поиск новостей
  • 26.09 "Полиционер" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 27.09 "Алай түгел, болай ул" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 28.09 "Циолковский. Путь к звездам" Кариев театры. 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 26 Сентябрь
  • Мидхәт Миншин (1936-2009) - язучы
  • Илдар Абдразаков - җырчы
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
  • телэче районы.БИК тэмле бэрэнге сатыла сорт Невский.капчыгы 1200 +7 958 624-44-82
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
03.05.2012 Шоу-бизнес

Әниләр һәм бәбиләр

Җырчылар да илнең демографик хәленә үз өлешләрен кертә. Бер ел эчендә генә дә Р.Фасыйхов, З.Зиннуров, И.Баһ, Н.Вәлиев, Ильвина, Д.Нигъмәтуллина, Илгәрәй һәм башкаларның гаиләләрендә бәби туйлары гөрләде. Кыскасы, рус эстрадасында гына түгел, үзебезнекеләр арасында да «бәби-бум» күзәтелә. Бүген исә без «йолдыз» әниләрнең һәм бәбиләрнең хәлләрен белештек.

Бер ай элек кенә әни булу бәхетен татыган Дилә Нигъмәтуллина: «Минем тормышым хәзер бәби алып кайтканга кадәрге һәм аннан соңгы чорга бүленә. Дөнья бөтенләй үзгәрде. Элек әни булган кешеләрнең хис-кичерешләрен аңламый идем. Хәзер баламнан да кадерле кеше юк», – ди. Кечкенә Сафина чәчләренең көдрәлеге, күзләренең зурлыгы һәм керфекләренең озынлыгы белән әтисенә охшаган икән. Табиблар куйган вакыттан бер атна алдан туса да, авырлыгы 3032 гр, буе 52 см булган. Дилә исә сәхнә тормышыннан аерылып торырга җыенмый. Үзләре өйдә юкта каенанасы яки әнисе карый. «Кызыбыз беренче һөнәрләре белән дә сөендерә инде. Күз тимәсен, бик тыныч. Көндез өч сәгать саен ашарга уяна, төнлә алтышар сәгать йоклый», – ди бәхетле әни. Бу ягы белән Сафина әнисенә охшаган.

 

Бүгенге көндә бөтен барлыгын гаиләсенә багышлаган Ильвинаның кызы Раянага исә җиде ай. «Мин башта ук, иҗат өчен гаиләмне корбан итмәячәкмен, дигән идем. Шуңа күрә, хәзер бары тик бала карау белән генә шөгыльләнәм дисәң дә була. Аллага шөкер, кызыбыз сау-сәламәт. Аның һәр уңышына шатланып яшибез», – ди Ильвина.

 

«Татар радиосы» ди-джее, бик күп концертларның алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова да тупырдап торган егет үстерә. Баласы турында ул менә нәрсә ди: «Улыбыз дөньяга аваз салгач, төрле исемнәр уйладык. Айдан һәм Айдын дигән вариантлар бар иде. Әти ягыннан бер туганыбыз Айдан исемле. Шат күңелле, ачык йөзле, барысын да булдыра торган абыйны яратканга, улыбызга да Айдан дип кушарга булдык. Мулла исә аңа Айданхан дип исем бирде. Мин үземне әйбәт әни дип уйлыйм. Үземә әни нинди тәрбия биргән, улымны да шулай ук тәрбияләргә тырышам. Минем барысы да билгеле бер тәртипкә салынган. Айдан бер үк вакытта ашый, бер үк вакытта йоклый, саф һава суларга бер үк сәгатьтә алып чыгам. Бәбине кем дә таба, ә менә аны тәрбияләү, карау – бик авыр һәм зур игътибар таләп итә торган хезмәт. Эшкә йөрү берни түгел икән ул... Күп вакытымны бала тәрбияләүгә бирсәм дә, концертлар алып барырга, «Музыкаль каймак» тапшыруында да төшәргә тырышам. Андый вакытларда Айдан белән йә әни, йә сеңлем кала. Шулай да минем тулы куәткә эшлисем килми. Улымның үскәнен күрәсем, бөтен игътибарны аңа бирәсем килә. Соңыннан үкенечкә калырлык булмасын иде».

 

Башкортстанда яшәп ятучы яшь җырчы Лилиана Ирназарованың улы Нәзәргә бер яшь тә бер ай. Шук-шаян баласы турында яшь әни көннәр буе сөйләргә дә риза икән. Улы тугач, Лилиана, гаиләдә дә, карьерада да җаваплылык артты, ди. Моңа кадәр иҗади тормыш арткы планга чигерелсә дә, сентябрьдән яңа гастроль турлары, җырлар яздыру, клиплар төшерү башланачак икән.

 

Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһларның уллары Камилгә 5 майда бер яшь тула. Мондый зур вакыйганы бик яхшылап билгеләп үтәчәкбез, ди Гүзәл. «Үзебез турында онытып торырга туры килә инде. Кибеткә кергәч тә иң элек улыбызга матур кием карыйбыз. Әлбәттә, хәзер буш вакыт күп түгел. Шулай да концертлар белән йөрибез, мәҗлесләр алып барабыз. Камилгә ике ай чагында ук концерт куярга чыгып киттек. Андый вакытларда бала карарга бертуган сеңлем ярдәм итә», – ди ул.

 

Зөлфия Вәлиеваның кызы Латыйфага сигез ай. «Иҗат кешесе кайда да, кайчан да иҗат кешесе булып кала инде ул. Әле менә дусларны чакырып, бик күңелле бәби туе үткәрдек. Тик Ләйсән (Мәхмүтова) дә бала белән өйдә утыргач, «Зө-Ләй-Лә» төркеме әлегә ял итә. Чакырган җиргә чыккалыйбыз, әлбәттә. Ә үзебез җыенып, концерт кую планы юк әлегә», – диде Зөлфия ханым.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ