсервис» оешмасы (ООО «Дорспецстрой») гарантия буенча башкарылырга тиеш булган эшләргә әле хаман да алынмады.

 

Моннан кала, Казан юл челтәренең 7 корылмасыннан алынган асфальтлы бетон катламы лаборатор шартларда тикшерелде. Тәҗрибәләр Достоевский урамындагы юлның ГОСТ-1 таләпләренә туры килүен, Әмирхан, Болотников, Васильчеенко, Бондаренко урамы юлларының, Казан – Залесный бистәсе автоюлының  ГОСТ-6 таләпләренә туры килмәвен ачыкладык .

 

– Казан юлларына бәйле проблемалар мәңге булачак кебек тоела. Киләчәктә юлларны ремонтлауга бәйле мәсьәләләрне чишү өчен нәрсә эшләнәчәк?

 

– Заказ бирүчеләрдән юл төзүче оешмаларга куйган таләпләрне катгыйлатуны сорадык. Бу эш сыйфатын яхшырту, контрактта күрсәтелгән гарантияләрне үтәү мәсьәләләренә кагыла. Татарстан Президенты кушуы буенча гарантияләрен үтәмәгән оешмалар турындагы мәгълүматлар прокуратурага тапшырылачак.


Алёна НИЗАМОВА тәрҗемә итте
Интертат.ру
№ | 03.05.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»