поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.05.2012 Мәдәният

Гөлсинә Хисмәтуллина (“Кадерле кадр” сәхифәсе)

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты

Берничә ел элек Гөлсинә турында мондый мәзәк язган идек: Минзәлә театры Казанга гастрольгә килә. Репетиция ясау максатында, артистлар Камал театрына җыела. Шәһәр базарында йөреп Гөлсинә репетициягә соңга кала. Шул сәбәпле театр директоры төшке аш вакытында Гөлсинәне сәхнә сакларга калдыра. Җәза бирә, янәсе. Артистлар ашаган вакытта, телевидение килеп, Гөлсинәдән интервью алып китә. Икенче көнне Минзәлә һәм Минзәлә театры исеменнән сөйләгән актрисаны бөтен татар халкы телевизордан күрә. Артистканың «җинаяте» шулай «җәзалана».

Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң туры Минзәләгә кайтса да, җиде елга Әлмәт театрына китеп ала ул. Ә инде 1985 елдан соң гомере Минзәлә белән бәйле. Ачык йөзле, зифа буйлы бу ханымның үсмер кызларны уйнап туктавына да күп вакыт узмаган әле.

Иҗат сандыгында икенче пландагы һәм эпизодик характердагы рольләр күп Гөлсинә ханымның. Кечкенә рольләрне дә зур итеп уйный ул. Спектакль өчен образларның төрлесе кыйммәт.

 

1.«Күрәсезме, өч бертуган капка төбендәге бер эскәмиягә сыйганбыз да беткәнбез. Сулдан беренчесе – олы апам Люция, уртада Флүс абыем, анннан соң иң кечесе мин – Гөлсинә. Апа белән күлмәкләребез дә пардан, носкиларыбыз да. 1956 елда төшкән фото».

 

2.«Яшь чак – матур чак. Күңелнең хыял белән, күзләрнең өмет белән тулы чагы. Миңа 22 яшь. Алда әле күпме уйныйсы рольләр, күреп куанасы илләр-җирләр, узасы юллар бар».

 

 3.«1972 елда Казан театр училищесына укырга кердем. Бик яратып укыдым. Кечкенәдән үк артист буласым килеп үстем ләбаса. Бу фотога өченче курста укыганда төштек. Остазыбыз Флера Хәмитова, курсташларым Роберт Галиев һәм Әлфинур Хәйретдинова белән».

4.«Дүртенче – чыгарылыш курсы. Тиздән төрлебез төрле якка таралышачакбыз. Бергә укыган дуслар сагындырыр инде... 1976 ел, 27 февраль».

 

5.«Әлмәт театрында эшләгән вакыт. Туфан абый Миңнуллинның «Яшьлегем – гүзәллегем, яшьлегем – җүләрлегем» пьесасы буенча куелган спектакльдә чегән хатынын уйнадым. Чегәннәрнең уч төбеннән ничек юрауларын өйрәнергә дип, Әлмәт автовокзалына йөрдем, шунда йөри-йөри чегәннәргә күп кенә акча да оттырдым. Чегәннәрне спектакльгә дә чакырдым. Алар минем уйнавымны бик ошаттылар, оттырган акчаларымны кире кайтардылар, алтын йөзек, матур яулык бүләк иттеләр. Шундый истәлекле булды ул ролем».

 

 6.«Әлмәттә Тукайга багышланган кичәдә катнашам. Кулымда шагыйрь узган юл турындагы китап».

 

7.«Гөлшат апа Зәйнашеваның «Язмышлар һәм ялгышлар» пьесасы буенча куелган спектакльдә ана ролен уйнадым. 2002 елда Минзәлә район газетасы шушы ролем өчен мине «Елның иң яхшы артисты» номинациясендә җиңүче дип тапты. Шул уңайдан журналистлар белән редакциядә очрашу мизгеле».

 

8.«Бу фотоны күргәч, коллегаларым: «Сине монда яшь кызлардан аерып та булмый», – диләр. Ә нигә мин алардан аерылырга тиеш ди әле? Йөрәгем бөтенләй унҗидедә генә әле минем. Рабит Батулланың «Гашыйклар кәмите»н уйнаганнан соң төшкән идек бу фотога. Шунлыктан кершән дә мулдан, күлмәкләр дә чуар...»

 

9.«Рабит Батулла белән театрыбыз бакчасында балан куагы утырткан идек. Узган көз җимеш бирде инде баланыбыз. Ул бакчада татарның күренекле шәхесләре утырткан агачлар бик күп, һәммәсе дә шаулап үсеп киләләр».

 

10.«Минзәлә театрына нигез салучыларның берсе Сабир ага Өметбаевның тууына 100 ел тулуга багышланган кичә бара. Бу фотоны кулга алгач, уйлап куям – гомерләрен тәгәрмәч өстендә уздырган, театр дип янган-көйгән ул фидакарьләрнең рухы безнең кылганнарга шатмы икән?»

 

 11.«Минем ирем рус милләтеннән. Ләкин безнең өйдә бар да татарча. Кайнанам да, мин килен булып килгәч, татар телен өйрәнде. Улларым саф татар телендә сөйләшәләр. Олы улым Вилнурның никахлашкан көне бу. Киленебез дә, шөкер, бик ачык йөзле. 2011 ел».

 

12.«Кече улым Айнур Минзәлә телевидениесендә видеооператор булып эшли. Талантлы егет: үзе җырлар яза, концертларда җырлый. Балаларым бик әйбәтләр, күз генә тимәсен».

Гөлсинә Минзәләдән Әлмәткә күченеп йөргән арада Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы булып эшләве дә бар әле. Көчле тавышлы, озын, зифа буйлы, кара толымлы кыз, бәлки, шунда эшләп тә калыр иде. Театр кабат тарта шул, Дамира Кузаева аны Әлмәт театрына чакыра. Минзәләгә кире кайтуының сәбәбен сорагач, кызык кына итеп сөйләп куйды ул: «Минзәләгә кире чакырганда, «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрәне уйнатабыз дип чакырганнар иде. Уйнатуын уйнатмадылар, шулай да калдым инде, китмәдем. Кире кайтуым яхшы да булган әле. Минзәләдә кияүгә чыктым. Кире кайтуны начар фал дип дөрес әйтмиләр икән». 


Сәхифәне Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА алып бара
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»